Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чәчү тәмам, алда – яшел урак

31.05: Чәчү тәмам, алда – яшел урак

Чәчү тәмам, алда – яшел уракРеспублика Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов җитәкчелегендә селектор киңәшмәсе үтте. Анда чәчү кампаниясе йомгаклары, мал азыгы хәзерләү, агымдагы елның дүрт аенда терлекчелеккә бәйле хәл, Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Ирек Мөхәммәтдинов белдерүенчә, һава шартлары яхшы торганлыктан, быел чәчү кампаниясе иртә башланды һәм күпчелек районнар аны лаеклы башкарып чыкты. Аларга үз вакытында дәүләт ярдәме (3,2 миллиард сум) күрсәтелде.

Бүген республикада бөртекле, кузаклы һәм техник культураларны чәчү тәмамланган, әлеге вакытта карабодай, тары, судан үләне чәчелә.

Киңәшмәдә мал азыгы хәзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бүленде. Быел ул иртәрәк башлана. Мәсәлән, Гафури, Благовещен, Кырмыскалы, Күгәрчен, Миякә, Нуриман районнары аграрийлары печәнне тезмәләргә салды. Һәр малга 30-32 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куелды.

Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасын үткәрүгә әзерлек барышы турында Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Әкрам Ганиев сөйләде. Аның сүзләре буенча, барлык норматив-хокукый документлар әзер, әлеге вакытта оештыру мәсьәләләре хәл ителә, исәп алучылар исемлеге төзелгән. Аерым игътибар халык арасында аңлату эшләре алып баруга юнәлтеләчәк. Бу – статистика чарасы, һәм алынган мәгълүмат башка структураларга тапшырылмаячак, вазыйфалы кешеләр моның өчен җавап тотачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Атлар җитез,  кырлар тигез
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер
Борайлылар сынатмый!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Борайлылар сынатмый!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»