Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җиргә хуҗа кирәк!

16.02: Җиргә хуҗа кирәк!

Җиргә хуҗа кирәк!Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарны нәтиҗәле файдаланмаучыларны нәрсә көтә?

Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар 7319,6 мең гектар тәшкил итә. Бу гомум җир фондының 51,2 проценты дигән сүз. Әлеге биләмәләрнең 91,1 проценты авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә бул­ган категориягә карый һәм шул исәптән 3667,1 мең гектарын сөрентеләр алып тора. Соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең кимүе күзәтелә. Аның төп сәбәпләренең берсе — җир мәйданнарын башка категориягә кертү.

Җир ресурсларын нәтиҗәлерәк файдалану буенча федераль законга байтак өстәмәләр кертелде. Башкортстан парламенты да әлеге юнәлештә җитди эш башкарды. Әйтергә кирәк, республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне дөрес һәм максатлы файдалану мәсьәләләрендә хәл итәсе проб­лемалар да бар. Якын көннәрдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең ничек файдаланылуы хакында җитди сөйләшү булачак. Парламент тыңлауларында министрлыклар һәм төрле ведомстволар җитәкчеләре, галимнәр һәм эре аграр сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашуы, үзара фикер алышуы көтелә.

Бу уңайдан парламент тыңлауларын әзерләүче Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов түбәндәгеләрне җиткерде.


Җирләрне саклау һәм аны нәтиҗәле файдалану проблемала­рының актуальлеге – Корылтайга елдан-ел арта бара. Көнбатыш илләрнең икътисади санк­цияләре дә, илебезнең башка дәүләтләр­дән азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар да моңа зур этәргеч бирде.

Башкортстан уңдырышлы җир­ләргә бай. Әмма аның потенциалы соңгы елларга кадәр тиешле дәрәҗәдә файдаланылмады. Икътисадта агросәнәгать тармагының өлешен күтәрүдә җир ресурслары тиешле дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә дә, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында агросәнәгать комплексын Башкортстанның “үсеш ноктасы” дип билгеләве очраклы түгел.

Әлбәттә, азык-төлек җитештерү­не арттыруда сөренте җирләр төп ресурс булып тора. Кызганычка каршы, соңгы биш ел дәвамында республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар 411 мең гектарга кимеде. Аның сәбәп­ләрен җентекле өйрәнү таләп ителә. Сәбәп аларның башка категориягә күче­релүендә генә микән? 1995-2016 еллар эчендә сөрентеләр 43,5 мең гектарга азайган.

Шул ук вакытта. Респуб­ликада әйләнешкә кертергә тиешле файдаланылмыйча яткан сөрентеләр 96 мең гектарга җитә. Файдаланылмаган гомум мәйдан 200 мең гектар чамасы. Шуның 50 мең гектары — гомум милек өлешенә караганы.


Тикшерүләр күрсәтүенчә, авыл хуҗа­лыгы җирләренең шактый өлешен чүп үләннәре, вак куаклык­лар баскан, су һәм җил эрозиясенә бирешкән. Хәзер аларны мелиорация эшчәнлеген үстереп кенә кабат файдаланырга була. Шуны да ас­сызык­лап әйтергә телим, Баш­корт­стан­ның уңдырышлы туфрагы елдан-ел үзенең кыйммәтен югалта, ярлылана. Узган чирек гасыр дәвамында авыл хуҗалыгы культураларын игү тәртибе түбән­әйде, кайбер район хуҗалык­ла­рында чәчү әйләнеше бозылды. Җир эш­кәртүдә экстенсив юл өстенлек ала башлавы галимнәрдә, белгеч­ләрдә зур борчылу тудыра.

2015 елның февралендә парламент­ның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты башлангычы белән үткәрелгән парламент тыңлаула­рында Башкортстанда авыл хуҗа­лыгы торышы, аларның проб­лема­лары һәм аны хәл итү юллары каралган иде. Парламент тыңлау­лары нәтиҗәләре буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга, республика Хөкүмәте, урындагы үзидарә органнары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре исеменә тәкъдимнәр әзер­ләнде. Аларның үтә­ле­шен дә контрольдә тоттык. Нәтиҗәләр бер дә тынычландырмый. Җитешсез­лекләрне төзәтү буенча эш сүлпән ба­ра.

Әзерләнгән мәгълүматларга караганда, 354,5 мең гектар (гомум пай җир­лә­ренең 15 проценты) — хуҗасыз. Аңлаеш­лырак итеп әйт­кән­дә, бу җирләр — алар­ның хуҗа­лары өч ел яки аннан да күбрәк вакыт үзләре хуҗа булган мәйданны арендага тапшырмаган яки башкача фай­даланмаган, яисә милек хуҗасы вафат булган башка милек­чегә тапшырылмаган. Мондый җирләргә сорау юк, хуҗасыз дип таныла.

