Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “ТАВРОС”ның куәтле канаты астында

18.02: “ТАВРОС”ның куәтле канаты астында

“ТАВРОС”ның куәтле канаты астындаРусиядә киң билгеле компания составына кергән Раевка ит комбинаты киләчәктә заманча предприятиегә әвереләчәк.

Республика әһәмиятендәге эре инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Әлшәй районында соңгы елларда алдынгы технологияләр кулланучы заманча сәнәгать җитештерүе юнәлешендәге “Башкортстан бройлеры”, “Башкортстан ашлык компаниясе”, “Раевка элеваторы” кебек куәтле аграр предприя­тиеләр барлыкка килде. 2015 елда төбәктә эшчәнлеген җәелдер­гән эре инвесторлар сафын “Таврос” компанияләр төркеме тулыландырды. Моңарчы Башкортстанның берничә төбәгендә эре дуңгызчылык комплекслары эшен җайга салган, бу юнәлештә республикада гына түгел, Русия күләмендә дә киң танылган “Таврос” Раевка ит комбинатын үз канаты астына алды. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин билгеләвенчә, үзара файдалы хезмәттәшлек төбәкнең эшкәртү тармагындагы бай хезмәт традицияләренә ия булган предприятие эшчәнлегенә яңа сулыш бирү белән әһәмиятле. “Кызыл таң”ның бу сәхифәсе яңарыш чоры кичерүче чикләнгән җаваплылыктагы “Раевка ит комбинаты “Әлшәй-ит” җәмгыятенә багышлана.


“Таврос” Башкортстанның аграр җитештерү тармагында 2011 елдан билгеле. Нәкъ аның башлангычы белән республикада гомум куәтләре тере авырлыкта 42 мең тонна ит җитештерүне күздә тоткан дуңгызчылык комплекслары төзелә башлады. Проектны тормышка ашыручы оператор сыйфатында “Башкортстан ит компаниясе” чыгыш ясый.

Инвестиция проектының соңгы елда ирешкән нәтиҗәләре сизелерлек: өч комплекс сафка басып, продукция җитештерә башлады, 538 эш урыны булдырылды, аларда бер кешенең уртача хезмәт хакы 28 мең сум тәшкил итә. Комплекслар тарафыннан 2014 елда 9,5 мең тонна ит реализа­цияләнсә, 2014 елда ул — 25,5 мең, ә 2016 елда 32 мең тоннага җитте.

Агымдагы елда “Таврос” дуңгызчылык комплексларын сафка кертү буенча эшчәнлеген дәвам иттерәчәк.

“Башкортстан Республикасында тере авырлыкта 30 мең тоннага исәпләнгән дуңгызчы­лык комплексы төзү” проекты — шуларның чираттагысы. Бүздәк районында тормышка ашырылучы проектның әйдәүчесе булып “Урал ит компаниясе” тора. Яңа комплекста заманча дүрт ферма исәпләнә, алардагы мәйданнарда 440 эш урыны булдыру күздә тотыла.
Раевка ит комбинатын үстерүгә зур күләмдә капитал салулар көтелә, җитештерелгән продукцияне сату максатында, компания карамагында заманча сәүдә челтәре булдыру каралган.

“Таврос” компанияләр төркеме социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүздәк авылында 21 фатирлы заманча торак йорт төзелде. Алдагы елларда “Таврос” хезмәткәрләре өчен торак йортлардан торган махсус шәһәрчек төзү планлаштырыла.

Компания иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, Благовар, Бүздәк, Чишмә, Әлшәй районнарында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә, аз тәэмин ителгән балаларга, хезмәт ветераннарына матди ярдәм күрсәтелә. Өченче ел компания “Мәрхәмәт” хәйрия фондының генеральный партнеры булып тора.

Республиканың социаль-мәдәни тормышында “Таврос” күренекле урын тота: ике ел дәвамында ул “Сөт иле” бәйрәменең, шулай ук “ИтФест” фестиваленең иганәчесе сыйфатында чыгыш ясады, компания “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсенә Башкортстан вәкиле булып тора.

“Таврос” компаниясенең эшчәнлеге Башкортстанда икътисадның арадашчы тармаклары: төзелеш материаллары җитештерү, энергетика, транспорт, аграр секторларның үсешенә ныклы этәргеч бирде. Инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә республика бюджеты һәм бюджеттан тыш фондларга 10 ел дәвамында түләүләрнең 5 миллиард сум тәшкил итүе көтелә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иртә чәчкән – откан
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Иртә чәчкән – откан
Иттән — сөткә
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Иттән — сөткә
Аграрийлар  –  өстәмә ярдәм  алачак
25-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Аграрийлар – өстәмә ярдәм алачак
Таралып...  аякка бастылар
22-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Таралып... аякка бастылар
Алда чәчү көтә
15-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Алда чәчү көтә








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»