Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Көчебез — бердәмлектә!

27.10: Көчебез — бердәмлектә!

Көчебез — бердәмлектә!Авыргазы районында аграр тармакны үстерүдә тәү чиратта районның үз инвесторларына таяналар.

Авыргазы — республикада аграр җитештерү тотрыклы үсешкән районнарның берсе. Тугыз ай йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы тармагында саф табыш 320 миллион сум тәшкил итте. Күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 80 миллион сумга күбрәк. Тулай җитештерүдәге ке­рем­нең 57 проценты терлекчелеккә карый. Токымлы терлек санын арттыру һәм сыйфатлы мал азыгын ихтыяҗдан күбрәк җитештерү авыргазылыларга кышлату чорын уңышлы үткәрү һәм продукция җитештерүне янә дә 8-10 процентка күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Районның авыл хуҗалыгындагы уңышлары, алда торган бурычлар һәм проблемалар хакында хакимият башлыгы урынбасары — авыл хуҗалыгы ида­рәсе начальнигы Тәлгать Сафин белән сөйләштек.


— Тәлгать Мидхәтович, әңгәмәне җәйге эш нәтиҗәләре, көзге йомгаклардан башлыйсы килә. Ни дисәң дә, аграр предприятиеләрнең алдагы хуҗалык елы басучылыктагы казанышларга, кышлату чорына, азык запасының күпме туп­лануына бәйле.

— Авыл хуҗалыгы эшчәннәре исеменнән горурланып әйтергә дә мөмкиндер дип уйлыйм: республикада игенчелектәге уңышларыбыз йөз кызарырлык түгел. Ашлыкның тулай җыемы 128,9 мең тоннага җитте. Гектар куәте — 22,7, ә “Салават” җәмгыятендә һәм “Урожай” хуҗалыгында 28-32 центнер тәшкил итте. Шулай ук, “Чишмә”, “Горизонт” аграр предприятиеләре, “Габидуллин” крестьян-фермер хуҗалыгының да игенчелектәге уңышлары куандыра. Гомумән, урып-җыю эшләренең нәтиҗәләре яхшы. Иң мөһиме, без ашлыкны халыкка таратып, орлыкка җитәрлек күләмдә туплаганнан соң, бер өлешен сата да алабыз. “Урожай” хуҗалыгы ашлык интервенциясендә катнашырга әзерләнә. Әйткәндәй, район буенча бөртеклеләр мәйданының 29 проценты әлеге хуҗалыкка карый.

Соңгы елларда уҗым культураларына да игътибарны арттырдык. Алдагы ел өчен 13 мең гектар уҗым, шул исәптән 6,6 мең гектар бодай чәчтек. Мондый мәйданнар узган елдагыдан 1 мең гектарга арттырылды. Уҗым бодаеның һәр гектары 31әр центнер төшем бирде.

— Шикәр чөгендерен игүгә бәйле хәл ничек тора? Көнбагыш нинди уңыш белән сөендерде?

— Соңгысын 10 мең гектарда үстердек, плантацияләрдә эш бүген-иртәгә төгәлләнә. Көнбагышны барлык хуҗалыклар да үстерә. Нигездә, ул май сыгу өчен чәчелә. Дөрес, соңгы елларда республикада әлеге культура белән артык мавыкмаска кушылды. Көнбагыштан соң басулар ярлылана, минераллар күләме кими. Районда кабул ителгән максатлы программага ярашлы, без һәр хуҗалыктагы чәчүлекләр мәйданын контрольдә тотабыз. Ашлама кертүне арттыруга аерым игътибар бирелә. Быел ул, мәсәлән, һәр гектарга уртача 46,8 килограмм исәбеннән бирелде. Республика буенча бу күрсәткеч 16,5 килограммнан артмый. Җирләрне шул рәвешле туендыру күләме буенча, игенчелек флагманнары Стәрлетамак һәм Чакмагыш район­нарыннан кала, без — өченче урында.

Татлы тамыр плантация­ләре быел 1,5 мең гектардан артмады. Аның 10ар мең гектардан күбрәк чаклары да бар иде. Янәшәдәге Карлыман шикәр заводының ябылуы хуҗалыкларны чөгендер мәй­дан­нарын киметергә мәҗбүр итте. Хәзер яңа уңыш чималын Мәләвезгә, башка эшкәртү­челәргә тапшырабыз. Әлбәттә, чөгендер үсте­рүчеләр эшкәр­түче заводлар белән элекке кебек, ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек итә алмый. Без, Карлымандагы завод кабат тулы куәтенә эшли башласа, плантацияләр тагын да зураер, дип ышанабыз.

— Хуҗалыкларның кышлату чорына әзерлеге, мал азыгы күләме саннар телендә матур яңгырый, әлбәттә. Республика җитәкчелеге аграр җитештерүне яңа техно­логияләр нигезендә арттыру бурычын куя. Авыр­газы­лыларның тармак “арба”сындагы өлеше ни дәрәҗәдә?

— Мал азыгы белән, билгеле, проблема булмаячак. Раевка, Мәләвез шикәр заводлары чимал калдыгы белән тәэмин итә. Ит җитештерүдә бераз югалту бар. Ул элекке инвестор хуҗа булган пред­приятиенең үзгәртелүе белән бәйле.