Әлеге хәл-шартлардан чыгып шуны ассызыкларга телим. Җир участокла­рының чикләрен билге­ләү, яңаларын формалаштыру, хуҗасыз мәйданнарына яңа милекчеләр билгеләү, пайдан баш тарту, яңа җирләрне дәүләт теркәве аша үткәрү, салым билгеләү һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча җир турындагы законны камил­ләштерү таләп ителә иде.

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин 2016 елга Федераль җыелышка Юлламасында намуссыз җир хуҗаларының участокларын закон кысаларында тартып алу, җирне максатлы файдаланмаучыларга каты чаралар кулланырга кирәклеге турында белдергән иде. Минемчә, ташландык җирләрне әй­лә­нешкә кертү өчен түбәндәге чараларны кулланырга кирәк:

1. Хуҗасыз җирләрне, милекче­ләрне ачыклау;
2. Юридик яктан аларны җирләрне файдалану хокукыннан мәхрүм итү.
3. “Ирекле” җирләрне нәтиҗәле эш­ләү­че милекчеләргә яки арендаторларга тапшыру.

Әлбәттә, федераль закон кысаларында республикада әлеге категориягә кергән җирләрне файдалану мәсьәлә­ләре буенча парламент тыңлауларында җитди фикер алышу һәм тәгаен тәкъ­димнәр булыр дип ышанам.

Шулай ук, икенче бер проблема турында да әйтмичә булмый. Авыл хуҗа­лыгы тәгаенләнешендәге байтак җир­ләрнең файдаланылмавы финанс кытлыгы яки техника, башка матди ресурслар җитешмәве белән генә аңлатылмый. Аерым гражданнар җирләрне алыпсатарлык юлы белән кулланырга тырыша. Ялган яки башка законсыз юл белән пай җир­ләренә хуҗа булган “эшкуарлар” ул мәйданнарны төзелеш компани­я­ләренә сату белән шөгыльләнә. Бигрәк тә шәһәр яны участоклары шушы максатларда файдаланылып, кулы чиста булмаган әфәнделәргә җиңел табыш чы­ганагына әйләнеп бара. Өстәмәләр белән кабул ителгән федераль закон мондый оятсызлыкка чик куяр дигән ышаныч бар.

Башкортстанда файдаланылмаган җир участокларына һәм җир пайларына хуҗа булучыларның формаль рәвештә хокукы булганнар саны 357 меңгә җитә. 2016 елның 1 гыйнварына булган мәгъ­лүматларга караганда, республикада пай җиренә хокукы булган 309 меңнән артык граждан (гомум күрсәткечнең 87 проценты) үзлә­ренең бу җирне файдалану хокукларын теркәгән. Законга ярашлы теркәү җир участокларын нәтиҗәле файдаланырга булышлык итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, булган пай җирләре участокларының 875е авыл хуҗа­лыгы оешмаларына озак вакытка исәпләнгән арендага бирелгән. Әйткән-дәй, аның мәйданы 1,5 миллион гектар һәм пайчылар санының 68,6 процентын тәшкил итә.

Җир мөнәсәбәтләрен көйләүдә, рәсмиләштерүдә урындагы үзидарә органнарының роле зур. Кызганычка каршы, әлегә аларның бу юнәлештәге эшчәнлеге канәгать­ләнерлек түгел. Җирләрне нәтиҗә­ле файдалануда муниципаль контрольне көчәйтергә кирәк.

Саннар телендә.
Районнарның мәгълүмат чараларында һәм авыл биләмәләренең рәсми сайтларында 50 мең пай җиренең файдаланылмавы турында исемлек бирелде. Мондый җирләрне муниципаль милеккә күчерү хокукын билгеләп 35 районда 818 суд карары чыгарылды.

Форсаттан файдаланып шуны да әйтергә телим: “Җир төзелеше” турындагы Федераль законның камил булмавы югарыда телгә алынган проблемаларны хәл итүдә каршылыклар тудыра. Парламент тыңла­вында мин бу мәсьәләне анда катнашучылар хөке­менә чыгарырга һәм тәгаен фикер-киңәшләр булырына ышанам. Әлбәттә, депутатлар карамагында берничә федераль закон проектына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләү бурычы да тора. Алар һәммәсе дә җир­ләрне категориягә бүлү, аларны максатлы файдалану, урман һәм муниципаль берәмлекләр карамагындагы төр­кемнәргә бүлүдәге проблемаларны да үз эченә ала. Ләкин, ничек кенә булмасын, авыл ху­җа­лыгы тәгаенләне­шендәге җир­ләрне хокукый көйләү проблемалары бүгенге ихтыяҗ­лардан чыгып кына түгел, ә килә­чәк буын­нар мән­фәгатен дә күз уңында то­тып хәл ите­лергә тиеш. Парламент тың­­лавында төп максат та шуңардан гыйбарәт.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Атлар җитез,  кырлар тигез
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер
Борайлылар сынатмый!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Борайлылар сынатмый!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»