Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хыяллары, һичшиксез, тормышка ашачак

25.02: Хыяллары, һичшиксез, тормышка ашачак

Хыяллары, һичшиксез, тормышка ашачакРайонның тәүге фермерлары бүген дә башкаларга үрнәк күрсәтә.

“Һәр начарның бер яхшы ягы бар” дигәндәй, шөкер, икътисади санкцияләр кертелгәч, үз көчебез белән, бары тик үзебезгә ышанып кына яшәргә күнегеп киләбез. Бүгенге шартларда иң мөһиме – Русиянең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен авыл хуҗалыгына, җир кешесенә игътибар кирәк. Шунысы шатландыра: ил нинди генә болгавыр, авыр заманнар кичермәсен, Ватан язмышын үз язмышы итеп карап, бар булмышын хезмәткә багышлаган фидакарьләр һәр заманда да булган. Һәм алар әле дә бар. Куергазы районы Якшымбәт авылында яшәүче Фәүзия һәм Насрулла Бикмаевлар гаиләсен нәкъ шундыйлар исемлегенә кертергә мөмкин.


1992 елда Бикмаевлар фермер хуҗалыгы оештырырга була һәм 32 гектарда 4 пай җире бүлүләрен сорап, колхоз идарәсенә гариза яза.

– Колхозлар бу чорда көр­чеккә килеп терәлгән иде, – дип хәтерли бүген Насрулла Гайнулла улы. – Акча юк, һәркайда бартерга алыш-биреш хакимлек итә, ягулык бәяләре көнләп түгел, сәгать­ләп арта, банк кредитлары­ның процентларын күргәч, акылдан язарга мөмкин. Мондый шартларда искечә, колхоз кысаларында яшәү мөмкин булмавын аңлап, үз эшебезне ачарга булдык.

Хәер, беркем дә аларны колач җәеп көтеп тормый. Колхоз идарәсе дә гаризаны карауны алты айга суза. Аннан соң йортларыннан 24 чакрым ераклыктагы басудан 16 гектарлык 2 пай җире бүлә. Аны рәсми рәвештә теркәү өчен Бикмаевларга йөз төрле бюрократик каршылыклар аша үтәргә туры килә. Өстәвенә, халык аңын­да эшкуарларга карата совет системасы тарафыннан сеңдерел­гән кире мөнә­сәбәт, аларны “кулак” дип гаепләү хөкем сөрә. Фермерларга ярдәм итү түгел, күпләр аларны урап уза, хәтта исән­ләшми дә. Кыскасы, колхоз системасыннан чыгып, яңача яшәргә җөрьәт иткән авылдашларына карата чын бойкот игълан ителә.

Насрулла Бикмаев, аграр белемгә ия булса да, башы белән авыл хуҗалыгы китапларына чумып, җир эшкәр­тү, яшелчә-җимеш үстерү серлә­ренә төшенә. Өстәвенә, дәүләт органнарында хисап тоту өчен аңа салым, исәп-хисап системасын да өйрә­нергә туры килә. Бикмаевлар, җир сөрү­нең традицион алымнарыннан баш тартып, туфракны яссы итеп кисеп эшкәртә башлый, орлык­ларның элиталы сортларын сатып ала. Шулай итеп, фермер хуҗалыгы җиде ел дәва­мында 16 гектар җирдә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешә. Аларның үрнәгенә башкалар да ияреп, күпләр фермерлык эшенә тотына.

Бүгенге көндә Бикмаев­лар 200 гектардан артык җир эшкәртә. Шунысы мө­һим: алар яшелчә-җимеш үс­те­рүдә химикатлар файдаланмый, биологик ашламалар кул­лана, җирнең буыннан-буынга күчәчәк изге мирас, халык байлыгы булуын яхшы аңлый.

Берничә ел элек Фәүзия Бикмаева Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча республика программасына кушылып, дәүләттән 300 мең сум акча ала. Бу сум­мага алар 30 сутый мәй­дан­да яңа теплица төзи, газда эшләүче җылылык пушкалары, элиталы кыяр орлыклары сатып ала. Әлегә теплица иртә яздан кара көзгә кадәр генә эшли, ләкин фермерлар киләчәктә кышын да яшелчә үстерергә ниятли. Хыялларында – якын-тирә шәһәрләрдә яшелчә-җимеш сату нокталары ачу. Бикмаевлар төрле күргәзмәләрдә катнашып, яңа технология­ләр белән таныша, аларны үз эшендә файдаланырга тырыша.

Бикмаевлар дәүләтнең эшкуарларга мөнәсәбәте уңай якка үзгәрүен билгели. “Хәзер инде безгә алыпсатарларга караган кебек карамыйлар, ә җитештерү өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышалар, – ди Насрулла Гайнулла улы. – Әл­бәттә, камиллекнең чиге юк. Мәсәлән, яшь эшкуарларны арзан кредитлар белән тәэмин итү эшен җиңеләйтү кирәк. Шулай да уңышка ирешүнең иң мөһим шарты – тынгысыз хезмәт”.

Бикмаевлар фермерлык хуҗа­лык­ларын кооперативларга берләш­тереп, авыл хуҗа­лыгы продукциясен җитеш­терү, эшкәртү һәм халыкка сату эшен арадашчыларсыз, бер­лектә алып барырга хыяллана. Моның өчен элиталы орлыклар, биологик өстәмәләр сатып алуны системага салырга, яшелчә эшкәр­түче мини-заводлар төзергә һәм әзер продукцияне сату белән шө­гыль­ләнүче кибетләр челтәрен җәелдерергә кирәк. Шул рә­вешле, җитештерүче һәм кулланучы арасында бәйләнеш барлыкка килеп, бәяләр дә күпкә түбәнәер иде. Илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэ­мин итү шуннан башка мөмкин түгел.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Савучылар бәйгедә дә остара
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Савучылар бәйгедә дә остара
“Восход”та таң иртә ата
27-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Восход”та таң иртә ата
Атлар җитез,  кырлар тигез
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»