Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иртә чәчкән – откан

27.04: Иртә чәчкән – откан

Тәҗрибәле игенче Азат Шәбәнгалиев.Илфат Әхмәтшин хуҗалыгында кыр эшләре шушы кагыйдәдән чыгып алып барыла.

Язгы басу эшләренә әзерлекнең зур гына чыгымнар да таләп итүе аңлашыладыр. Техника паркын тулыландыру, искергән агрегатларны сафка бастыру өчен запас частьлар алу, сыйфатлы орлык туплау – һәммәсе өчен акча кирәк. Монда инде банктан кредит алмыйча мөмкин түгел. Белүебезчә, әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерү максатында, Русиядә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 5 процентлы кредит бирү тәртибе кертелде. Әмма аны алу өчен күп кенә бюрократик киртәләрне үтәргә кирәк. Алар арасында иң җитдие – хуҗалыкның төрле дәрәҗәдәге салымнар буенча бурычы булмаска тиеш. Благовар районында әлеге таләпкә крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Илфат Әхмәтшин хуҗалыгы гына җавап бирә булып чыкты.


 Механизаторлар Венер һәм  Хәтмулла Әхмәтшиннар, Илшат Каспранов. Механизаторлар Венер һәм Хәтмулла Әхмәтшиннар, Илшат Каспранов.Иксез-чиксез мәшәкатьләр белән алган кредит акчасын булдыклы фермер тиз арада әйләнешкә кертеп, яңа культиватор сатып алган.
— Хуҗалыкта язгы кыр эшләрен башкару белән бергә, үстерелгәнне җыеп алу өчен һәммә техника бар, культиватор гына җитми иде, — ди бу уңайдан Илфат Фәвил улы. — Хәзер мәсьәлә хәл ителде, быелгы басу эшләренә, чын мәгънәсендә, тулы әзерлектә чыктык.
Әйткәндәй, Әхмәтшин крестьян-фермер хуҗалыгы аграр тармакны үстерүгә юнәлтелгән дәүләт, шулай ук республика программаларында даими катнашып, алардагы ташламалы шартларны нәти­җәле файдаланып килә. Атап әйткәндә, заманча авыл хуҗа­лыгы машиналарыннан К-744 тракторы, чәчү комплексы, химик утау агрегатлары нәкъ шундый ысул белән алынган. Алар кыр эшләрен, шул исәп­тән уңыш җыюны да тулысынча хуҗалык техникасы белән генә алып бару мөмкин­леге бирә.
Язгы чәчүгә исә төрле маркадагы чылбырлы ике һәм көп­чәкле 5 трактор җәлеп ителгән. Сөренте мәйдан 1100 гектар тәшкил итә, алар, нигез­дә, эшкәртүгә алынган пай җирләре. 2004 елда фермер хуҗалыгы оештырган Илфат Әхмәтшин үзен җир кадерен белүче хуҗа итеп танытты. Үткән елда, мәсәлән, бөртек­леләрнең һәр гектарыннан 27шәр центнер уңыш алынган. Монысы инде заманча техно­логияләргә өстенлек бирү, аларны төгәл үтәү нәтиҗәсе. Быелгы кыр эшләре барышында да сыналган алымнардан тайпылмыйлар. Агротехник чараларның һәммәсе төгәл үтәлә. Һәр гектарга 150 килограмм исәбеннән минерал ашлама тупланган. Әйткәндәй, техник культуралар чәчеләсе басуларга ашлама көздән үк кертелгән.
Чәчүлекләр структурасында өстенлекне бодай, солы, арпа алып тора. Уҗым бодае­ның сыналган сортлары көздән чәчеп калдырылган, чәчүлек­ләр әйбәт кышлаган. Бу урында шуны билгеләп үтик: Әхмәтшин хуҗалыгында икенче төп тармак булып кошчылык санала. Ул тулысы бе­лән яшь кош үрчеме чыгаруга махсуслашкан. Әлеге максатта ана кошлардан — 7 мең каз, 2,5 мең баш мускус үрдәге асрала. Йомыркалар инкубаторларга куелган, быел 50 мең каз, 20 мең тирәсе үрдәк бәбкәсе чыгарып, халыкка сатмакчылар. Бер үк вакытта аларны үстереп сату да оештырылган. Шуңа да басучы­лыкның тулысы белән әлеге тармак их­тыяҗ­­ларына эшләве табигый. Кошларга тәгаенлән­гән катнашазыкны хуҗалыкның үзендә җитештерүне җайга салып нык отканнар биредә. Чимал сыйфатында хуҗалыкта игелүче майлы культуралар кулланыла.
Әйткәндәй, Әхмәтшин ху­җа­лыгында Благовар төбәген­дә беренчеләрдән булып аксымга бай культура – нут үстерә башладылар. Хәзер бу өлкәдә биш еллык тәҗри­бә­ләре бар. Үткән елда нут 90 гектарда игелеп, һәр гектары 20 центнер уңыш биргән, 50 гектардагы люпиннан тө­шем 15әр центнер тәшкил иткән. Быел техник культу­раларның мәйданнары арттырылып, аларны барлыгы 200 гектарда игү күздә тотыла.
Һава торышына бәйле, хуҗалыкта быел кыр эшләре былтыргыдан шактый соңга калып башланды. Шуны исәпкә алып, эш тәүлек әйләнәсенә диярлек алып барыла. Хуҗа­ның бөтен ышанычы — дүрт механизаторда. Алар элегрәк биредәге “Октябрь” колхозында бай тәҗрибә туплаган. Азат Шәбәнгалиевның, мәсәлән, бу өлкәдә хезмәт стажы 30 елдан артык. Ике Әхмәтшин — Венер белән Хәтмулла да җир эшендә тәҗрибәле белгечләр. Яшь механизатор Илшат Каспранов исә һөнәр серләренә алардан өйрәнә.
Хуҗалыкның үзәге Түреш­та­мак авылында булса да, җирләрнең зур гына өлеше биредән читтә урнашкан. Техниканы бер басудан икенче­сенә күчерү байтак вакытны ала. Шуңа карамастан, агрегатлар җитештерүчәнле эшлә­телә, иртә чәчкәннең отышта булачагын биредә яхшы беләләр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Восход”та таң иртә ата
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
“Восход”та таң иртә ата
Атлар җитез,  кырлар тигез
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»