Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Герой”да бар да иң югары дәрәҗәдә!

13.04: “Герой”да бар да иң югары дәрәҗәдә!

“Герой” хуҗалыгы җитәкчесе Фәргать Ваһапов.Заманча карашлы, булдыклы рәис Фәргать Ваһапов җитәкчелегендә хуҗалык ун ел эчендә республика күләмендә әйдәүчеләр сафына чыкты.

Дөресен әйтергә кирәк, егерме елга якын журналистлык эшчәнлегем чорында республиканың күпме районнарын аркылы-буй йөреп чыксам да, моңа кадәр бу дәрәҗәдә үсешкән хуҗалыкта булырга туры килмәде. Чакмагыш районының “Герой” колхозы-авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында безгә чыннан да күрмәгәнне күрсәттеләр!


Гадәт буенча сүзне колхоз-кооперативның төп эшчәнлек юнәлешләре һәм җитештерү куәтләре турындагы сораулардан башладым һәм рәис, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, фән кандидаты Фәргать Ваһаповның җавапларыннан үзебезнең гадәти генә хуҗалыкта түгел икәнебезне аңладым.
Тайняш, Әхмәт, Иске Балак, Каран, Сарайгыр авылларын берләштерүче хуҗалыкның җир мәйданнары гына да 9 мең гектардан артык. Шуның 6391 гектарын чәчүлекләр тәшкил итә. Аерым алганда, көздән уҗым­нар 682 гектарда чәчеп калдырылса, язын 1288 гектарда — арпа, 1159 гектарда — бодай, 210 гектарда — соя, 134 гектарда — карабодай, 370 гектарда — ашлыкка һәм 828 гектарда силоска кукуруз чәчү каралган. Күпьеллык үләннәр — 1665, берьеллыклары — 307 гектарны биләячәк. Янә дә 33 гектар парга калдырыла. Иң мөһиме бу түгел. Биредә елның-елында нинди табигать шартларында да бөртеклеләрдән гектарыннан 50 центнерга кадәр уңыш үстереп алу гадәткә кергән. Мәсәлән, былтыр уҗым бодае гектарыннан 47 центнер уңыш белән сөендерсә, арыш басулары — 35-36, арпа культурасы — 30-32 центнер төшем биргән. Урынлы сорау туа: “Герой” хуҗалыгының игенчелектә шушы рәвешле югары уңышка ирешү сере нидә?
— Хезмәт тәртибендә һәм аграр технологияләрнең төгәл үтәлүендә, — диде кыска гына итеп Фәргать Фәрит улы. Берен­чедән, Фәргать Ваһапов хуҗа­лыкны җитәкләгән соңгы ун елда биредә барлык басуларны да диярлек көздән туңга сөрү гадәткә кергән. Моның өчен колхоз-кооперативта техник мөм­кинлекләр дә, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Мәсәлән, быел гына хуҗалыкка 100 миллион сумлык техника кайтарылган. Икенчедән, монда һәр басу ашлама рәвешендә җитәрлек күләмдә сый ала. Быел да ул әле кыш айларында ук артыгы белән туплап куелган. Өченчедән, “Герой” хуҗа­лы­гында фәкать сыйфатлы, югары репродукцияле орлык белән генә эш итәләр. Ә инде оеткысы нинди, катыгы шундый дигәндәй, яхшы орлык бервакытта да алдатмый. Һәм, дүртенчедән, бәлки монысы иң мөһимедер дә, хуҗалыкта ныклы хезмәт тәртибе булдырылган, һәр аграр технология төгәл үтәлә. Хезмәт­кәрләрнең һәркайсына тәгаен бурыч йөкләтелгән, аны вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгу таләбе куелган һәм, дистә ел тәҗрибәсе күрсәтүенчә, әлеге хуҗалык базасында бу система барлык тармакларда да төгәл эшли. Шунлыктан без килгән көнне хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча район семинары да нәкъ “Герой” колхоз-кооперативы базасында очраклы гына үткәрелмәде. Биредәге уңыш-казанышлар белән танышып, мөһим кампаниягә бәйле бурыч-максатлар билгелән­гәннән соң, район җитәкчелеге “Герой “ колхоз-кооперативындагы алдынгы тәҗрибәне башкаларга да үрнәк итеп куйды.
— Хуҗалыкта шушы рә­вешле төгәл эшләүче система булдырганга кадәр байтак алдынгы, шул исәптән чит илләр тәҗри­бәсе белән танышып, аларны үзебезнең җирлектә эшкә кушарга туры килде. Бүген дә алдынгы дөнья казанышлары бе­лән танышуга һәм аларны үзебездә файдалануга кертүгә зур игътибар бирәм. Бер генә мисал. 2006 елда мин хуҗа­лыкны кабул итеп алганда биредә хезмәт тәртибе, йомшак итеп әйткәндә, болай түгел иде. Тәүге атнада күзәтәм, өч тракторчы “Алтай”да көндезге 12 тул­ганда чак басуга, салам тарттырырга китәләр дә, бер рейс эшләп, дүрткә кайтып туктыйлар. Шуның белән — вәссәләм. Боларны җыеп алып, шундый эшлекле тәкъдим керттем: беренче рейс өчен – 20 сум, икенче эскерткә — 40 сум, өченчесенә — 60 сум һәм шул тәртиптә көн дәвамында башкарылган эш күләменнән чыгып, кичен үк кулакча белән исәп-хисап ясаячакмын. Тәүдә, дөре­сен әйтергә кирәк, ышанмадылар. Шулай да икенче көнне өчесе бер тракторда өч рейс ясадылар. Кичен вәгъдә иткәнчә, хезмәтләре өчен кулакча белән түләдем. Бәй, иртәгәсен карыйм, болар һәр­кайсы аерым тракторларда эскерт тарттырырга чык­кан. Бак­саң, эшкә стимул бул­ганда, эскерт тарттыручы яр­­дәмчесенә дә, аркан тотып торучыга да ихтыяҗ юк икән. Боларны тракторчы үзе дә башкара ала, азактан акчаны да бүлешәсе юк. Бу көнне трактор­чыларның һәр­кайсы дүртәр рейс ясады һәм шул рәвешле атна дәвамында хуҗалык басуларында бер генә эскерт тә калмады.
Арытаба инде әлеге систе­маның нәтиҗәле булуын күреп, аны хуҗалык эшендәге барлык тармакларга да керттем, — дип юл башы белән таныштырды Фәргать Фәрит улы.
Хәер, моңа кадәр бригадир, зоотехник, аннары авыл хакимияте башлыгы вазыйфаларында халык белән эштә зур хезмәт чыныгуы үткән, тәҗрибә туплаган Фәргать Ваһапов аңламый­мы соң югары нәтиҗәләргә фә­кать кешене эшкә дәртләндерү, аңа тиешенчә түләү һәм социаль яклау аша гына ирешеп булганны?! Һәм шундый хезмәт тәр­тибен хуҗалыкта төп эш нигезе итеп алып, чыннан да, ялгышмый. Әлбәттә, тәүге чорда хуҗа-лыкны күтәрү, хезмәткә лаеклы түләү өчен кредитлар алырга да, бурычка керергә дә туры килә. Әмма ахыр чиктә хуҗалык үсешенә, хезмәткәрләргә салынган һәр сум икеләтә, өчләтә, унлата, йөзләтә керем һәм табыш булып кайта. Шул рәвешле “Герой” колхоз-кооперативы 10 ел эчендә Чакмагыш районында гына түгел, республика күлә­мендә һәм, әйтергә ярыйдыр, илкүләм дәрәҗәдә дә иң куәтле, көчле хуҗа­лык­лар­ның берсенә әверелде.

