Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңыш язмышы — яшь механизаторлар кулында

20.04: Уңыш язмышы — яшь механизаторлар кулында

Хуҗалык җитәкчесе Геннадий Баймурзин һәм районның  баш агрономы Ринат Хазетдинов.Хуҗалык җитәкчесе Геннадий Баймурзин һәм районның баш агрономы Ринат Хазетдинов.Шәхси ихаталардагы 20дән артык трактор да басуда ярдәм итәргә әзер.

Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча район семинарын быел “Мир” кооперативында үткәрделәр. Җитди чараның биредә уздырылуы очраклы түгел. Техниканы беренчеләрдән булып ремонтладылар. Чәчү агрегатлары әзерлек сызыгында. Ягулык-майлау материалларын туплауда да алар оешканрак булып чыкты. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Ринат Хазетдинов сүзләренә караганда, аграр предприятие орлыкчылыкка зур игътибар бирә. Быел, мәсәлән, солы культурасы йөз проценты белән элита тәшкил итәчәк.


Хуҗалыкның төп техникасы Музяк авылындагы МТСта тупланган. Буяу исе дә кибеп өлгермәгән тракторлар, чәчү агрегатлары завод линиясеннән төшкән диярсең. Эш хаклары ремонтланган техни­каның ни дәрәҗәдә ватыл­мыйча эшләвенә бәйле булгач, механи­заторларның җаваплылыгы арткан.
— Баш агроном белән мин генә пенсия яшендәбез, хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача яше 40тан артмый, — ди кооператив рәисе Геннадий Баймурзин. —Терлекчеләрне дә күз уңында тотып әйтәм. Әллә Себер якларында да түләми башладылар, соңгы вакытта “зур акча” эзләп читкә китүчеләр туктады бит. Авылда да хәзер 15-17 мең сумнан калмыйлар. Се­бердән ай аралаш эшләп, 40 мең сум белән кайтучыларга караганда, бүген авылда үз йортында гаиләсе белән яшәп дөнья көткәннәр бәхетлерәк түгелмени? Бездә менә нәкъ шундый егетләр күп, басуга алар чыгачак.
Геннадий Ямурзинович биредә озак еллар рәис булып эшли. Һәр ихатаның ничек яшәвен, эшчеләрнең хәтта ничегрәк тын алышын да тоя, диләр аның турында. Башкача булмый да торгандыр, чөнки алты авыл халкын эшле-ашлы итү белән беррәттән, җитәкчегә авылның социаль тормышы белән дә хәбәрдар булырга, кайчак ярдәм итәргә кирәк. Авылда да хөрмәт — абруе зур. Җитәкче, язгы кыр эшләре проблемалары белән кызыксынгач, бер серен дә чишеп салды. “Башкалар техника җитми дип борчылганда, бу мәсьәләдә минем җаным тыныч. Авыл ихаталарында егермегә якын трактор бар. Әйт кенә, чәчүгә дә чыгалар, салам җыюда да ярдәм итәләр”, — ди ул крестьян ихаталары байлыгына куанып.
“Мир” кооперативы соңгы өч елда 12 миллион сумлык техника сатып алган. Бу — куәтләр кимендә 7-8 яңа трактор, башка авыл хуҗалыгы инвентаре белән тулыланды дигән сүз. Әле “Агратор” дип аталган чәчү агрегаты сатып алганнар. Тирә-якта алай мактана алмыйлар. Комплекс 1,2 миллион сум тора. Әйткәндәй, чәчүгә дүрт агрегат әзерләнгән. Һава шартлары бозылып һәм агротехник таләпләргә зыян килмәсә, хуҗалык басу эшләрен төнге сменада да дәвам итмәкче.
— “Мир” — районда уҗым культураларын да күп чәчүчеләрнең берсе, — ди Ринат Хазетдинов. — Узган көздән 800 гектарда чәчелде. Арыш уңышы яхшы кышлады. Минераль ашламаны да гектарына 30ар килограммнан ким кертмиләр. Быел җитәрлек күләмдә туплап куйдылар.
Геннадий Ямурзинович алдагы уңыш язмышы өчен борчыла. Язның бераз соңгарак калуы май-июнь айларында яшь уҗым культуралары үсешенә зыян китермәсме, дигән сорау тынгы бирми. Чөнки, хуҗалык ихтыяҗ­лары белән бергә, алты авылда яшәүче 262 пайчыга да үз өлешләрен бирергә кирәк. Җитәкченең бор­чылуы да өметләр, ышанычлар белән бәйле.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»