Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңышка нигез бүген салына

27.11: Уңышка нигез бүген салына

Уңышка нигез бүген салына“Заря” җәмгыятендә техника детальләрен ремонтлауга гына да бер миллион сум бүленгән.

Әлшәй районының “Заря” җәмгыятендә көзге эшләр уңышлы тәмамланды. 260 гектарда үстерелгән татлы тамырның куәте 300әр центнердан арта. Көнбагыш 650 гектарны биләде. Аның табышы да хуҗалык өчен зур булмакчы. Зарялылар төп басу эшләрен көзге пычракларга кадәр тәмамлап өлгерде. Бу көннәрдә механизаторлар районда беренчеләрдән булып техника ремонтлауга тотынды.


“Заря” — районда агро­сәнәгать продукциясе җи­тештерүдә “җигелеп” эш­ләүче хуҗалыкларның берсе. Аграр предприятие директоры Наил Әминев сүзләренә караганда, табыш алу күләменең елдан-ел артуы хуҗалык икътисадының тотрыклылыгын саклап калырга ярдәм итә. Әлбәттә, җитеш­терүдә үсеш булмаганда хезмәт хакларын арттыру, базаны үстерү турында сүз алып бару урынсыз.
— Быелгы фаразлар буенча гомум керем 15 миллион сумнан да ким көтелми, — ди Наил Мәсгуть улы. — Көнбагышның тулай җыемын 1500 тоннага җиткердек, ул 15 миллион сумлык табыш кертмәкче. Аны Чишмә заводына озаттык. Көзгә кадәр җыелган барлык бурычны шуның белән капладык. Тиздән татлы тамыр тапшырган өчен 200 тонна шикәр комы алачакбыз. Менә шушы уңышлар безгә алдагы көнгә ышаныч белән карарга, язгы кыр эшләренә яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Әбдрәшит авылындагы машина-трактор мастерскоенда техника ремонтына тотынганнар. Тимерлектән чыккан “көйле” чүкеч тавышлары еракларга яңгырый. Димәк, үз тимерче аерым детальләргә “җан өрә”.
— Мастерскойда салкын кыш айларында да ремонтчыларга шартлар начар түгел, — ди МТМ мөдире Вәсил Әминев. — Беренче чиратта чылбырлы тракторларның төзеклеге каралачак. Өч “Т-70” һәм биш “ДТ-75” тракторы график буенча ремонтланачак. Аерым бригада культиватор һәм тырмаларны 15 ноябрьгә кадәр тәртипкә китерде дә инде.
Техника ремонтлауга ун механизатор җәлеп ителгән. Белгечләр язгы кыр эшләренә кадәр кирәкле детальләрне төзәтү өчен бер миллион сум таләп ителүен исәпләгән. Әйтергә кирәк, “Заря”ның соңгы ун елда яңа техниканы күбрәк алып калырга тырышуы үзен аклаган. Узган өч елда, мәсәлән, дүрт ашлык комбайны, бер мал азыгы комбайны сатып алганнар. Шуңа күрә аграр хуҗалык җәйге һәм көзге басу эшләренә байтак еллар читтән техника җәлеп итми. Заманча мастерскойда, “КамАЗ”ныкыннан тыш, барлык төр техниканың двигателен ремонтлау мөмкинлеге бар. Монысы, йөзләрчә мең сумны янга калдыру белән беррәттән, башка хуҗалыкларга хезмәт күрсәтеп тә өстәмә табыш китерә. Ремонтчы механизаторлар Рауль Батталов, Рәфис Идрисов, Морат Батталов берничә һөнәргә ия. Ремонтчы бригадалардагы ярыш нә­тиҗәләре буенча акчалата премияләр дә каралган.
— Әлеге вазыйфада озак еллар эшләгән кеше буларак, шундый теләгем бар: элекке һөнәрчелек училищеларының эшен җанландырырга кирәк. Бездә, мәсәлән, бүгеннән слесарь, токарьлар җитешми. Хезмәт хакы да начар түгел. Училище белеме белән эшкә килгән һөнәр ияләре бүген басуда да төп көч булып тора. Авылларда әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ елдан-ел арта, — ди МТМ мөдире.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»