Сөт җитештерү күләме буенча республикада беренче урында киләбез. Узган ел һәр сыердан уртача савым 5893 килограмм тәшкил итсә, быел 6200 килограммга җиткерү бурычы куйдык. Бу көннәрдә 42шәр тонна сөт сатыла. Акчага салганда, көн саен сөттән 850 мең сумга якын акча керә дигән сүз. “Урожай”, “Дружба”, “Салават” аграр предприя­тиеләре күптәннән алты мең үрен узды.

Базар шартларында җи­теш­терү­челәрнең мөмкин­лек­ләре зур. Һәркем күбрәк түлә­гәннәргә сата. Авыргазы һәм Стәрлетамак сөт эшкәртү заводлары килограммын 18,5 сум белән сатып алса, Чакмагыштагы төрдәш предприятие 23 сум тәкъдим итә. Әл­бәттә, сөткә ихтыяҗ арту ях­шы. Ул җитештерүне арттыруга да, мал санын ишәйтүгә булышлык итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, барлык категориядәге терлек саны 30 мең чамасы тәшкил итә. Алдагы өч ел дәвамында программа кысаларында ул янә 3 мең башка артачак. Күптән түгел генә “Салават” крестьян хуҗалыгы һәм “Наумкино” агрофирмасы йөзәр баш токымлы таналар алып кайтты. “Урожай”, “Дружба”, “Салават” һәм “Искра” аграр предприятиеләре район хуҗалыкларын токымлы терлек белән тәэмин итүдә зур тырышлык сала.

— Соңгы елларда районда “Җанлы авыл” прог­рам­масының уңышлы эшли башлавы крестьян ихаталарында матур чагылыш тапты. Мин ит һәм сөтне күпләп җитеш­терүчеләр саны артуны күз уңында тотам.

— Ничек кенә булмасын, эш булганда, ихата тулы мал асралганда, авыл яши. Безнең районда биш ел элек авыллар саны 143 иде, хәзер 137гә калды. Зур югалту бу һәм аның тамырлары бик тирәндә. Район җитәкчелеге соңгы елларда мал асраучылар санын арттыру, җитештерелгән продукцияне сату белән бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән чараларга мөһим игътибар бирә. Әлбәттә, авылларда савым сыерлары 7 мең баштан аз гына күбрәк. Ел башыннан шәхси ихаталардан нибары 512 тонна сөт җыел­ган. Бу бик аз. Берничә ел элек “Җанлы авыл” программасы эшли башлавы шушы проблеманы кузгатып җибәрде. Анда дәртләндерү, дәүләт ярдәме чаралары каралган. Берничә урында махсус сәүдә мәйданчыклары эшләнде. Халык акрынлап үзе җитештергәне белән шул халык базарына тартыла башлады. Район күләмендә дә үзебезнең программаны булдырдык. Шәхси хуҗалыгында кимендә 5 баш савым сыеры асраганнар өчен, хакының 80 процентын район бюджеты исәбеннән түләп, саву аппаратлары сатып алу мөм­кинлеге бар.

— Тәлгать Мидхәтович, бүген аграр тармак эшчән­легендә инвес­тицияләр җәлеп итүгә дә зур игътибар бирелә. Районда үрнәк итеп куярдай инвесторлар бармы?

— Миңа калса, каяндыр читтән инвесторларны көтү заманы узды. Без, читтән инвестор кирәкми, үзебезнекеләр булганда ышанычлырак, дигән фикердә. Инвес­тицияләр турында сүзне быел районга 150 миллион сумга 78 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынудан башлар идем. Шуларның өчесе — ашлык комбайннары. Тагын шундый 10-15 техника сатып алганда, ихтыяҗ артыгы белән канә­гать­ләндереләчәк. Ә тракторлар белән проблема юк.

Шунысы куанычлы, аграр тармактагы иң зур һәм ышанычлы инвесторыбыз — үзебезнең “Урожай” хуҗалыгы. Бүген ул райондагы сөренте җирләрнең 44 процентына ия. Шулай ук, тулай сөт җитеш­терүдә аларның өлеше 44 процентка җитә, ашлык күләмендә — 62 процент. Якын елларда ит җитеш­терүдәге өлеше үсәчәк. Инвестор буларак, банкротка чыккан хуҗалык фермасын алды һәм, 150 миллион сум акчасын тотынып, биредә яңа технологиягә нигезләнгән проектны тормышка ашыра.

Авыл хуҗалыгына, билгеле, сан һәм чагыштырулардан башка бәя биреп булмый. Бүген аграр тармакта 980гә якын төрле һөнәр иясе хезмәт сала. Аларның уртача айлык эш хакы 12,3 мең сумнан артыграк. Тугыз ай йомгаклары буенча, авыл хуҗалыгында һәр эшче уртача 1,4 миллион сумнан күбрәк продукция җитештергән. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, бу 80 мең сумга артыграк. Ышанам, шундый уңганнарыбыз булганда, анык максатлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәгәндә һәм эшлә­гәндә, авыргазы­лыларның йөзе һәрвакыт якты булыр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»