Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Техника әзерме, җиңнәр сызганулымы?

13.04: Техника әзерме, җиңнәр сызганулымы?

“Заря” җитәкчесе Наил Әминев чыгыш ясый.“Заря” җитәкчесе Наил Әминев чыгыш ясый.Төбәкләрнең язгы басу эшләренә әзерлеген тикшерү максатында киңәшмәләр үтә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган күләмле чараларның берсе Әлшәй районында үтте. Аның эшендә Урал алды дала зонасына керүче 16 район вәкилләре катнашты.


Кунакларны Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Данир Әхмәдишин тәбрикләде. Төбәк белән кыскача таныштырып үтеп, ул районда быелгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Быел чәчүлекләр структурасында төп урынны 51 меңнән артык гектарда бөртеклеләр алып тора, дип билгеләде ул. Быелгы басу эшләренең үзен­чәлеге шунда: көздән 18 мең гектардан артыграк мәйданда уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Шуның 6450 гектарын көзге бодай били. Әйт­кәндәй, уҗым культура­ларының мондый зур мәйданда чәчелгәне юк иде. Ашлык җитештерү күләмен арттыру буенча, чынлап та, җитди адым ясалды, дип ассызыклады Данир Әнвәр улы.
Конференциядә төп доклад бе­лән республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. Тармак­ның 2016 елдагы эшчәнлегенә кыскача йомгак ясап, ул республика агро­сәнәгать комплек­сының быелдан башлап стратегия планына нигезләнгән үсеш перспективаларына тукталды. Билгеле булуынча, республи­каның АПК-2020 Страте­гиясендә төп юнәлешләр сыйфатында игенчелек, ябык грунтта яшелчә үстерү, товарлыклы сөт, ит һәм кош ите җитештерүне арттыру, азык һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү бил­геләнгән.
– Һәр юнәлеш буенча таяныр нигез итеп нәтиҗәле эшләүче милекчеләр һәм эре авыл хуҗа­лыгы предприятие­ләре алынды, – дип ассызыклады Илшат Илдус улы.
Урал алды төбәгендә, мәсә­лән, моңарчы эшкәртел­мәгән җирләрне әйләнешкә кертү исәбенә ашлык җитеш­терүне арттыру, сөтчелек комплексларын индустриали­за­цияләү белән сөт җитештерү­не үстерү потенциалы бар.
Моннан тыш, хәзерге чорда төп игътибар үзәгенә нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре чыга. Шуңа бәйле рәвештә, тө­бәкнең аграр ведомствосы тарафыннан идарә итүдә яңа алымнар кертелү дәүләт ярдәме прин­ципларының үзгәрүен дә күздә тота.
– Бюджет алдында үз йөклә­мәләрен үтәүчеләргә, тотрыклы эш­ләп, үсешкә ирешүче­ләргә өстенлек биреп ярдәм итәчәкбез, – дип билгеләде министр.
Агымдагы елның 1 фев­раленә субсидияләргә республика хуҗа­лык­ларының биштән бер өлеше генә исәп тота ала иде, хәзер бу нисбәт үзгәрде – язгы чәчүдә дәүләт ярдәменә 969 хуҗалык исәп тотарга мөмкин.
Быелгы басу эшләрен оештыру чараларына һәм үткәрү мәсьә­ләләренә конференциядә аерым игътибар бирелүе табигый. Быел басуларда эш күләме күбрәк көтелә. Былтыргы җәй ахыры корылыклы килү сәбәпле, көздән зур гына мәйданнарда уҗым культуралары чәчелми калды. Быелгы язгы чәчү мәйданы шуның исәбенә 108 мең гектарга арта һәм 2 миллион 200 гектар тәшкил итәчәк.
