Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Оста кулга эш карышмый

28.04: Оста кулга эш карышмый

Оста кулга эш карышмыйБүздәк районының “Хәбибрахманов” хуҗалыгына соңгы ике елда 50 миллион сум инвестицияләр салынган.

“Хәбибрахманов” крестьян-фермер хуҗалыгы 6 ел элек оештырылды. Тәүге мәлдә аның карамагындагы сөренте җир мәйданы 500 гектар тирәсе генә иде. Эшчәнлеген уңышлы башлаган хуҗалыкка соңрак элекке “Матросов” һәм “Уртакүл” совхозлары җирләре бирелде. Хәзер аның карамагындагы җирләр 5 мең гектар тәшкил итә.


Республика күләмендә билгеле яшелчәче Фәвил Хәбибрахманов хуҗалыгы районда алдынгылардан санала. Үткән елда, мәсәлән, бөртеклеләрнең уңышы биредә һәр гектардан 22 центнер тәшкил итте. Бу – район буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Көнбагыштан да монда мул уңыш алалар. Кыскасы, “Хәбибрахманов” хуҗалыгы басучылыкта алдынгы тәҗрибәгә ия. Шуңа да быел чәчү алды район агро­конференциясенең биредә үткәрелүе очраклы түгел.

Хуҗалыкның техник мөм­кинлекләре дә зурдан. Соңгы ике елда тармакка инвес­тицияләр күләме 50 миллион сум тәшкил итте. Атап әйткәндә, 20 берәмлек заманча авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынды. Былтыр ашлык чистарту һәм киптерү корыл­малары төзе­леп, эшләтелә башлады. Бер ел дигәндә алар икътисади яктан үзен аклады, чөнки ашлык эшкәртү һәм көнбагыш орлыгы киптерү хезмәтен башка хуҗалыкларга да күрсәтәләр.

Чәчү алды район киңәш­мә­сендә хуҗалыкның язгы басу эшләренә әзерлегенә югары бәһа бирелде. Хәзерге чорда механизаторлар моны югары җитештерүчәнле хезмәт белән раслый. Агрегатлар дым каплатуга 15 апрельдә үк чыгарылган. Шуның белән беррәт­тән, уҗым культура­ларын өстәмә тукландыру башлана.


Оста кулга эш карышмыйСабанашлыкны 2520 гектарда чәчү каралган. Хуҗа­лыкта өстенлек бодай игүгә бирелә. Югары сыйфатлы орлык чәчәләр, ул тулысы белән кондицияле һәм беренче-икенче репродукция таләпләренә җавап бирә. Моннан тыш, 100 тонна “экадо-70” элита бодай орлыгы сатып алынган. Югары басучылык культурасына ия булган хуҗалыкта җирләр минераль ашламасыз чәчел­ми. Калийлы ашлама, мәсәлән, туфракка көздән кертеп калдырылган. Тоташ алганда исә, һәр гектарга, ким ди­гәндә, 30 килограмм ашлама кертү максат итеп куела. Шушы максатта җиткелекле күләмдә ашлама күптән тупланган.

— Крестьян-фермер хуҗа­лыгы башлыгы Фәвил Хәбибрах­манов тармак их­тыяҗла­рына акча кызганмый, — ди баш агроном Рифат Галимов. — Нәтиҗәдә, техник куәтләре буенча безнең хуҗалык алдынгылар сафына басты, дип горурланып әйтә алабыз. Гомумән, безнең башлангычлар Бүздәк районы хакимия­тендә, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәрдаим яклау таба. Моңа нәтиҗәле хезмәт белән җавап бирәбез, әлбәттә. Кыр эшләрен югары җитештерүчәнле ике “Джон Дир” һәм “Омичка” чәчү комплекслары алып бара. Планга ярашлы, язгы чәчүне хуҗалык механизаторлары 13 эш көнендә тәмамларга сә­ләтле. Әмма явым-төшем темпны беразга киметә. Әлеге үзенчәлекне исәпкә алып, агрегатларны басудан кайтармыйбыз, уңайлы һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга омтылабыз. Бөртеклеләр чәчү ике сменада алып барыла.

Хуҗалыкның чәчү әйләне­шендә сызма культуралар күп­тән үз урынын алган. Көнба­гышны, мәсәлән, быел 700 гектарда үстерәчәкләр. Быелгы янә бер яңалык – шикәр чө­гендере игүгә алынмакчылар. Әйткәндәй, элекке елларда бу эш белән шөгыль­ләнгәннәр, әмма техник куәтләр җитешмәү сәбәпле чөгендер үстерү туктала. Хәзер хәл башкача, атап әйткәндә, республика күлә­мендә шикәр чөгендере игүче хуҗалыкларга карата дәрт­ләндерү чаралары кертелде. Әлеге мөмкинлектән файдалану максатында шикәр чөген­дере үстерүгә әзерлек үткән ел ук башлана. 250 гектар җир технология буенча эшкәртелеп, аңа таләп ителгән күләмдә ашлама кертелгән. Яңа чөгендер чәчү агрегаты кайтарылачак. Димәк, чөгендер игүдә дә сынатмаячаклар.

Шуны да билгеләп китү урынлы булыр. Районның Сарайгыр авылы тирәсендәге хуҗалыклары таралгач, би­редәге механизаторлар эшсез калган иде. Алар, әлбәттә, “Хәбибрахманов”ка тартылды. Ә монда кадрларга таләпләр югары. Шулай итеп, биредә механиза­торларның иң осталары гына тупланды. Атказанган механизаторлар Иван Маковейчук, Александр Пиксаев нәкъ шундыйлардан. Ә Урал Шәгапов – биредә күптән үз кеше, элекке Сарайгыр бүлек­чәсендә эшләгән механизатор хәзер хуҗалыкта иң тәҗрибәле игенчеләрнең берсе санала. Ә орлыкчы-агроном Альмир Хәйруллин биредә беренче чәчүен үткәрә. Югары белемле белгеч мо­ңар­чы күрше Благовар районында хезмәт салган. Хәзер исә барлык сәлә­тен һәм тырышлыгын туган төбәгенә бирергә ниятли. Җир эшенең мондый осталары булганда, язгы чәчүгә яңгыр­лар да киртә түгел.





Басып чыгарырга



Кәҗә үләненә  өмет зур
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә үләненә өмет зур
Бер елда —  2508 операция!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Бер елда — 2508 операция!
Ике игез бертуган,  икесе дә бер дигән!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ике игез бертуган, икесе дә бер дигән!
Әлшәйдә  сабантуй гөрләде
5-06-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Әлшәйдә сабантуй гөрләде
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»