Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Без сыйфатка эшлибез!”

06.05: “Без сыйфатка эшлибез!”

“Без сыйфатка эшлибез!”Илеш районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ялалов шулай ди.

Илеш районы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен республикада беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Агымдагы елда биредә 52 мең гектар мәйданда бөртекле, 5107 гектарда техник культуралар чәчү күзаллана. Бүген чәчүлек мәйданнарының 14 мең гектарында эш башкарылган да инде. Чәчү эшләре аеруча “Урожай” ширкәтендә, “Илеш МТС”ы җәмгыятендә, Гыйлемҗан Гайнетдинов, Илмир Ихсанов, Илдар Ялалов крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Маяк”, “Илеш” кооперативларында, “Үзәк МТС”та оешкан төстә бара.


— Язгы кыр эшләренә җитди әзерлек белән килдек. Барлык төр техниканы көздән үк ремонтлап, әзерлек сызыгына куйдык. Шуларга өстәп, яңаларын алдык, җитәрлек күләмдә орлык, ашлама тупладык, хезмәтне оештыру буенча да анык чаралар күрдек. Менә шуларның барысы да бүгенге күрсәткечләрдә ачык чагылыш таба. Язгы кыр эшләре районда оешкан төстә бара, — ди ра­йон хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗа­лыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин.
Районда авыл хуҗалыгы тармагын күтәрүгә соңгы елларда крестьян- фермер хуҗалыклары да зур өлеш кертә. Мәсәлән, Илдар Ялалов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗа­лыгы — нәкъ шундыйлардан. Хуҗа­лык карамагындагы басуларда бүген эш кайнап тора: дым каплатыла, ашлама кертелә, элита орлыклар чәчелә. Бу эшләрне тәҗрибәле механизатор­лар Рәфил Шәмсетдинов, Гый­лемҗан Мирхәйдәров, Фәнис Шәехмурзин, Индус Арсланов, Малих Хәбибуллин зур тырышлык салып башкара.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5 майга чәчү эшләре 242 мең гектарда, ягъни планлаштырылган мәйданның 11 процентында башкарылган. Шул исәптән, бөртекле һәм кузаклы культуралар 188 мең гектарда (13 процент) чәчелгән. Чәчү кампаниясендә Дүртөйле, Баймак, Әбҗәлил, Әлшәй, Шаран, Чишмә Һәм Чакмагыш районнары өлгерлек күрсәтә.
Республикада 8,3 мең гектарда (16 процент) шикәр чөгендере һәм 24,8 мең гектарда (11 процент) көнбагыш чәчелде.

Техника паркын яңарту максатыннан крестьян-фермер хуҗа­лыгы язгы кыр эшләре алдыннан “К-704” тракторы, культивацияләү, тырмалау, ашлама тарату агрегатлары сатып алган. Аларны алуда Русия Хөкүмәте тарафыннан булдырылган 5 процентлы кредитны файдаланганнар.
Хуҗалык уңганнары барлыгы 1200 гектарда эш башкарырга планлаштыра. Җир куенына, башлыча, элита орлыклар салына. Быел Илдар Ялалов басуларында бодайның — “Архат”, “Ульяновская-105, арпаның — “Саша”, “Камашевский”, солының — “Степлер”, карабодайның “Яшьлек” сортлары игеләчәк. Болар — барысы да яңа сортлар. Бу аңла­шыла да, чөнки хуҗалык элита орлыклар үрчетү һәм сату белән шөгыльләнә. Узган елгы уңыштан гына да югары сыйфатлы 10 мең центнер элиталы орлык сатканнар. Аларны республика районнарыннан гына түгел, чит тө­бәк­ләр­дән дә килеп алганнар.
— Без күләмгә түгел, сыйфатка эшлибез. Югары уңышның нигезе, иң беренче чиратта, җир куенына сыйфатлы орлык салынуга бәйле, — ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Ялалов.
Быел да крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында игеннәр күкрәп уңар, аларга ихтыяҗ, һәр елдагыча, зур булыр, дип ышанабыз. Игенчеләргә исә күтәренке кәеф, көне елны туйдыра торган мәлдә армый-талмый эшләү­ләрен телибез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Восход”та таң иртә ата
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
“Восход”та таң иртә ата
Атлар җитез,  кырлар тигез
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»