Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авылны “кооперация” коткарырмы?

13.04: Авылны “кооперация” коткарырмы?

Авылны “кооперация” коткарырмы?Чит төбәкләргә йөреп эшләүчеләр саны 130 мең кешегә җитә. Сәбәбе нәрсәдә?

Узган атна да республиканың социаль-икътисади үсеше белән бәйле мөһим вакыйгаларга бай булды. Шуларның икесе турыдан-туры авыл проблемаларына, кече малтабарлыкны, продукция җитештерүчеләр арасында кооперацияне үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендә катнашты. Анда ул икътисадны, инвестицион эшчәнлекке үстерү юнәлешендә яңа бурычлар билгеләде. Рөстәм Зәки улы яңа эш урыннары булдыруда, бигрәк тә авыл җирендә кече малтабарлыкны үстерүдә мөмкинлекләрне нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәклеген ассызыклады. “Бу өлкәдә аеруча авыл җирендә хәл кискен тора. Анда 1,5 миллионнан күбрәк кеше яши. Һәм эш урыннары булдыруда анда проблема гаять зур. Шулай булуга карамастан, бүген безнең авылда яңа эш урыннары булдыру буенча анык кына сәясәтебез юк...”, диде республика Башлыгы коллегия утырышында.


Икенче чарада – Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы үткәргән киңәш­мәдә — Рөстәм Зәки улы атап үткән проблемаларның чишелеше бер­никадәр чагылыш тапты. Ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов рәислегендә узган чарада республикада авыл хуҗалыгы җитештерү-тәэмин итү һәм кредит кулланучылар кооперативларын оештыруны тизләтү мәсьәләләре каралды. Эш шунда: республика Башлыгы авылда эшсезлекне киметүдә кече малтабарлыкны үстерү, алар җитеш­тергәнне сатудагы каршылыкларны бетерү бурычын билгеләсә, авыл хуҗалыгы бу проблеманы хәл итүдә коопе­рацияне үстерүне төп юнә­леш­ләрнең берсе буларак карый. Әл­бәттә, Рөстәм Зәки улының югарыда телгә алынган утырышта: “Республика авылларыннан 120-130 мең кеше башка төбәкләргә йөреп эшли. Ә без авылдагы бүгенге икътисади хәл-шартларда боларны белә торып та канәгать йөз күрсәтүне дәвам итәбез”, — дип белдерүе проблеманы яңа биеклеккә күтәрде.
Аграр җитештерүне социаль яктан якланган авылдан башка күз алдына китереп булмый. Кайчан­дыр, яшьләрне авылда калдыру өчен мәдәният учагы, кибет һәм яхшы юллар, аннары шәһәр­некеннән ким булмаган хезмәт хакы кирәк, дип уйлыйлар иде. Алары да хәл ителеп бара. Ә ни өчен соң ул чагында авылдан йөзләрчә мең кеше башка төбәкләргә йөреп хезмәт салырга мәҗбүр? Республика Башлыгы моның чишелешен авылда яңа икътисади модель барлыкка китерүдә күрә. Дөрестән дә, халыкны эшле итү, крестьян җи­тештергәнне аның үзенә файда китерерлек итеп сатуны оештыру, гомумән, авыл территорияләрен, аларның үзаллылыгын, урындагы бюджетны үстерү, беренче чиратта, эчке сәүдә базарын экологик яктан чиста ит-сөт продукцияләре, яшелчә белән тәэмин итүдә чын мәгънә­сендә “Башкортстан НЭПы” булыр иде.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»