Барлык районнарга да чәчү­лекләр структурасын базар таләп­ләреннән чыгып төзергә тәкъдим ителде. Күп урыннарда табышлы культуралар мәйдан­нары арттырыла. Быел, мәсә­лән, соя чәчүлек­ләре, 8 тапкыр артып, 800 гектарга җитәчәк. Карабодай, борчак, тары 10-20 процентка арттырылачак. Аерым хуҗалыкларның республика өчен яңа культуралардан нут һәм полба үстерүгә алынуы көтелә. Көнбагыш чәчүлекләре элекке дәрәҗәдә кала, шикәр чөгендере мәйданы артачак.
Республика чәчү орлыгы белән тулысынча тәэмин ител­гән, уҗым­нарның торышы былтыргыдан начар түгел. Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре тарафыннан техника әзерләү былтыргыга караганда яхшырак бара.
Хәзерге вакытта көнүзәк мәсьәлә булып минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары туплау, чәчү орлыгы сортларын яхшырту, банк­лардан кредит, шул исәптән, аларның ташламалы төрләрен алу максатында документлар җыю кала.
Ташламалы шартларда кредитлауга килгәндә, республикада бу юнәлештә вәкаләтле 4 банк: “Россельхозбанк” , “Сбербанк”, “Банк ВТБ”, “Газпромбанк” эшли. Хәзерге көнгә алар тарафыннан 3,2 миллиард сумлык 120 кредит бирелгән. Алар арасында кыска вакытлы һәм инвестиция кредитлары да бар. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы җибәрелгән заявкаларны тизләтү буенча Русиянең төрдәш министрлыгы белән актив хезмәт­тәшлек алып бара, шул ук вакытта хуҗалыкларга да банкларга документлар туплауны сузмаска кирәк, дип билгеләде Илшат Фазрахманов.
Зона конференциясенең пленар утырышында министрлык­ның профильле белгечләре чыгышлары да тыңланды. Ми­нистрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин, мәсәлән, Урал алды дала зонасы районнары хуҗалык­ларының кыр эшләренә әзер­легенә төпле анализ ясады. Министр урынбасары Рамил Нуриәхмәтов быелгы басу эшләре барышында авыл хуҗалыгы җи­тештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. Техник әзерлеккә шулай ук зур игътибар бирелде. Моннан тыш, аграр тармак галимнәре анык тәкъдимнәр белән чыкты.
Чараның гамәли өлеше җава­лылыгы чикләнгән “Башкортстан ашлык компаниясе” җәмгыя­тенең Линда бүлегендә башланды. Әй­тергә кирәк, хуҗалыкта басу эшләрендә катнашачак техника тулысынча әзерлек сызыгына куелган. Генеральный директор Юрий Оренбуркин әйтүенчә, тупланган заманча техника язгы чәчүне 10 көндә тәмамлау мөмкинлеге бирә. Быел хуҗалыкта бөртекле культуралар 5886 гектарда игеләчәк.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Әминев җитәкчелек иткән “Заря” җәмгыяте “орлыкчылык хуҗа­лыгы” статусына ия. Язгы кыр эшләренә әзерлек барышында әлеге үзен­чәлек аерым әһәмияткә ия. Мәсә­лән, уҗым культуралары чәчүлек­ләрен тәрбияләү максатында чаралар ачыкланган, эшне башкаруга махсус агрегатлар әзер­ләнгән. Уҗым культуралары хуҗа­лыкта 700 гектарны били, шуның 250 гектары – көзге бодай. “Заря”, нигездә, бөртеклеләрнең элита орлыгын хәзерләү белән шөгыльләнә.
Әлшәй районында үткән зона конференциясендә Урал алды дала төбәгендә быелгы шартларда язгы басу эшләренең стратегиясе һәм тактикасы ачыкланып, районнар һәм хуҗалыклар алдына анык бурычлар куелды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үрчем әйбәт булсын өчен...
Сегодня, 11:10 :: Авыл хуҗалыгы
Үрчем әйбәт булсын өчен...
Сарыкларның җанын кем кыя?
24-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»