Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Арслан үз көчен күрсәтәчәк әле!

28.01: Арслан үз көчен күрсәтәчәк әле!

Арслан үз көчен күрсәтәчәк әле!Стәрлебаш районы фермерлары сарыкчылык тармагын тергезү максаты куя.

Илнең социаль-икътисади хәле нинди үзгәреш кичерсә дә, халыкның тамагын туйдырырга кирәк. Бу аграр җитештерү мөмкинлекләренә, дәүләтнең авыл хуҗалыгы сәясәтенә бәйле. Колхоз-совхозларның тарала башлавына да чирек гасыр үтте. Хуҗалык корылышы, җитештерү алымнары, милек хуҗалары алышынды. Ә азык-төлеккә ихтыяҗ үзгәрешсез. Кыргый базар мөнәсәбәтләре иң көчле аграр хуҗалыкларны да тезләндергән чаклар булды. Аларның таралу сәбәпләре — җитәкчеләре намусында.


Әмма шушы сынаулар чорында, авыл, нигездә, үз йөзен саклап калырга тырышты бит! Төрле каршылыклар аша фермер хуҗалыклары үсеп чыкты. Шәхси ихаталарда җитештерү арта. Мәсәлән, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елда тулай аграр җитештерүдә крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше 4,2 процент тәшкил итсә, үткән елда ул 10 процентка җитте. Шәхси ихаталар арасында җитештерү күрсәткечен фермерлар күрсәткеченә җиткергән хуҗалыклар аз түгел.

Арслан үз көчен күрсәтәчәк әле!Стәрлебаш районының Тә­тер-Арслан авылында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Тәлгать Шәрипов — бүген уңышлы эшләп килүче һәм үзенең матур үрнәге бе­лән як­ташларын эшкуарлык шө­гыленә өндәүче булдыклы­ларның берсе.

Берничә ел элек кенә “Арслан” колхозы йөзләгән кешене эшле иткән хуҗалык иде. Заманның салкын җилләре исә башлагач, биредә эшләп йөргән Тәлгать Тимербулат улы, вакытында түләнмәгән хезмәт хакы исәбенә техника хәстәрли башлый. бик яңа булмаса да, комбайн, трактор алып куя. Пай җир­ләрен бүлү башлангач, 180 гектарны арендага ала. Әмма колхоз тарала. Шулчак якын бер туганы аңа, әйдә, авылны таратмыйк, җи­рең дә, бераз техникаң да бар бит, дип мөрәҗәгать итә. Күрше Айтуган авылында яшь таналар, атлар асрый башлый ул. 2013 елда колхоз тәмам таралгач, авылдагы ферма бинасын сатып ала.

Фермер Шәриповның техникасы, җире бар. Ферма янәшәсендә су өслеге 6 гектар тәшкил итүче балыкка бай буаны да алган. Анда ял итүчеләр җәен генә түгел, кышын да өзелми.

2013 елда “Гаилә терлекчелек фермасы” программасы кысаларында 1,7 миллион сумлык грантка ия булган. Ул акчага техника, сарыклар сатып алган. Бүген фермада 420 баш сарык асрала. Ашлык һәм күпьеллык үлән планта­цияләре терлекчелек тармагын азык запасы белән ышанычлы тәэмин итә. Ун кешене эшле иткән. Хезмәт хакы белән кызыксынгач, болай дип җавап бирде:

— Уртача айлык эш хакы 8 мең сумнан ким түгел. Әлбәттә, азрак, диярсез. Иртән һәм кичен берәр сәгать фермада сарыкларга азык салып киткән кеше өчен бу аз тү­гел­дер. Эш, нигездә, техника яр­дә­­мендә башкарыла. Пробле­маның икенче ягы бар — сарык һәм аның итенә ихтыяҗ аз. 20-22 килограмм авырлыктагы сарыкны 5 мең сумга сатып алучы табып булмый. Ун баш атыбыз бар. Кымыз җитештереп караган идек, анысына да клиентлар булмады.

Әйтергә кирәк, бу проблема Арслан фермерына гына хас түгел. Республикада башка фермерлар да үзләре җитештергәнне сатуда кыенлыклар булуын яшерми. Ягъни, җитештерүченең барысы да продукция сату белән шөгыльләнә алмый. Мәсьәлә тармак министрлыгында да мәгълүм. Әмма җи­теш­терү­челәр, кооперациягә кереп, берләшми торып, пробле­маның хәл ителәчәгенә өмет аз.

— Бүгенге фермер, миңа калса — авылның нигезен саклаучы ке­ше. Әлбәттә, ак күл­мәк киеп, әмер-күрсәтмә биреп кенә йөрсәм, авылдашлар мине аңламас иде. Үзем дә терлекчеләр Фәнзил Әһлиул­лин, Илсур Хәсәнов белән бергә мал карыйм. Механизатор Рафаил Латыйпов белән бергә “Беларус” тракторында эшлим. Барыбыз да туган авылыбыз ныгысын, кеше-ләре яхшырак яшәсен дип тырыша, — ди фермер Шәрипов.

Стәрлебаш төбәгендә сарыкчылык тармагы тергезелү мактауга лаек. 90нчы елларда районда сарыклар саны 40 мең башка җиткән. Район хакимиятенең аграр бүлеге баш зоотехнигы Наил Йосыпов фикеренчә, сарыклар күләмен арттыру артык зур проблема түгел, аның итен сату мәшәкатьлерәк. Әлеге вакытта сарыклар санының фермерларда — 15 мең, ә шәхси хуҗалыкларда 2 мең башка якынлашуын исәпкә алганда, алдагы биш-алты елда стәрлебашлылар куелган максатка ирешәчәк. Аңа кадәр әлеге продукциягә сәүдә юлы табылырмы — бу сорау булдыклы эшкуарларга уйланырга урын калдыра.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»