Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Симез казның... бәбкәсе булмый

18.03: Симез казның... бәбкәсе булмый

Симез казның...  бәбкәсе булмыйЯз-көз айларында казларны ничек ашатырга дигән проблема булмый. Алар яшеллеккә бай мохиттә үз-үзләрен туйдырырга сәләтле. Ә менә кышкы салкын көннәрдә нәрсә эшләргә? Кышын аларны ничек тәрбияләргә һәм нәрсә белән туендырырга була? Казлар симер­мәсен һәм салкында туңмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Рәхимҗан Бикмаев.
Күгәрчен районы


Кышкы айларда казлар кимерердәй үлән юк, әлбәттә. Әмма аны печән, яхшырагы — киптерелгән кыяклы үсемлекләр белән алыштырырга мөмкин. Кош-кортка аны коры килеш тә, парда йомшартып та бирергә була, тик печәнне башта вакларга онытмагыз. Казлар кукуруз сабагы силосын да, кузаклы мал азыгы культураларын да ярата. Азыкта җитмәгән витаминнарны тулыландыру өчен печән яисә силосны концентрат кушылган ризыклар белән алыштырырга кирәк.

Казлар җәйдән хуҗалары киптереп әзерләгән кычыткан һәм алабута миллекләренә дә битараф калмаячак. Аларны катнашмага бутап бирергә мөмкин. Кипкән витамин миллекләрен казлар асралган бинада алар үрелеп алырлык урынга элеп кую да әйбәт. Әйткәндәй, җимеш бирүче агач-куакның вак ботакларыннан әзерләнгән бәйләмне дә шул рәвешле, казлар үрелеп ашарлык итеп элеп кую зыян итмәс. Суүсемнәр дә казлар өчен кышын яхшы минерал чыганагы. Әмма аларны җәй киптереп, он хәленә җиткәнче уарга һәм азыкка күп булмаган күләмдә генә кушып бирергә кирәк.

Ә инде сезнең алдан әзерләнгән печән һәм силосыгыз, кычыткан бәйләме һәм файдалы суүсемнәр булмаса, нәрсә эшләргә? Исегездә тотыгыз: мондый очракта казлар өчен файдалы һәм туклыклы матдәләрне ылыслы агачларның энәләреннән алырга була. Аны ылыслы теләсә кайсы агачтан әзерләргә мөмкин. Әмма аны ноябрь-март айларында гына хәзерләргә мөмкин икәнлеген онытмагыз. Энәләре шушы чорда гына йомшак һәм зарарлы матдәләре азрак була. Кош-кортка да аны иттарткыч аша үткәреп бирәләр.

Гомумән, кышын казларны яшелчә бакчасыннан көздән җыеп алынган һәрнәрсә белән туендырып була. Кәбестә, кишер, бәрәңге, чөгендер, яшелчәдән хәзерләнгән силос, тамыразык һәм башкаларны алар яратып ашаячак.
Кәбестә аминокислоталарга бай, анда күкерт күп. Аны азыкка бутап, һәр казга көненә 200әр грамм бирергә тәкъдим ителә. Әмма тозланганын башта суда яхшылап югач кына бирегез.

Кишердә дә витаминнар күп. Аның файдалы матдәләре тиз бетмәсен өчен тозларга, яки киптерергә кирәк. Ике очракта да башта ваклагыз. Казларга кишерне силос белән бергә, яки башка азык белән катнаштырып бирсәгез, файдалырак булыр.

Казлар чөгендер һәм бәрәңге боламыгын аеруча яратып ашый. Әлбәттә, тәүгесен вакларга һәм катнашманы салкын килеш кенә бирегез.

Кышын казларга ашлык бирергә буламы, дигән сораулар да еш кызыксындыра халыкны. Әлбәттә, мөмкин һәм, елның башка мизгелләре белән чагыштырганда, күбрәк бирергә кирәк. Кыяклылар — калория һәм углеводлар чыганагы. Аларда В, Д һәм Е төркеменә караучы витаминнар күп.

Кышын казларны бодай һәм кукуруз белән дә “сыйларга” була. Әлбәттә, алар вакланган булырга тиеш. Соңгысында витаминнар әллә ни күп түгел, шуңа күрә аны балык яисә сөяк оны, яки балык мае белән бутарга киңәш ителә.

Шулай да казларны ашатуда иң яхшысы — солы һәм арпа. Әмма аларны вакланмаган килеш зур казларга гына бирә аласыз. Яшь казларга салганчы аларны кибәгеннән, кабыгыннан аерырга һәм вакларга кирәк. Әгәр сезнең тары ярмагыз бар икән, аны да солы һәм арпа кебек әзерләп ашатырга була. Әлеге культуралар казларыгызның кыш көне симерүенә юл куймаячак.

Кузаклы культуралардан борчак һәм мал өчен үстерелгән ногыт борчагын да казларыгыз кыш көне яратып кабул итәр. Аларны кипкән килеш тә, суда парландырып та биреп була. Казларга көрпә һәм төрле азык түбе (жмых) дә — туклыклы азык.

Билгеле, каз асраучыларга фәлән нәрсәне генә ашатырга ярый, дип киңәш биреп булмый. Һәр хуҗа үз мөмкинлегеннән чыгып эш итә. Әмма, ничек кенә булмасын, казлар һәрвакыт тук һәм кыш айларында аларның алларыннан азык өзелмәскә тиешлеген һәркем аңларга тиеш. Бу аларга бик салкын көннәрдә дә үзләрен сакларга ярдәм итә. Кышын казларның азыгы максималь дәрәҗәдә балансланган һәм туклыклы булырга тиеш. Шул ук вакытта, казларның артык симереп китүенә дә юл куймагыз. Бу токымны югалтуга китерәчәк. Гадәттә, язын симергән казлар салган йомырка аталанмаган була. Димәк, бигрәк тә яз якынлашканда, казларыгызны симертергә тырышмагыз.

Наилә Сәйфуллина,
белгеч.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иртә чәчкән – откан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Иртә чәчкән – откан
Иттән — сөткә
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Иттән — сөткә
Аграрийлар  –  өстәмә ярдәм  алачак
25-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Аграрийлар – өстәмә ярдәм алачак
Таралып...  аякка бастылар
22-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Таралып... аякка бастылар
Алда чәчү көтә
15-04-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Алда чәчү көтә








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»