Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң мөкатдәс нәрсә — эш!

30.04: Иң мөкатдәс нәрсә — эш!

Иң мөкатдәс нәрсә — эш!Фирдәвис Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгында аның җимеше дә мул булыр дигән ышанычталар.

Агымдагы елда Илеш районы хуҗалыклары 61 мең 150 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчүне планлаштыра. Шуның 1200 гектары — Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фирдәвис Ялалов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы өлешенә туры килә.


Хуҗалык уңганнары, дым каплатуны тулысынча тә­мамлап, кичә чәчү эшләрен башлап җибәргәннәр.

— Җомга — һәр мөселман кешесе өчен изге көн. Шуны күз уңында тотып, кичә Түбән Яркәй авылы янындагы 100 гектарлы басуда бодай чәчә башладык, — ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдәвис Ялалов.

Хуҗалыкның һәр басуында эш гөрләп тора. Чәчү белән беррәттән, биредә культи­вацияләү һәм катоклау эшләре дә алып барыла. Аларны тәҗрибәле механизаторлар Фәнис Шәехморзин, Гый­лемҗан Мирхәйдәров, Малих Хәбибов, Рәфил Шәмсетдинов, Индус Арсланов, Сидор Сайранов зур җаваплылык белән башкара.

Иң мөкатдәс нәрсә — эш!— Көне елны туйдыра торган вакыт бит. Шуңа тырышмый булмый, — ди Ишкар авылыннан килеп биредә эшләүче Ма­лих Хәбибов. — Үзебездәге күмәк хуҗалык таралуга дучар бул­гач, Фирдәвис Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә керергә булдым һәм ялгышмадым. Җитәкчебез бик төгәл, хезмәт кешесенең кадерен белә торган кеше: эш хакын айныкын айга түләп бара, башка сорауларны да уңай хәл итәргә тырыша.

— Тырышып эшләр өчен бездә бөтен шартлар да тудырылган: ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән өзеклек юк, көненә ике тапкыр туклану оештырылган. Бу болгавыр дөньяда эшле булуга ни җитә! Тукай да бит “Иң мөкатдәс нәрсә — эш!” дип, язып калдырган, — дип, хез­мәттәшенең сүзләрен куәтли Гыйлемҗан Мирхәйдәров.

Кыр уңганнары чәчү эшләрен атна-ун көндә тәмамларга ниятли.

Хуҗалык җитәкчесе әйтүенә караганда, быел басуларда бодайның — “архат”, “экада-109”, солының — “рысак”, вика­ның “льговская-22” кебек яңа сортлары үстереләчәк.

— 800 тонна элита орлык саттык. Киләсе елга да шул күрсәткечтән түбән төшмәскә исәп, — ди Фирдәвис аганың улы, хуҗалыкның баш агрономы Илдар Ялалов.

— Иртәдән кичкә кадәр басу-кырлардан кайтып кермәүче, бөтен хуҗалык эшләрен алып баручы улым Илдар — уң кулым. Аның үзем белән бер уйда булуына, җир эшен яратуына сөенеп бетә алмыйм. Йөкне икәүләп тарткач, авырлыгы да әллә ни сизелми, — ди Фир­дәвис Мөҗәһит улы.

Җир эше — җиңелләрдән түгел. Аны бары тик тырышлар һәм уңганнар гына үзенә буйсындыра. Әтиле-уллы Ялаловлар һәм аларның хуҗалыгында эшләү­че­ләр дә нәкъ шундыйлардан. Алар бүген тик бер ге­нә уй — илне икмәкле итү уе белән яна. Тырышлыгыгыз бушка китмәсен, тук башаклы иген кырлары сезне мул уңыш белән сөендерсен!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Симез казның...  бәбкәсе булмый
18-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Симез казның... бәбкәсе булмый
Ярминкә үтә
16-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ярминкә үтә
Киләчәктә бәрәңге ишелеп уңачак!
15-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Киләчәктә бәрәңге ишелеп уңачак!
Бәрәңге үз чиратын көтә!
12-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бәрәңге үз чиратын көтә!
Малларның... үз паспорты булачак
9-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Малларның... үз паспорты булачак
Бодайдан  бананга күчмәсәк иде
2-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бодайдан бананга күчмәсәк иде








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»