Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авылда эш юк, дип ялкау гына сөйли...

26.11: Авылда эш юк, дип ялкау гына сөйли...

Авылда эш юк, дип ялкау гына сөйли...Альбина Ибраһимова алдагы елларда шәхси ихатасында күркәләр санын йөз башка җиткерергә ниятли.

Ноябрь — авылда каз өмәләре чоры. Ә Иглин районының Рәсмәкәй авылында яшәүче Альбина Ибраһимова быел... күркә өмәсе үткәргән.


Альбина Рәсмәкәйдә күпба­лалы гаиләдә туып-үскән. Авылда сигезьеллык мәктәп тәмам­лагач, Уфадагы 59нчы училищеда тегүче һөнәрен үзләштерә. Укып чыкканда ук бишенче разряд бирәләр тырыш кызга. Хезмәт юлын Пушкин урамындагы “Көнкүреш йорты”ның тегү цехында башлый. Соңрак Татар­станның Яр Чаллы һәм Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәрләрендә дә яшәргә һәм эшләргә туры килә.

Илдә көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары ябылып, тегүче һөнәренең кадере беткәч тә югалып калмый авыл кызы. Пе­шекчеләр әзерләүче курс тә­мамлый. Сочида Олимпиада объектларын төзүдә катнашырга да, Ямал ярымутравында нефть­челәр белән эшләргә дә туры килә аңа. Соңгы елларда Уфадагы “Националь” ресторанында шеф-повар булып эшли.

Ләкин кайсы тарафларда яшәп, нинди генә эш башкар­масын, күңеле туган авылына тартыла. Шуңа 2007 елда тормыш юлдашы Николай Новаев белән Рәсмәкәйдә йорт сатып алалар.
— Ялкау булмасаң, эштән курыкмасаң, хәзер авылда дө­бердәтеп дөнья көтәргә мөмкин, — ди Альбина ханым. — Төрле елларда сыер, кәҗә-сарык, дуңгызлар, тавыклар асрадык. Үзебездән артканны сатабыз. Шунысы яхшы, күршедәге Олы-Теләк авылында һәр пәнҗешәмбедә зур базар җыела.

Ә күркәләр белән беренче ел гына шөгыль­ләнәләр. Һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗә көткәннән дә яхшырак булган. Тәүдә, әлбәттә, Интернет аша бу кәсепнең нечкәлекләре белән танышканнар. Май аенда Стәрлетамакка барып 50 баш күркә бәбкәсе сатып алганнар. Майдагы 30 градустан югары эссе көннәрне күпләр хәтерлидер. Юлда пешеп, берничә бәбкә җан тәслим кылган. Шулай да 35 башны исән-имин үстергәннәр.

...Ә өмәгә килгәндә, күркәләрне Рамил Газизов барлык шартларын китереп чалып биргән. түш­кәләрне эшкәртүдә бертуган сеңлесе Раушания Ибраһимова, күршеләре Гүзәл Абдуллина, Роза Садыйкова һәм Сәмәрә Рамазанова ярдәмләшкән.

Кайнар суда җиңелчә генә пешекләп алган күркә түшкәсенең мамыгын һәм каурыйларын йолку артык кыен түгел икән. Шуңа бер көндә унсигез күркәне җиңел генә эшкәртеп өлгергәннәр.

— Тагын бер тапкыр җыелмый булмас инде. Унөч күркәбез калды әле. Бергәләшеп эшләве күңеллерәк бит, — дип шатлыгы белән уртаклаша бәхетле хуҗабикә.

— Күркә бәбкәләрен үстерү бик авыр, дип сөйлиләр...

— Тәүге ике айда авыррак, әлбәттә. Ләкин, урыслар әйтмешли, “овчинка выделки стоит”. Тагын нинди йорт кошын 6 ай эчендә бу кадәр үстереп була?

Чыннан да бер күркә түшкәсен үлчәүгә салып карадык — төп-төгәл 10 килограмм тартты. Бүген базарда итнең килограммы күпме торуын гәзит укучыларыбыз чамалыйдыр.

Кыш карап чыгарсаң, ата күркәдән 20 килограммнан да артыграк ит алырга мөмкин икән. Тик хуҗаларның әлегә аларны салкыннарда асрарлык җылы абзары юк. Шуңа алдагы елда кимендә 70 күркә бәбкәсе алып үстерергә, ә киләчәктә аларның санын 100 башка җитке­рер­гә ныклап карар иткәннәр.

Альбина ханым безгә тагын бер серен чиште. Киләчәктә бүдәнә үр-четүне җайга салырга теләкләре бар икән. Ныклап тотынсалар, бу хыялларының гамәлгә ашарына да шик юк.

Менә шуннан соң “авылда эш юк”, дип әйтеп карагыз инде?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сарыкларның җанын кем кыя?
24-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!
Кем остарак, кем алдарак?
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кем остарак, кем алдарак?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»