Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Силос монда җиде баз!

30.09: Силос монда җиде баз!

Силос монда җиде баз!Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында һәр баш малга 45 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында кышкы чорга һәрвакыттагыча 1,5 елга җитәрлек мал азыгы запасы белән керәләр. Биредә һәр баш малга фураждан тыш кына да 45 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.


Без килгәндә хуҗалыкта соңгы гектарларда кукуруз уралар иде.

— Кукуруз басулары гектарыннан 250 центнер яшел масса бирде. Бу җәһәттән хуҗалыктагы җиде силос базының барысы да шыплап тулды. Шөкер, һава шартла­рының уңай килүе, барлык агротехник чараларның да төгәл үтәлүе һәм, әлбәттә, егет­ләребезнең сынатмавы нәтиҗәсендә кышка мул азык запасы белән керәбез, — диде бу җәһәттән зур канәгатьлек белән Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.

Силос монда җиде баз!Хуҗалык җитәкчесе аеруча алдынгы механизатор Флүс Сабитовны мактап телгә алды. “Дон-680” комбайнында ул санаулы гына көннәрдә 300 гектарлы кукуруз басуын “җиңгән”. Аңлашыла, басудан яшел массаны силос базларына ташып торучы йөк машиналарын иярләгән егетләр Флүс Галиев, Җәмил Хәбибуллин, Муса Сабитов һәм Владимир Федоров та сынатмаган. Җаваплы чорда алар иярләгән техника сәгать кебек эшләгән. Моңа кадәр исә Флүс Сабитов 270 гектарда суданка үләнен, 300 гектарда күпьеллык үләннәрне чабуда катнашырга да өлгергән. Шуңа да хуҗалыкта һәр баш малга 45 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән дибез икән, биредә аның мөһим хезмәт өлеше бар.

Хуҗалык фермалары да чын мәгънәсендә кунак көткән йорт кебек балкып тора. Монысы өчен Фәйрүз Заһ­ретдин улы аеруча республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтле. Эш шунда: Фрунзе исемендәге хуҗалык “500 ферма” программасына кушылып, ике фермасын да нигездән диярлек төзекләндерүгә, заманча корылмалар белән җиһазландыруга иреште. Шуңа да аларда асралучы 1500 баш сыер малы (шул исәптән 500 баш савым сыеры) чын-чыннан хөррияттә көн күрә, биредә хезмәт салучы савучылар һәм терлекчеләр эше дә күпкә җиңеләйгән. Ә иң мөһиме, фермалардагы яңарыш сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләрендә уңай чагылыш таба. Җәен аена ике миллион сумлык сөт сату монда гадәти күренешкә әверелгән.
Фәйрүз Галиев терлекчелек тармагында мондый югары уңышны тәэмин итүчеләрне дә һәркайсын исемләп мактап телгә алды. Мал карау­чылардан Илшат Әдеһәмов, Айдар Насретдинов көнне төнгә ялгап эшне намус белән башкарса, югары савым күрсәт-
к­ечен Зәйтүнә Әһлиуллина, Минзәлә Әһлиуллина һәм Гөлнур Мортазина кебек үз һөнәренең осталары тәэмин итә.
— Хуҗалык шундый хезмәт уңганнарына таяна, — диде Фәйрүз Заһретдин улы.
Әйе, хуҗалыкта хезмәт кешесенә таянсалар, аны тиешенчә кадерләп-хөрмәт­ләсәләр, республика аграр тармагының нигезен исә Фрунзе исемендәге кооператив кебек алдынгы пред­приятиеләр тәшкил итә. Бу җәһәттән булдыклы коллективка алдагы чорда да алдынгылар арасында алдынгы булып калырга язсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Дүртөйлелеләр  чәчүгә төште
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйлелеләр чәчүгә төште
Иртә чәчкән – откан
27-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иртә чәчкән – откан
Иттән — сөткә
27-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иттән — сөткә
Аграрийлар  –  өстәмә ярдәм  алачак
25-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Аграрийлар – өстәмә ярдәм алачак
Таралып...  аякка бастылар
22-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Таралып... аякка бастылар








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»