Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Басу уңганнарына бүләккә – “Кызыл таң”

30.06: Басу уңганнарына бүләккә – “Кызыл таң”

Басу уңганнарына бүләккә – “Кызыл таң”Бәлки шуңа да Ленин исемендәге хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү аеруча зур оешканлык белән бара.

Болыннарда яңа чабылган печәннең хуш исе аңкый, техника гөрелтесе ишетелә. Җәйнең бу матур аяз көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчәннәре көнне төнгә ялгап хезмәт сала – мал азыгы хәзерләүнең иң кызган мәле.


Дүртөйле районының Ленин исемендәге токымчылык заводы уңганнары яшел уракка иң беренчеләрдән булып төште. Хуҗалык җитәкчесе Альберт Рафаил улы Дәүләтбаев белдерүенчә, бүгенге көндә сенажга 1500 тонна кәҗә үләне чабылган да инде, хәзер печәнчеләр бригадасы люцерна һәм клевер кушып чәчелгән мәйданнарда эшли. Бу үләннәрдән 7000 тонна сенаж салыначак.

– Мал азыгын былтыргыдан күбрәк хәзерләргә максат куйдык. Гомумән, һәрвакыт запас белән яшәргә өйрәнгәнбез. Тук малдан гына мул продукт алып булуын һәркем белә, – ди тәҗрибәле җитәкче. Ә без аның сүзләренә өстәп шуны әйтик: бүгенге көндә Ленин исемендәге җәмгыять терлекчеләре көненә 10 тонна сөт җитештереп сата. Әлеге күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда югарырак.

Җәмгыятьнең баш агрономы Ришат Гәрәев безне яшел уракның иң кызу нокталарының берсенә алып килде. Юл буена сокланып бардык: хуҗалыкның басуларында бер чүп үләне юк! Табигать шартлары уңай булса, ленинлылар, һәрвакыттагыча, быел да мул уңыш җыеп алачак.

Басу уңганнарына бүләккә – “Кызыл таң”— “MacDon” куәтле чит ил техника­сының руле артында хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларының берсе Венер Әхияретди­нов, — дип таныштырды баш агроном “Нива”­сын чапкыч янына туктатып. — Венер игенчелек сезонының һәр этабында алыштыргысыз эш-чән: аның карамагында “KLAAS” тракторы да бар, шуның белән ул чәчүдә актив катнаша, хез­мәт күрсәткечләре буенча беркемгә дә ал бирми. 400 гектар кукурузны да берүзе чәчте.

— Биографиям бик гади: бөтен тормышым туган авылым белән бәйле. Аңардан бары тик армия елларында гына аерылып тордым. Ә Ленин исемендәге хуҗалыкта эшли башлавыма тиздән өч дистә ел тула, — диде үзе турында алдынгы игенче. — Эшләгән техникам заман­ның соңгы таләпләренә җавап бирә: идарә итүе уңайлы, кабинасына тузанның бөртеге дә керми, кондиционеры бар.

Венер Мөхәммәтфатыйх улы көненә 45 гектарлап үлән чаба. Люцернаның дымлылыгы тиешенчә кимегәч, басуга “Ягуар” һәм “Полесье” мал азыгы җыю комбайннары чыга.

Яшел уракның икенче кызу ноктасында печәнчеләр эшли. Бу басуда берьюлы биш пресс-җыйгыч печәнне бишәр центнерлы рулоннарга төрә. Мал азыгы хәзерләү буенча агроном Ришат Әхтәмовны да биредә очраттык. Ул махсус җайланма белән печәннең дымлылыгын тикшерә иде.

— Барысы да тиешенчә, дымлылык 14-17 процент тәшкил итә, — диде ул. Ришат — ху­җа­лыкның яшь белгечләренең берсе. Җәм­гыятьтә аларның саны елдан-ел арта. Чит ил техникасы буенча инженер Илшат Салихов та, Илшатның хисапчы булып эшләүче тормыш иптәше Эльвира да Ришат белән бер чорда Башкортстан дәүләт аграр университетын тә­мамлап, туган авылларына кайтып төплән­гән­нәр.

Ә менә пресс-җыйгычлар белән идарә итүче механизаторлар Фидус Нургалиев белән Фидус Басыйров — хуҗалыкның иң зур стажлы эшчән­нәреннән. Бөтен гомерләрен иген үсте­рүгә багышлаган ихтирамга лаек, бик тыйнак кешеләр. Алар да хезмәт шартларыннан канә­гать булуларын, басуга ике тапкыр кыр аш-ха­нәсе килүен сөйләде. Ә күрсәткечләргә кил­гәндә, бер пресс-җыйгыч көненә 35ләп рулон төрә.

Юкәлекүл авылы янында төзелүче силос базында да эш кайный. Бу 4 мең тонна сыйдырышлы баз хуҗалыкта исәп буенча — сигезенче, зурлыгы буенча беренче булачак икән. Ун көннән төзүчеләр аны файдалануга тапшырырга вәгъдә итә.

Үстерелүче уңышны югалтуларсыз җыеп алу хәстәрен алдан күрергә кирәклеген истә тотып эшли ленинлылар. Җиде ашлык җыю комбайны да әзерлек сызыгына куелган, Суккул авылындагы амбарда ашлык чистарту өчен яңа 3 миллион сумлык комплекс төзелгән. Машина-трактор паркын да ел саен яңарталар җәмгыятьтә. Быел 3 миллион сумлык химик препаратлар сиптерү җайланмасы, 2,5 миллион сумлык мал азыгы хәзерләү һәм тарату техникасы алынган, ике Т-150 тракторы кайтартылган.

“Хезмәт кешесенең кадере булырга тиеш” дигән принципка таянып эшли хуҗалык җитәкчесе, шуңа җәмгыять эшчәннәренең уртача хезмәт хакы елдан-ел күтәрелә (бүгенге көндә ул 20 меңнән артыграк), бәйрәмнәрдә басу, ферма уңганнары хөрмәтенә авылга туган республикабыз гына түгел, ут күршебез Татарстан артистлары чакырыла. Күптән түгел алдынгыларны хуҗалык идарәсе яраткан басмалары “Кызыл таң”га подписка бүләк итеп тә сөендергән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Восход”та таң иртә ата
27-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Восход”та таң иртә ата
Атлар җитез,  кырлар тигез
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»