Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башланган эш – беткән эш

27.10: Башланган эш – беткән эш

Башланган эш –  беткән эшБакалы районында биш елда ун фермер 13 миллион 770 мең сумлык дәүләт грантлары алган.

Бакалы районында “Эш башлаучы фермер” һәм “Гаилә сөтчелек фермасы” проектлары биш елдан артык уңышлы эшләп килә. Проектның үзенчәлеге шунда, аларга дәүләт грантлары бирелә. Программаның беренчесендә — бер елга кадәр эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары, икенчесендә гаилә сөтчелек фермалары оештыручылар катнаша ала. Шушы вакыт эчендә районның ун фермеры 13 миллион 770 мең сумлык дәүләт грантлары алган.


— “Эш башлаучы фермер” программасы кысаларында 1,5 миллион сумга кадәр грант бирү каралган. Аны фермер авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, югары продуктлы мал сатып алуга, производство биналарын төзүгә һәм яңартуга тотына ала, — ди Бакалы районының Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Булат Кашапов. — “Гаилә сөтчелек фермасы” программасында катнашырга гариза бирүчеләр арасында терлекче­лекнең — ит, сөт юнәлешендә эшләүчеләргә, дуңгыз, ат, сарык, куян үрчетү белән шө­гыльләнергә теләүчеләргә өстенлек бирелә. Мондый гаиләләргә ферманы оештыруга киткән чыгымнарның 60 процентын каплатырлык күләмдә (ләкин сумма 2,1 миллион сумнан артырга тиеш түгел!) дәүләт ярдәме бирү күзаллана. Фермер дәүләт ярдәмен проект документларын әзерләүгә, ферма биналарын төзүгә һәм яңартуга, җиһазлар һәм югары продуктлы мал сатып алуга тотына ала.

Районның эш башлаучы фермерлары нинди юнәлеш­ләрдә эшли һәм дәүләт грантларын кайсы максатларда куллана соң? Мисалга, Яңа Урсай авылыннан Идрис Хафизов белән Курчееводан Василий Пятибратов — 25әр баш кара-чуар токымлы таналар асрау, Иске Корычтан Лилия Кашапова бакчачылык белән шөгыльләнү өчен — техника, Тактаголдан — Альберт Гыйльметдинов, Ахманнан Александр Асанбаев авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Быел гына “Эш башлаучы фермер” программасына кергән Яңа Катайдан Диләрә һәм Радик Шарыгиннар да дәүләт грантын авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазлар сатып алуга тотынганнар.

— 50 гектар җир алып, шунда зур булмаган ферма оештырдык. Моның өчен буш торган мал абзарын сатып алып, аны тулысынча яңарттык: электр, су үткәрдек, бинаны тулысынча үзгәртеп кордык. “Эш башлаучы фермер” программасы буенча дәүләттән бирелгән акчага авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алдык. Дәүләт ярдәме алгач, хуҗалыгыбызда эшләр тагын да көйләнебрәк китәр, производство күрсәт­кечләре артыр дигән өметтәбез, — ди Шарыгиннар.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел районда “Эш башлаучы фермер” программасында катнашырга дүрт гариза бирелсә дә, грантка Шарыгиннар гына ия бул­ган. Ләкин төшенкелеккә бирелергә урын юк. Программа әле 2018 елга кадәр дәвам итә. Ике елдан артык вакыт эчендә анда авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләге булган һәркем катнаша ала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»