Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иттән — сөткә

27.04: Иттән — сөткә

Алдынгы терлекчеләр Рәсим Рәхмәтуллин  һәм Венера Мөхәммәтҗанова.Алдынгы терлекчеләр Рәсим Рәхмәтуллин һәм Венера Мөхәммәтҗанова.Эшчәнлек юнәлешен үзгәртү “Сираҗетдинов И. Г.” фермер хуҗалыгы мисалында сизелерлек икътисади нәтиҗәлелек белән билгеләнгән.

Федоровка районының данлыклы фермеры Гайса Сираҗетдинов 1993 елда оештырган хуҗалык 2014 елга кадәр итчелек юнәлешендә махсуслашты һәм һәрдаим күркәм нәтиҗәләргә ирешеп килде. Әмма базар кануннары аның эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертә, һәм әтисенең вафатыннан соң хуҗалык йөген үз кулларына алган Илнур Гайса улы, эш юнәлешен тулысынча сөтчелеккә “бора”.


— Хуҗалык эшчәнлеген сөтчелек юнәлешенә үзгәртү мәрхүм әтием фатыйхасы белән башкарылды. Шушы юнә­лештә ул бик күп эш башкарырга өл­гер­де, әмма гомере генә вакытсыз өзелде... Шул рәвешле ул башлаган эшне ахырына җиткерү, үстерү миңа калды...
Дөресен әйтергә кирәк, бүген сөтчелек белән шөгыльләнү отыш­лырак. Без моны тәүге эш нәтиҗәләрендә үк күрәбез, — ди “Сираҗетдинов И. Г.” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Гайса улы.
Ә эш болай башлана. 2014 елның көзендә Илнур Сираҗет­динов әлегә кадәр хуҗалыкта бул­ган 200 баш сыер малын токымлы савым сыерлары белән алыштыра. Бүген биредә 60 баш савым сыеры һәм 30 баш тана бозаулар асрала. Киләчәккә ка­рап эш итүче фермер алар исәбенә төп көтүлекне тулыландыру һәм савым сыерлары санын бермә-бер арттыру максаты куеп эшли. Үгез бозаулар исә тугач та урындагы халыкка сатыла һәм хуҗалык казнасына шулай ук сизелерлек керем китерә.

Илнур Сираҗетдинов.Хәер, фермер хуҗалыгында инде бү­­ген үк тәүлеклек савым бер тоннага якын­лашкан. Кыш айларында да ул 750-900 литрдан ким булмаган.
— Сөтне аны ташуга махсуслаштырылган УАЗ машинасында көн саен Федоровка сөт заводына илтәбез. Литрын ярыйсы ук югары хакка, 23 сум белән алалар. Ни өчен дигәндә, бездә сыйфатлы сөт җитештерелә, барлык техно­логия­ләр дә төгәл саклана. Фермада заманча саву аппаратлары, суыткыч урнаштырылган. Икенче фермада исә җәйге савым урыны җиһазландырдык. Гомумән, әлегә ирешел­гәннәрне без сөтчелек юнәлешендә олы юлның башы итеп кенә карыйбыз, — ди шул исәптән токымлы мал сатып алуга грантка да исәп тотучы Илнур Сираҗет­динов.
Ә фермер хуҗалыгы тагын да зуррак җитештерү куәтләренә чыгу өчен биредә, чыннан да бөтен мөмкинлекләр бар. Беренчедән, алдынгы терлекчеләр Рә­сим Рәхмәтуллин, Венера Мөхәммәт­җанова, Фәнис Мөҗәммәтҗанов кебек дистәгә якын фидакарьне берләштергән бердәм, тырыш коллектив тупланган. Икенчедән, куәт­ләрен арттыру өчен фермерның җир мәйданнары да, аларны эшкәртергә техникасы да җитәрлек. Ике “Беларус”, бер ДТ тракторы, ЗИЛ һәм ГАЗ машиналары, сабан-тырмалар, чәчү, җир эшкәртү агрегатлары һәрвакыт төзек һәм әзерлек сызыгында булса, уңган фермер 537 гектар җир мәйданнарының яртысында инде көздән үк чәчүне башкарып куйган. Шул рәвешле язын 250 гектарда гына чәчәсе калган.
— Язгы чәчүне вакытында оешкан төстә үткәрү өчен орлык та, ягулык-майлау материаллары да, ашлама да, техника да җитәрлек. Көн генә булсын. Гомумән, безнең комбайн гына юк, чөнки аңа ихтыяҗ юк — 500 гектардан уңышны урып-җыю өчен комбайнны читтән яллау отышлырак, — ди бу уңайдан Илнур Гайса улы.
...2016 ел нәтиҗәләре буенча “Сира­җетдинов И. Г.” фермер хуҗалыгы Башкортстан Авыл хуҗалыгы министр­лы­гының Мактау грамотасы белән бүләк­лән­де. Әлеге мәртәбәле бүләк аның җитәкчесе Илнур Сираҗетдиновка быел гыйнварда узган Федоровка районы халык хуҗалыгы алдынгылары тантанасында тапшырылды. Хуҗалыкның алга анык бурыч-максатлар куеп, кыю адымнар белән атлавын күз уңында тотканда, аның эшчәнлеген бәһалаучы мондый мәртәбәле бүләкләр киләчәктә дә, һичшиксез, күп булыр, дигән изге теләктә калыйк. Илнең, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы сездәй уңганнарга йөз тота!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Атлар җитез,  кырлар тигез
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер
Борайлылар сынатмый!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Борайлылар сынатмый!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»