Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дүртөйлелеләр чәчүгә төште

29.04: Дүртөйлелеләр чәчүгә төште

Дүртөйлелеләр  чәчүгә төштеРайон аграрийлары алдында бу эшне 39 мең гектарда башкару бурычы тора.

– Быел район игенчеләре алдында 39 мең гектарда чәчү эшләрен башкару бурычы тора, шул мәйданның 30 мең гектарында бөртеклеләр, 9 меңендә мал азыгы культуралары үстереләчәк. Хуҗалыклар сыйфатлы орлык, ягулык-майлау материаллары, ашлама белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителде, язгы чәчү эшләрендә катнашачак барлык техника да әзерлек сызыгына куелды, – ди Дүртөйле районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннәтуллин. – Апрель азагына кадәр районның барлык хуҗалыклары да диярлек дым каплату, күпьеллык үләннәрне тукландыру кебек эшләрне уңышлы төгәлләде.


Беренче булып чәчүгә 27 апрель көнне “Россия” токымчылык заводы игенчеләре төште.
– Басуга яхшы кәеф белән чыктык, – ди “Россия” җәмгыяте җитәкчесе Рәфил Гомәров. – Барлык техника яхшы әзерлектә, орлык, ягулык-майлау материаллары турында алдан хәстәрлек күрдек. Язгы чәчү 2000 гектарга якын мәйданда башкарылачак, шул исәптән 600 гектарда арпа, 600 гектарда борчак, 500 гектарда бодай, 234 гектарда карабодай чәчәргә ниятлибез. 1050 гектар мәйданда игелүче уҗым культуралары яхшы кышлады, димәк, мул уңышка өмет бар. Чәчүдә җәмгысы дүрт агрегат катнашачак. Ә беренче булып басуга яңа чәчкеч белән яшь булса да, шактый тәҗрибә туплап өлгергән алдынгы механизаторыбыз Ринат Адиев чыкты.
Кичә “Ленин” токымчылык заводы басуларында да туфракка беренче орлыклар күмелде.
– Чәчүдә алты агрегат эшли, – ди әлеге хуҗалыкның баш агрономы Ришат Гәрәев. – Быел язгы чәчүне 2240 гектарда башкарачакбыз. 900 гектар мәйданны уҗым культуралары били. Чәчү өчен югары репродукцияле орлык хәзерләнде. Басуларның уңды­рышлылыгын хәстәрләп, 7 миллион сумга 400 тоннадан артык минераль ашлама кайтардык. Быел беренче тапкыр бодай, карабодай, борчакны биопрепаратлар кулланып чәчәбез.

Кичә Республика йортында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсе үтте. Премьер-министр урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов чыгышында билгеләнүенчә, чәчү кампаниясе гадәттәгедән 7-10 көнгә соңрак башланды. Шул ук вакытта, республика хуҗалыкларында басу эшләренә әзерлекнең яхшы оештырылуы билгеләнде. Башкортстан Хөкүмәте аграрийларга кыр эшләрен үткәрүдә ярдәм йөзеннән урындагы казнадан 150 миллион сум акча бүләргә карар иткән.
Тармак министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, 28 апрельгә Мәләвез, Баймак һәм Дүртөйле районнарында чәчүгә төштеләр, 20 районда дым каплаталар, 30 районда уҗым һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыра башладылар.
Быел бөртеклеләр, зыян күргән уҗым культураларын кабат чәчүне исәпкә алмаганда, 2 миллион 158 мең гектарда чәчеләчәк.
Аграр хуҗалыкларда булган техник парк бөртекле культуралар чәчүне 14 эш көнендә төгәлләү мөмкинлеген бирә. Тоташ алганда, дизель ягулыгына ихтыяҗ 60 процентка канәгатьләндерелгән.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, майның беренче атналары алдагы уңыш язмышында хәлиткеч көннәр булачак, диде һәм республика аграрийларына эшне оештыруда җаваплылыкны көчәйтү бурычын куйды.
Олег Төхвәтуллин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сарыкларның җанын кем кыя?
24-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!
Кем остарак, кем алдарак?
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кем остарак, кем алдарак?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»