Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кибет киштәсендә үзебезнең борчак

27.08: Кибет киштәсендә үзебезнең борчак

Кибет киштәсендә  үзебезнең борчакРайон хуҗалыклары басуларында үстерелгәнне авылдагы кече завод эшкәртә.

Республика сәүдә нокталарында “Башкортстан продукциясе” маркасын тулыландыручы аграр предприятиеләр саны көннән-көн арта. Бу урындагы җитештерүчеләр тәкъдим иткән азык-төлеккә ихтыяҗның үсүен һәм кешеләрнең сыйфатлы ризыкларга өстенлек бирүен дәлилли. Дүртөйле районының Мәмәдәл авылында урнашкан минизавод җитештергән ярмаларны исә республикадан читтә дә күпләп сатып алырга телиләр. Дүртөйле төбәгендә чагыштырмача иң эре һәм бердәнбер аграр цехның уңышлары нәрсәдә?


“Ленин” токымчылык заводы” җәм­гыятенә караган Мәмәдәл районда әл­лә­ни зур авыллардан исәпләнми. Аның каравы, авыл урамнарына асфальт җәелгән, табигый ягулык белән тәэмин ителгән. Дөрес, соңгы чорда хуҗалыкта булган “оптимизация” чаралары авылда эшсезләр санын берникадәр арттырды. Менә шун­дый шартларда авыл читен­дәге мәйдан­чыкта эшкуар­лар­ның зур төзелешкә тотынуы авылга яңа сулыш бирде. 2008 елда ачык ялан­да урнашачак җитештерү цехының беренче нигез ташлары салынды. Хәзер биредә продукциясе белән республика сәүдә нокталарын яулаучы малтабар­ларның яңа максат-бурычлар куеп эшләвенә авыл халкы да куана. “Баһаов” шәхси предприятиесе эшкәртү белән шөгыль­ләнә, ә “Агролайн” җәм­гыяте аны басу чималы белән тәэмин итә.
Әлегә кадәр биредә хуҗалыклардан кабул ителгән борчакны эшкәртеп сәүдә нокталарына озаталар иде. Әйтергә кирәк, әлегәчә, гомумән, төбәктә чимал эшкәртүгә махсуслашкан мондый цехлар юк иде. Дөрес, элеватор һәм карабодай чималын эшкәртүче кече завод бар. Әмма аларның куәтләре дә, мөм­кинлекләре дә чикле.
— Аграр җитештерүдә мондый юнә­лешне сайлау, билгеле, җиңел түгел. Алыпсатарлар күпкә табышлырак эшли. Әмма без беренче чиратта район­да үстерелгәнне эшкәртү, халыкны урындагы продукция белән тәэмин итү һәм аграр хуҗалыкларга үзләре үстергәнне сату мөмкинлеген тудыруны максат итеп куйдык, — ди “Агролайн” җәмгыяте директоры Илфир Мәгъ­зумов.
Дүртөйле районында соңгы елларда борчак культурасы мәйданнарының артуында, әлбәттә, әлеге аграр цехның да өлеше аз түгел. Чөнки иң эре һәм куәтле саналган “Россия”, “Ленин”, ”Киров” “Победа” хуҗалыклары, нигездә, борчакны эшкәртү өчен Мәмәдәлгә озата. Табыш-керем алу осталыкларына ия әлеге җәмгыятьләрнең шәхси пред­приятиегә өстенлек бирүе исә ике арадагы хезмәттәшлекнең файдалы һәм ышанычлы булуы турында сөйли. “Россельхознадзор”ның даими тикшерүләре дә әзер продукциянең сыйфаты яхшы булуын күрсәтте.
— Чималның сиксән проценты Дүр­төйле хуҗалыкларыннан алына. Әлеге вакытта Илеш, Чакмагыш район­нарыннан борчак алабыз. Бәясе ике як өчен дә отышлы. Иң мөһиме, чимал сыйфатлы. Монысы инде республика сәүдә нокталарында урындагы продук-ция­нең өстенлек алуы турында сөйли, — ди “Баһаов” шәхси предприятиесе башлыгы Илфир Баһаов. — Әйткәндәй, хез­мәт­тәшлек иртә яздан башлана. Аерым хуҗалыкларга соңыннан түләү шарты белән килешү төзеп, процентсыз кредитлау хуҗалыкларга зур ярдәм булып тора.
Бу көннәрдә җитештерү цехында да “урак өсте”. Чимал килә. Аларны тиз арада кабул итәргә кирәк. Сезон ва­кытында эшләүчеләр саны уннан ар­та. Хезмәт хакы кемнең күпме эш башкаруыннан чыгып түләнә.
— Авыл халкы бик тырыш, ярдәм­чел. Бүген нинди юнәлештәге бизнес та үзе урнашкан биләмәдәге социаль җаваплылыгын онытмаска тиеш, — дигән фикердә Илфир Мәгъзумов. — Мин бу очракта авыл халкын эш белән тәэмин итүне дә күз уңында тотам. Аннары, кеше­ләрнең, тоташ авыл проблемаларына да битараф калырга ярамый. Эшкәр­түче предприятие буларак, керем-табыш белән мактанып булмый, әлбәттә. Шулай да халыкта “бу эшкуарлар авылга ничек ярдәм итә?” дигән сорау тудырырга ярамый, сорау туганчы ук кулдан килгән кадәр аларның ихтыяҗы, проблемалары белән кызыксынырга кирәк.
Шунысы куанычлы, мәмәдәллеләр эшкуар егетләргә мондый сорау бирер­гә өлгермәгән, күрәсең. Район әһә­миятендәге зур трассага алып чыккан ике басу уртасындагы бер чакрым озынлыгындагы юлны үз көчләре белән күтәрткәннәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискны тәртипкә китергәннәр. Авыл старостасы зиратны төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәх-мәтле бу егетләргә. Сабан туе, авылдагы башка бәйрәмнәрдән дә читтә калмый Илфирлар. Хәер, үзләре әйт­кән­чә, эш мактануда түгел, ә ихлас күңелдән ярдәм итүдә.
Гадәттә, шәхси эшкуар икән — аны акчалы кеше итеп күрәбез. Ләкин алар­ның алып-сату белән түгел, ә чын мәгъ-нәсендә бизнес-планнар корып, максатына ирешү өчен банктан зур сум­малар алып эшләвен истән чыгарабыз. Чимал эшкәртү белән шөгыль­ләнүче әлеге булдыклы ике эшкуар, мәсәлән, ел саен 10 миллион сумга ка­дәр кредит ала. Процент ставка­ларының тотрыклы булмавы гына комачаулый аларга.
— Без бу шөгыльне авылда эшләр өчен сайладык, — ди Илфир Мәгъзу­мов. — Якын киләчәктә башка культураларны эшкәртүгә дә күчәчәкбез. Күптән түгел яңа җиһаз сатып алдык. Карабодай чималын эшкәртәчәкбез. Арпа эшкәртү җайга салына. Республика халкын үзебезнең продукцияләр белән күбрәк тәэмин итүдә өлешебез тоемлы булачагына ышанабыз.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»