Инга Һилаҗева һәм Рәмзия Хәмитова әзерләгән ашлар телеңне йотарлык.Инга Һилаҗева һәм Рәмзия Хәмитова әзерләгән ашлар телеңне йотарлык.Бу җәһәттән, “Герой” колхоз-кооперативының игенчелектәге уңыш-казанышлары турында югарыда бәян иткән идек инде. Терлекчелектә продукция алу күрсәткечләре буенча исә ул республикада тәүге урыннарны били. Берничә генә сан. Бүгенге көндә хуҗалыкның дүрт авылда урнашкан фермаларында 2800 баш сыер малы, шул исәптән 1100 баш савым сыеры асрала. Узган елда һәр сыердан уртача 8025 литр сөт савып алынган. Башкача әйткәндә, “Герой” колхоз-кооперативы бүген көн саен 700 мең сумлык, аена 21 миллион сумлык сөт сата. Әлеге уңышка тәү чиратта малларның комплекслы ашатылуы, фермаларда шартларның Европа стандартларына җавап бирүе, токымчылык эше иң югары дәрә­җәдә куелуы һәм әлбәттә, әлеге дә баягы ныклы хезмәт тәртибе нәтиҗәсендә ирешелүе хакында язып тору кирәкмидер. Бер нәр­сә үзенчәлекле, мәсьә­ләгә алдынгы карашлы җитәкче буларак кына түгел, гыйльми күз­лек­тән дә килеп эшләүче Фәр­гать Ваһапов билгеләвенчә, хуҗалыкның әле булган куәт­ләреннән чыгып, биредә савым сыерлары санын 3 мең башка кадәр җиткерү мөмкинлеге бар.
— Европа стандартларына ярашлы, бер гектар җир исәбенә бер сыер асрарга мөмкин. Бездә исә җирләр 9 мең гектардан артып китә. Димәк, маллар санын бермә-бер арттыру өчен бөтен шартлар бар. Һәм без шуңа омтылабыз да. Булган җирләрне нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, — ди бу уңайдан Фәргать Фәрит улы.

