Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сан түгел, нәтиҗә мөһим

16.02: Сан түгел, нәтиҗә мөһим

Сан түгел, нәтиҗә мөһимЯңа министр имтихан тотты, аграрийлар сынатмасмы?

Узган атнада Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елдагы эш йомгаклары, алдагы елга бурычлар һәм язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышын үткәрде. Аграрийларның зур чарасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы очраклы түгел. Әлбәттә, ел саен үткәрелүче традицион очрашуның үзенчәлеге шунда, аграр ведомствога яңа җитәкче тәгаенләнде. Коллегия утырышында катнашучылар өчен генә түгел, республика җитәкчесе алдында да яңа министр имтихан тоткандай күренде. Ни дисәң дә, игенчелектәге узган елгы рекордлы казанышлар янәшәсендә хәл итүне көткән җитди проблемалар да бар. Нәтиҗәлерәк эш күрсәтергә стимул да җитәрлек. Республика Башлыгы очрашудагы чыгышын да чагыштырулардан башлады. “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә үсешне саклап кала алдык. Шулай булуга карамастан, үсешнең бер проценттан да кимрәк — 100,8 процент булуы безне канәгатьләндерми. Алай гына да түгел, Идел буе федераль округындагы һәм илдәге уртача күрсәткечтән түбән. Федераль округ буенча авыл хуҗалыгы җитештерүе — 106,2, ә Русия күләмендә 104,8 процент тәшкил итә. Моны безнең күрсәткеч түгел дип исәплим. Без булдыра алабыз һәм яхшырак эшләргә тиешбез”, — диде Рөстәм Зәки улы.


Республика Башлыгы куйган бурычларны ни дәрәҗәдә “булдыра алырлар” – анысы ел ахырында берникадәр төсмерләнер. Әмма шунысы бәхәссез, ведом­ствоның яңа башлыгына “җиң-нәрне ныграк сызганырга” туры киләчәк. Чөнки Рөстәм Хәмитов быел тулай авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү күләмен 185 миллиард сумга җиткерү бурычын куйды. Бу узган елдагыдан 20 миллиард сумга күб­рәк.

Моңа ирешү өчен тармак министрлыгы нинди чаралар күрә? Коллегиядә туган фикерләр әлеге сорауга җавап табарга ярдәм итәчәк.

Бер ай элек республикада агросәнәгать тармагын 2020 елга кадәр үстерү буенча Стратегик план кабул ителгән иде. Аның төп максаты — җитештерү күләме буенча илнең әйдәүче биш төбәге исәбенә керү. Моның өчен тулай җитештерүне 230 миллиард сумга җиткерергә кирәк. Тармакта һәр эшченең елына ике миллион сумлык продукция җитештерүе мотлак. Әлегә ул чак бер миллион сумнан арта. Кыскасы, хезмәт җитештерү­чәнлеге ике тапкырга күтәре­лергә тиеш.

— Агросәнәгать тармагын үстерүдә беренче чиратта икътисад, авыл хуҗалыгы җитеш­терүенең үсүен яки артуын билгеләүче, хезмәт җитештерү­чәнлеген, хезмәт хакы артуы чараларын тәэмин иткән төпле анализ булырга тиеш, — диде утырышта Рөстәм Хәмитов. — Сәүдә базарына, куллануч­ы­ларның реаль ­ихтыяҗына йөз тотарга, бүген үтемле һәм иң күп керем китерүче продукцияне җитештерергә һәм эшкәртергә кирәк.

Рөстәм Зәки улы, аграр җи­тештерүдә һәр районда бул­ган уңышлы аграр предп­риятиеләр тәҗрибәсенә таянырга кирәк, дип ассызыклады. Кызганычка каршы, әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең нибары 40 проценты гына күп­медер дәрә­җәдә галимнәр һәм фәнни үзәкләр белән хезмәт­тәшлек итә. Әйтергә кирәк, тоташ тармактагы тулай күләм нәкъ әлеге 40 процент өлешенә туры килә дә инде. Республика Башлыгы калган 60 проценты начар эшли, дигән нәтиҗә ясады.

