Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иксәң көнбагыш — алырсың табыш

29.10: Иксәң көнбагыш — алырсың табыш

Иксәң көнбагыш — алырсың табышСтәрлетамак районының Салават исемендәге агрофирмасында моны яхшы беләләр.

Октябрь уртасында комбайннар көнбагыш уңышын суктыра башлады. Комбайнчылар Радик Гыйззәтуллин һәм Фәнзил Сабитов без килгәндә 226 гектардан уңышны җыеп алган иде. Бу — барлык мәйданның өчтән бере. Алдагы ун көнлектә калган уңыш та келәтләргә керер дигән ышаныч белдерде алар.


— Көнбагыш уңышын җыеп алганда югалтуларны булдыр­мау һәм орлыкны черүдән саклау мөһим. Шуның өчен бу үсемлекнең биологиясен, өлгереш чорын исәпкә алып эш итәргә кирәк. Җыеп алу вакытында орлыкларның дымлылыгы якынча 18-20 процент булырга тиеш, өлгергән көн­багыш коелып әрәм булмасын өчен аны озакка сузмыйча җыеп алырга кирәк, — ди хуҗалыкның баш агрономы Радик Әскаров.
— Туң, кырпак көннәр көн­багыш суктыру өчен тагын да уңайлырак, — ди механизаторлар. — Эшне яңгырлар бераз тоткарлады, ләкин ай ахырына кадәр көнбагыш басуында эшне тәмамларбыз, дип өметләнәбез.
Былтыр “Салават” агрофирмасында уңыш гектарыннан 20 центнер тәшкил итсә, быел 22 центнерга җитә. Узган елда Русия буенча һәр гектардан 14 центнер җыеп алын­ганын исәпкә алсак, салаватлыларның уңышы күпкә артык.
Басудан ындыр табагына кайткан көн­багышны механизатор Римир Гыйззәтуллин төягеч белән киптерү җай­ланмасына бушата. Ашлык тазарту комплексы операторы Илһам Хәмзин һәм ындыр табагы мөдире Илдар Шәрипов өчен урып-җыю бүген дә дәвам итә.
Киптерелгән көнбагыш шундук Чишмә май сыгу заводына озатыла. Агрофирма җитәкчеләре сүзләренә кара­ганда, көнбагыш үзен үзе акларлык бәягә сатыла һәм хуҗалыкка шактый табыш кертә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иртә чәчкән – откан
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Иртә чәчкән – откан
Иттән — сөткә
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Иттән — сөткә
Аграрийлар  –  өстәмә ярдәм  алачак
25-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Аграрийлар – өстәмә ярдәм алачак
Таралып...  аякка бастылар
22-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Таралып... аякка бастылар
Алда чәчү көтә
15-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Алда чәчү көтә








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»