Хуҗалык кибетендә ягымлы сатучылар Әлфия Гафиятуллина  һәм Зинфера Исламова һәркемне ачык йөз белән каршы ала.Хуҗалык кибетендә ягымлы сатучылар Әлфия Гафиятуллина һәм Зинфера Исламова һәркемне ачык йөз белән каршы ала.Әйткәндәй, бүген “Герой” колхоз-кооперативында бу юнә­лештә чыннан да максатлы эш алып барыла. Аерым алганда, бер үк вакытта өч ферма төзе­лә. Чөнки авыл хуҗалыгын энәсеннән җебенә кадәр белгән рәис белдерүенчә, мәхлуклар мотлак иркен шартларда тотылырга тиеш.
— Сөтнең 70 проценты сыер ашаганнан соң, иркендә күшәп торган вакытта җыела. Әлбәттә, моңа өстәп, мал яхшы тукландырылырга һәм савылырга тиеш. Шуңа да яңа ферма биналары төзүгә һәм аларны иркен итеп төзүгә зур игътибар бирә­без, — ди Фәргать Ваһапов.
Икенчедән, монда сыерлар да чын мәгънәсендә көтүләрне арттыру өчен эшли. Әйтик, бер­ничә ел элек сыерлардан 46 процент — тана, 54 процент үгез бозау алынса, токымчылык эшен тиешле дәрәҗәгә кую нәтиҗәсендә, хәзер биредә алынучы тана бозаулар күрсәткече 90 процентка җиткән. Алар үстерелеп, төп көтүлекне тулыландыра, шул рәвешле сыерлар саны, димәк, продукция җитеш­терү дә елдан-ел арта бара. Шулай икән, якын елларда “Герой” колхоз-кооперативында савым сыерлары санын өч мең башка җиткерү дә буй җитмәс­лек үр түгел кебек.
Менә шулай игенчелектә дә, терлекчелектә дә югары максатлар билгеләп, аларга системалы рәвештә анык адымнар белән атлый һәм яңадан-яңа үрләр яулый бүген 155 кешене берләштерүче “Герой” хуҗалы-гының тырыш хезмәт коллективы. Әйткәндәй, ун ел элек би-редә акчалата хезмәт хакы алу сирәк күренеш булса, бүген ул хуҗалык буенча уртача 25908 сумга җиткән. Әлбәттә. хезмә­т­кәрләр алдындагы социаль йөкләмәләр дә тулысынча үтәлә. Моннан тыш, “Герой” колхоз-кооперативында ел саен ике хезмәткәр гаиләсенә йорт салып бирү дә күркәм гадәткә кергән. Йорт өчен гаилә ун ел дәвамында хуҗалыкта намуслы хезмәт белән түли дияргә дә була, аларның эш хакыннан бик аз сумма гына тотып калына.
Социаль җаваплылык дигән­нән, хуҗалык авыл биләмәсе өчен төп салым базасы гына түгел, эш белән дә, аш белән дә тәэмин итүче, барлык социаль объектларны карап, тәр­типтә тотучы терәк-таяныч та булып тора. Күптән түгел исә хуҗалык Тайняш авылында “Һәдия” мәчете күтәргән, шул рәвешле авыл өстендә иман нуры балкыткан. Әйткәндәй, мәчетнең барлык чыгымнарын да, имам-ахунга хезмәт хакын да хуҗалык үзе түли.
Узган елның декабрендә исә хуҗалык авыл уртасында мәһа­бәт бинада “Дуслык” кибет-аш­ха­нәсен ачкан. Хәзер колхозчылар биредә чын ресторан шартларында туклана, шушында ук үз кибетләрендә базардагыдан күпкә очсызрак хакка үзләрендә җитештерелгән ит ризыкларын, башка продукция сатып алырга да мөмкин. Тайняшлылар һәм якын-тирә авыллар халкы хәзер туй мәҗлес­ләрен дә шушында гына үткәрә.
Бер сүз белән, “Герой” хуҗа­лыгындагы хезмәт батырлыкларына да, биредәге эшләү һәм яшәү рәвешенә дә, ныклы тәр­типкә, халыкның җитеш тормышына да берчә сокланып, берчә сөе-неп кайттык. Күзләр генә тимә­сен! Бер нәрсә хак: ун ел элек хуҗалык йөген булдыклы җи-тәкче Фәргать Ваһаповка ышанып тапшырып, район хакимияте дә, урындагы халык та чиксез откан. Бу җәһәттән Фәр­гать Фәрит улы җитәкче­легендә “Герой” хуҗалыгына алдагы чорда тагын да югарырак хезмәт батырлыклары белән районда, рес­публикада һәм илдә танылу яуларга, “Герой” данын һәрва­кыт югары тотарга язсын, дигән изге теләктә калыйк!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үрчем әйбәт булсын өчен...
Сегодня, 11:10 :: Авыл хуҗалыгы
Үрчем әйбәт булсын өчен...
Сарыкларның җанын кем кыя?
24-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»