Рөстәм Хәмитов үз чыгышында тармакта галимнәр бе­лән бәйләнеш булмавын, фәнни казанышларның сүлпән керте­лүен ассызыклады. Ул, шулай ук, республикада сөренте җир­ләрнең нәтиҗәле файдаланылмавына басым ясап, аерым район җитәкчеләренә кисәтү ясады.

Башкортстан хуҗалыкла­рының соңгы елларда игенче­лектәге уңышлары тотрыклы саклана. Әмма аны сату, дөрес­рәге, әзер продукциягә җиткереп сату дәрәҗәсе түбән. Сәбәбе — соңгы 10-15 елда эшкәртүче предприятиеләрнең саны да, сыйфаты да кимеде. Рөстәм Хәмитовның быел Уфа районында елына 40 мең тонна ашлыкны тирәнтен эшкәртүче завод төзеләчәге турында хәбә­ре аграрийларда зур яклау тапты. Алар кулланучылар ихтыя­җын исәпкә алып, берничә төрдә продукция бирәчәк. Бу юнә­лештә бурычлар да киеренке: ашлык җитештерүдә элита орлыкларга өстенлек бирергә ки-рәк дигән таләп куйды.

Республика Башлыгы терлекчелек тармагында алда торган бурычларга да тукталды. Җитештерүдә шәхси ихаталар мөмкинлеген үстерү, алар­ның эшчәнлеген дәрт­ләндерү чаралары буенча игътибарга лаек тәкъдим-фикерләрен әйтте.

Муниципаль районнар дәрә­җәсендә авыл проблемалары белән җитди шө­гыль­ләнмәүләре сер түгел. Халыкны төрле мәгълүмат белән таныштыру, мәгълү­мати чараларны куллану җитешми.

— Уңышлар коры санга корылырга тиеш түгел, — диде Рөстәм Зәки улы. — Реаль саннар белән эшләр­гә, перспективаларны планлаштыра белергә, карар кабул итү өчен грамоталы аналитика ни­гезендә дөрес мәгълүматка ия булырга кирәк. Без быел, өч елдан һәм 15 елдан соң нәрсә көткәнен, безнең хуҗалык­ларыбыз ничек үсәчәген белергә тиешбез. Ничек тә исән калырга һәм очын-очка ялгап яшәргә дигән минималь бурыч куярга ярамый. Бүген заманча планлаштыра, саный белергә һәм яңа бизнес-механизмнар булдыру турында уйларга кирәк...

Рөстәм Хәмитов аграр ве­домствоның коллегия утырышында кыр эшләренә әзерлек һәм язгы кампания чорында авыл хуҗалыгына дәүләт ярдә­менең узган еллардан ким булмаячагын белдерде. Банклар­ның тармакны финанслаудагы проблемаларын хәл итүдә Русия Хөкүмәте ярдәмгә килгән һәм кайбер кредитларның процент ставкаларының 5 проценттан артмаячагын гарантияләгән. Республика Хөкүмәте тармакны җитәрлек күләмдә ашлама белән тәэмин итү максатында бу өлкәдә эшләүче корпорация-заводлар белән сөйләшүләр алып бара. Рөстәм Зәки улы сүзләренә караганда, мәсьә­лә­нең уңай хәл ителүенә шик юк, әйткәндәй, быел республикада язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме 930 миллион сум тәшкил итәчәк.

Тармакның күптән түгел тә­гаенләнгән министры Илшат Фазрахманов өчен әлеге коллегия утырышы аңа яңа вазыйфада үз-үзен сынау да булгандыр, мөгаен. Узган елдагы эш-чән­лектә турыдан-туры катнашы булмаса да, саннар телендә уңышлы “уйнады” министр, җитешсезлекләргә артык тукталмады. Аның каравы, ведомство башлыгы тармак алдында торган бурычлар белән яхшы хәбәрдар булуын күрсәтте һәм аларны хәл итү юлларын амбициоз фикер-тәкъдимнәре бе­лән ныгытты. Әйтергә кирәк, көздән басуларның да элекке еллардагыдан күбрәк сөрелеп калдырылуы, ашламаның күбрәк туплануы яңа министрга эш башлаганда “иркенрәк тын алырга” вакыт бирә кебек. Әмма озакка булырмы — әйтүе кыен.

