Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Таралып... аякка бастылар

22.04: Таралып... аякка бастылар

Таралып...  аякка бастылар“Әйт, авылым” сәхифәсендә, төрле сәбәпләр белән таралып, еллар үткәч кабат күмәк көч белән күтәрелгән хуҗалыклар турында ешрак язарга тырышабыз. Байтак еллар элек колхозлар икътисадын тагын да ныграк күтәрү максаты белән инвесторлар җәлеп ителә башлаган иде. Кызганычка каршы, аларның күбесе үз кесәсе өчен генә эшләде. Инвесторлар игелеген тойган авыллар бармак белән генә санарлык.
Стәрлебаш районының “Заря” җәмгыяте белән танышканда туды бу уйлар. Фермасы да бар иде. Ит-сөт җитештерүдә районда мактаулылар исемлегендә булдылар. Ул вакытта хуҗалык Салават исемен йөртә иде. 2012 елда аны банкротка чыгардылар. Бер техникасыз торып калдылар...
Язгы чәчү якынлашканда “Заря”ның бүгенге хәле белән танышкач, күңелдә яхшы тәэссоратлар калды.


Хуҗалык башлыгы Гафур Корбангалиевны байтак еллар беләм. Бүген иң тотрыклылардан саналган Ленин исемендәге кооперативны да озак еллар җитәкләде ул. Салават исемендәге аграр предприятие таралгач, югалтканнарны тергезү өчен Гафур Мөхәммәтвәли улына мөрәҗәгать итәләр. Риза була. Чәчүгә төшәргә берни­чә ай калганда техника, басу агрегатлары булмауга карамастан, төшенкелеккә бирелми. Келәтләр, фермалар да буш, әмма урындагы халык­ның ышанычы бу проблемаларны икенче планга куя.
— Зарлансаң-зарланма­саң да эшләргә, чәчәргә кирәк иде, — дип хәтерли Гафур Мөхәммәтвәли улы. — Дөрес, әле дә терлекчелекне аякка бастыра алмыйбыз. Башта җирләрне эшкәртергә, ныклы азык запасы тупларга кирәк иде. Бүгенге шартларда һәммәсе дә җирләрне нәтиҗәле файдалануга бәй­ле. Яңа исем белән хуҗалыкта бишенче язны каршы алабыз, максат-омтылышларыбыз да елдан-ел ышанычлырак.
“Заря” җәмгыяте Ибракай, Мәкъсүт һәм Мортаза авылларын берләштерә. Биредә халык гомер бакый мал асрап дөнья көткән. Шуңа күрә дә җитәкче эшчеләргә ашлыкны арзанрак бәягә бирү ягында. Узган ел тегермән кора башлаганнар. Монысы хуҗалык өчен дә, крестьян ихаталарына да кирәк. Биредә җирләр уңдырышлы. Авыл халкын эшле итү максатында яшелчәчелекне үстерүгә, шикәр чөгендере игүгә тотынмакчылар.
Аграр хуҗалыкның 5,5 мең гектар сөренте җире бар. Шуның 3,5 мең гектарында бөртеклеләр чәчеләчәк. Меңнән артык пайчы, үз өлешләрен “Заря”га тапшырган.
Бу көннәрдә авыл эшчән­нәре түземсезлек белән чәчү кампаниясе башланганны көтә. Әйтергә кирәк, берничә ел элек кенә бер тракторы да булмаган хуҗалыкта күптән түгел район семинары үткәрделәр.
— Без “Заря”ның шулай тиз генә тернәкләнеп китә­ренә ышанмаган да идек, — диде район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров. — Гафур Мөхәммәтвәли улы хуҗалык таралудан күңеле төшкән халыкны уятып кына калмады, җитди бурычлар куеп, иртәгәсе көнгә ышаныч та тудырды. Бүген 200 йортлы 60тан күбрәк кеше хуҗа­лыкта эшли. Яңа эш урыннары да булачак. Халык, инвестор кирәкми, авылны үзебез күтәрәбез, ди. Бу бик тә куандыра.
Машина-трактор паркында 20гә якын төрле маркадагы техника әзерлек сызыгында. “К-700”ләр генә бишәү. Башкалар читтән механизатор эзләгәндә, биредә тракторчылар саны басуда эшне ике сменада оештырырга җитә­чәк. Биш берәмлек модульле чәчү комплексы сатып алу җитештерүчәнлекне бермә-бер арттырачак. Рәис ремонт эшләрендә зур тырышлык салган Марат Салихов, Юнир Галиев һәм Рәлиф Назыйровны мактап телгә алды.
— Ягулык җитәчәк. Минераль ашламаны һәр гектарга 80шәр килограмм исәбеннән кертәчәкбез. Аның 230 тоннасын алып кайттык, алдагы атнага бу эш төгәлләнәчәк. Хәзер һәммәсе дә үзебездән торачак, — ди Гафур Корбангалиев.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфада – сабан бәйгесе...
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уфада – сабан бәйгесе...
...Иглиндә – Сабан туе!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
...Иглиндә – Сабан туе!
Гөрләп торды  Өсән буйлары
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Гөрләп торды Өсән буйлары
Үрчем әйбәт булсын өчен...
Вчера, 11:10 :: Авыл хуҗалыгы
Үрчем әйбәт булсын өчен...
Сарыкларның җанын кем кыя?
24-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»