Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Көннәр салкын торса да, басуда кызу

06.05: Көннәр салкын торса да, басуда кызу

Көннәр салкын торса да, басуда кызуРеспублика районнары хуҗалыклары буенча сәфәр шуны күрсәтте.

Республикада язгы кыр эшләре гадәттәгедән 10-14 көнгә соңрак башланды һәм аграр хуҗалыклар 29 апрельдә генә ныклап эшкә тотына алды. Шул ук вакытта республиканың Урал аръягы районнарында бу көннәрдә чәчү кампаниясе графиктан алдарак барса, төньяк-көнчыгыш төбәктә соңга калу дәвам итә. Быел кыр эшләренең үзенчәлеге шунда: хуҗалыкларда чәчүлекләрне өстәмә тукландыру, дым каплату һәм чәчү бер үк агротехник срокларда бара.


Авыл эшчәннәренең хезмәте, көннәре киеренке. Узган көннәрдә урыны-урыны белән явып үткән яңгырлар гына механизаторларны беразга эштән туктатып торды. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановның 4 майда республиканың әйдәүче басмалары журналистлары белән берлектәге эш сәфәре барышында без дә моңа шаһит булдык.
Матбугат туры Кырмыскалы районының “Артемида” хуҗалыгы белән танышудан башланды. Берничә сәгать элек кенә явып үткән көчле яңгырлар 80 гектарда борчак чәчүне туктат­кан. Алдагы көннәрдә байтак чәчеп өлгергәннәр.
— Мондый ел бик сирәк була. Туфрак тиз өлгерде. Дым тиз сеңә һәм парга әйләнә. Аерым мәйданнарда су басу куркынычы көтелгән иде, җирләр кипте. Узган елда басуга 17 апрельдә чыккан булсак, быел 26сына калды. Хәзер һәр сәгать кадерле, — ди “Артемида”ның җитештерү буенча директоры Евгений Пожидаев.
Журналистларның игътибарын җәлеп иткән яңалык — биредә басу эшләре барышын он-лайн режимда күзәтеп була. Чәчүдәге 64 трактор комплексына навигация системасы урнаштырылган. Басудагы техниканың логистика тезмәсен нәтиҗәле оештыру тоташ җитештерүчәнлектә чагылыш таба.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Әмир Галимов сүзләренә караганда, районда бөртекле иртә культуралар 49 мең гектарда чәчеләчәк. Ә шикәр чөгендере 1300 гектардан артмый. Узган елда 3200 гектарда игелгән. Кимүнең сәбәбе — чималны ташу, үстерү белән бәйле чыгымнарның артуы.
“Урожай” җәмгыяте — Авыргазы районында гына түгел, республикада билгеле хуҗалык. Аграр предприятие көчле техника паркына ия. Французлар тәкъдим иткән чәчү комплексы белән, кызганычка каршы, танышып булмады. Икенче көн яуган яңгыр аны басуга алып чыгарга комачаулаган. Әлеге 16 рәтле агрегат бер үк вакытта берничә функция башкара һәм тәүлегенә 150 гектарга якын мәйданны эшкәртергә сәләтле.
Матбугат туры Стәрлетамакның “Рощинский” предприятиесендә дәвам итте. Биредә NO-till технологиясенә өстенлек бирәләр.
— Бу технология катлаулы булса да, ышанычлы, отышлы, — ди предприятие җитәкчесе Илдар Тимергалин. — 2800 тонна минераль ашлама сатып алдык. Әлеге максатларга 100 миллион сум тотындык. Чәчү эшләре 30,2 мең гектарда планлаштырылды, шуның 15 меңнән күбрәген бөртеклеләр һәм кузаклылар тәшкил итә.
Арытаба маршрут Мәләвез районында дәвам итте. Алдагы көндә биредә уртача температура 29 градуска җиткән, ә бүген 14 градус чамасы. Салават исемендәге колхоз-кооперативында эш, чын мәгънәсендә, гөрләп бара: кайдадыр шикәр чөгендере чәчә башлаганнар, икенче бригада җирләрендә борчак, бәрәңге орлыгы күмелә.
— Без классик чәчү әйләнешеннән беркайчан да баш тартмадык. Бәясе артуны күз уңында тотып, борчак мәйданын быел 400 гектарга җиткердек. “Татлы тамыр” 290 гектарда игелә, анысын да бүген-иртәгә төгәлләячәкбез. Техника белән тоткарлык юк. Аны ел саен 30-35 миллион сумлык яңартабыз, — ди колхоз рәисе Сибгать Гайнуллин.
Тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел басу эшләре 2158 мең гектарда башкарылачак. Зыян күргән уҗым культураларын кабат чәчүне исәпкә алмаганда, бу алдагы елдан 108 мең гектарга күбрәк. Ведомство башлыгы белдерүенчә, чәчү кампаниясен тоткарлаучы җитди проблемалар юк.
Матбугат туры ахырында Илшат Фазрахманов журналистларны кызыксындырган башка бик күп сорауларга җавап бирде, безнең тәэссоратлар белән кызыксынды. Арытаба министрның эш сәфәре Куергазы, Зианчура һәм Күгәрчен районнарында дәвам итте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Савучылар бәйгедә дә остара
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Савучылар бәйгедә дә остара
“Восход”та таң иртә ата
27-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Восход”та таң иртә ата
Атлар җитез,  кырлар тигез
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»