Министр аграр тармакның алдагы 4 елга исәпләнелгән өстенлекле бурычлары белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгын арытаба үстерүдә “төп уенчы”­лар булып җире булган, эшкәртү сәнәгате җайга салынган, сәүдә итү юлы көйләнгән, лоббистлык ресурслары һәм технологик компетенцияләре булган терәк агрохолдинглар билгеләнә.

— Тулай аграр җитештерү дәрәҗәсен быел 185 миллиард сумга җиткерү катлаулы, әмма хәл ителерлек бурыч, — диде Илшат Фазрахманов. — Бу үсеш авыл хуҗалыгы предприятие­ләре һәм фермер хуҗалыклары исәбенә ирешелергә тиеш. Аларның өле­ше 49 проценттан — 53, ә 2020 елга 60 процентка кадәр үсәргә тиеш.

Министр, телгә алынган категорияләрдә җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү быел ук төп бурычларның берсе, дип билгеләде. Быел җитештерүне арттыруда төп биш юнәлешкә игътибар биреләчәк. Беренчесе — ашлык җитештерү. Быел тулай җыемны 3,5 миллион тоннага җиткереп, 2020 елга 4,2 миллион тоннага күтәрү максаты куела. Монда ашлыкның 70 процентын бирүче 250 терәк эре предприятиеләр мөмкинлеген үстерү һәм чәчү әйләнешеннән төшеп калган хуҗасыз җирләрне файдалануга өстенлек бире­ләчәк. Икенче юнәлеш — ябык грунтта яшел­чәләр җитеште­рүне арттыру. Быел еллык җи-тештерү 80 мең тоннага җитә­чәк. Узган елда күрсәткеч әле­гедән 4 мең тоннага азрак иде. Яшелчә үстерүдә дә тоташ кү­ләмнең 75 процентын бирүче терәк 40 предприятие сайлап алына. 2020 елга республикада 100 мең тонна яшелчә җитеш-терү бурычы куела. Өченче юнәлеш — сөт җитештерүне арттыру белән бәйле чаралар. Министрлык әзерләгән мәгъ­лүматларга караганда, аграр предприятиеләр һәм фермер хуҗалыкларының җитештерү куәте әлегә 70 процентка гына файдаланыла.

Әлеге күрсәткечләрдән чыгып, быел аграрийлар тармакны индустриальләштерүгә юнәлеш алачак, дигән фикердә министр. Күп мал сыйдырышлы, моңа кадәр буш торган фермаларны тергезү эше башланачак. Әлбәт­тә, токымчылык эшен җанла­н­дыруга, азык базасын ныгытуга игътибар кимемәячәк.

Дүртенче юнәлеш — сыер малы һәм кош ите җитештерүне арттыру. Моңа ирешү аграр предприятие һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында үсешне күтәрү белән генә чикләнми. Инвестицион проектларны тормышка ашыруга зур өмет баг­лана. Әлеге вакытта гомум суммасы 24 миллиард сумлык 4 эре проект әзерләнә.

Соңгы елларда Башкортстан экспортында авыл хуҗалыгы продукциясе өлеше дә арта. Дөрес, әлегә ул елына 20 миллион доллар чамасы гына тәш-кил итә. Аграр ведомст­воның бу потенциалны 200 миллион доллар күләмендә билге­ләве дә амбициоз планнар кебек яңгырый. Ә бу 12 миллиард сум дигән сүз.

Билгеле, коллегиядә тоташ аграр тармак алдында торган барлык проблемаларга да “нокта куеп” булмый. Яз якынлашканда, хуҗалык елының язмышы хәл ителәсе чорда авыл ху­җа­лыгы, гадәттә, көндәлек мә­шәкатьләр белән яши. Ничектер, безнең карашка “Булдыра алырбыз микән?” дип икеләнүчеләр саны күренеп кимегәндәй күрен­де. Хәер, хәзер үз булдыксыз­лы­гыңны мондый сораулар белән аклап булган заманнар артта калды бит.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Маллы абзар — сыйлы йорт
18-02-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллы абзар — сыйлы йорт
Җиргә хуҗа кирәк!
16-02-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Җиргә хуҗа кирәк!
Илне игенле иткән төбәк
11-02-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Илне игенле иткән төбәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»