Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алда – чәчү, якты өметләр

13.04: Алда – чәчү, якты өметләр

“Еникеев” җәмгыятендә барлык тармаклар да үсешкә юнәлеш тота.

Кайчандыр хезмәт казанышлары белән бөтен илгә данлыклы бул­ган, тик 90нчы елларда, күп хуҗалыклар кебек, икътисади авырлыклардан бөгелеп, өчкә бүленгән Карл Маркс колхозы җирләренең бер өлешендә җаваплылыгы чикләнгән “Еникеев” җәмгыяте оештырыла. Бүген ул Дүртөйле районы маяклары исәбендә. Җәмгыять белән озак еллар тәҗрибәле, аграр тармакны биш бармагы кебек яхшы белүче җитәкче Азат Әхмәтзыя улы Хаков идарә итә. Аның тырышлыгы белән “Еникеев”та бердәм, эшчән коллектив тупланган, биредә илке-салкы йөрүче юк, намуслы хезмәт нәтиҗәсе лаеклы бәяләнүен һәркем белә. Җәмгыятьтә бүген уртача хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итсә, сыер савучылар 30 мең сумнан күбрәк ала.


— Хуҗалыгыбыз эшчәнлегенең төп юнәлеше — сөт җитештерү. Әлеге максатка ярашлы, терлекчелек белән бергә үсемлекчелектә дә алдынгы технологияләр кертүгә зур көч салабыз. Яхшы азыктан башка, көр мал үстерим, мул сөт алыйм димә, — дип уртаклашты Азат Әхмәтзыя улы. — “500 ферма” программасына берен-челәрдән булып кушылдык. Аның кысаларында күләмле эшләр башкарылды: барлыгы 27 миллион 200 мең сумга ике фермабызда дүрт абзар нигезеннән түбәсенә кадәр яңар­тылды, ике заманча саву залы куелды, “Хозяин” мал азыгы тарату техникасы, пресс-җыйгыч, сөт суыткыч, рулон та­шу җайланмасы һәм малчылык өчен башка төр җиһазлар сатып алынды. Терлекчеләрнең хезмәт шартлары күзгә күренеп яхшырды: хәзер алар өчен тукландыру бүлмәләре барлыкка килде. Эш күрсәткечләре дә яхшырганнан-яхшыра.
Болар һич тә буш сүз түгел: моннан ике ел элек миңа “Еникеев” хуҗа­лыгыннан репортаж эшләргә туры килгән иде. “Кызыл таң”ның әлеге саны Азат Әхмәтзыя улының эш бүлмәсендә саклана икән. Ул вакытта, мәкаләдә күрсәтелүенчә, еникеевлылар көн саен 48 центнер сөт җитеш-тергән. Ә быел бу сан 65 центнердан артып китә! Үсеш күренеп тора.

Хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков.Хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков.— 1500 баш кара-чуар токымлы мал асрыйбыз, шуларның 405е — савым сыеры, — ди хуҗалык җитәкчесе. — Көтүне даими яңартабыз. Күптән түгел, мисал өчен, 50 баш нәселле тана алып кайттык. Якын киләчәктә мал санын ишәйтү хакында уйланабыз, моның өчен, әлбәттә, яңа каралтылар төзү кирәк булачак.
Җитәкче әйтүенчә, терлекчелектә даими үсеш булсын өчен малларны аксымга бай, туклыклы рацион белән тәэмин итү зарур. Әлеге максатка ярашлы, еникеевлылар кузаклы культуралар мәйданнарын киңәйткән. Быел районда беренчеләрдән булып соя да үстерергә ниятләгәннәр. Алда торган җаваплы кампания — чәчүгә килгәндә, хуҗалык аңа тулысынча әзер: амбарларда сыйфатлы орлык тупланган, машина, трактор, чәчкеч-ләр көйләнгән. Биредә бөртеклеләр 1800 гектарга якын мәйданда иге­ләчәк, 700 гектарлап чәчелгән уҗым культуралары да яхшы кышлаган. Ә кукурузны җәмгыятьтә силоска гына түгел, орлык өчен дә үстерәләр. Туфракны тукландырмыйча, мул уңыш алып булмавын да яхшы беләләр хуҗалыкта, шуңа күрә минераль ашлама алыр өчен акча кызганмыйлар. Быел аны 200 тонна күләмендә кайтарганнар.

 Ферма мөдире Фларит Закиров.Узган ел нәтиҗәләреннән күре­нүенчә, табышның 86 процентын еникеевлылар малчылык продукциясе җитештереп сатудан алган. Савучылар Регина Габидуллина, Зилә Шә­рипова, Татьяна Гудошникова, Ми­ләүшә Нуриманова хезмәт күрсәт­кечләрен арттыру өстендә армый-талмый эшли. Бозауларның сакланышы да яхшы. Тиешле вакциналар вакытында ясалгач, каралтыларда дезинфекция башкарылып торгач, ашату яхшы булгач, яшь маллар тиз көрәя. Аеруча Зилира һәм Фатыйх Нуримановлар тәрбияләгән төркемдә бозаулар тиз үсә: көндәлек артым уртача 800 грамм тәшкил итә. Тер­лекчеләр Ләйсән Газизова, Фидалия һәм Рамил Ибраһимовлар, Радик Мөсабиров, ветеринария табибы Радик Фәрхетдинов, ветфельдшер Данил Габидуллин, ферма мөдире Лилия Әкбарова хакында да хуҗалык җитәкчесе мактап телгә алды.
Ә Тәкәрлек фермасының төп бурычы — тана бозауларны 17-18 айда 360-380 килограммга җиткерү. Биредә 200ләп савым сыеры да асрала. Ферма мөдире Фларит Закиров әйтүенчә, “Елочка” дип аталган италия җиһазы нигезендә саву залы урнаштырылгач, фермада эшләр күпкә яхшырган. Заманча саву залына берьюлы 16 сыер кертелә, аларны ике савучы хезмәт­ләндерә. Ферма уңганнары Фәнзилә Хәсәнова, Фәридә Васфетдинова, Рәмзия Гыйззәтуллина, Дамир Әхмә­дуллин, Радим Нуртдинов, Илшат Исмәгыйлев үз бурычларын намус белән үти.
Авылның киләчәге — яшьләр дибез, “Еникеев” хуҗалыгында алар аз түгел. Соңгы берничә елда җәмгыять эшчәннәре дистәгә якын өй туе уздырган. Хуҗалык идарәсе йорт салучыларга техника белән дә, акчалата да зур ярдәм күрсәтә.

Яшь механизатор Артур Назыров. — Эш шартлары уңай, хезмәт хакым лаеклы, рәхәтләнеп яшим туган авылымда, — ди 28 яшьлек Артур Назыров. — Өр-яңа техникага утырттылар. Быел гына алынган “Хозяин” җайланмасы белән малларга азык та­ратам. Чәчү вакытында шушы көн­нәрдә генә кайткан яңа “МТЗ-1221”ны миңа тапшырачаклар. Ә урак чорында, елдагыча, “Дон-1500” комбайнында эшләячәкмен.
Артур быел комбайн штурвалы артында 12нче игенчелек сезонын каршы алачак икән.
— Кәләшем Альбина да — авыл кызы. Туйдан соң аның йөзендә туган хуҗалыгым тагын бер уңган эшчегә артырга тиеш, -— дип елмайды механизатор.
з хәбәрчесе.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»