Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сөт елгалары саекмаячак, ит олаулары азаймаячак...

11.05: Сөт елгалары саекмаячак, ит олаулары азаймаячак...

Иглин районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта.

Санкцияләргә бәйле Русиягә кайбер илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе кертү чикләнде. Баштагы мәлләрдә кибет киштәләре берникадәр бушап, азык-төлеккә хаклар югарыга сикереш ясаган иде. Ил, төбәкләр җитәкчелеге стратегик мәсьәләне контрольгә алды. Мондый хәл-шартлар чит ил аграрийлары белән көндәшлек иткән үзебезнең авыл уңганнарына мөмкинлекләр ачты. Нәтиҗәдә, базарда үзебездә җитештерелгән ит, сөт һәм башка төрле продукция артты. Уфага якын урнашкан Иглин районы да миллионнан артык халык яшәгән шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Моны ачык мисаллардан күрергә мөмкин.

— Әлеге вакытта район хуҗалыкларында 4500 сыер асрала, — диде Иглин районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Вил Хафизов. — Һәр сыердан тәүлегенә 15 килограмм сөт са­вып алына. Сөт һәм ит җи­теш­терү күләмен тагын да арттыру максатында токымлы маллар үрчетүгә, гаилә фермалары ачуга зур игътибар бирелә. Яңа фермалар төзе­лүдән тыш, га­мәлдәгеләре төзекләндерелә һәм заманча җиһазландырыла.
Вил Динил улының фикер­ләрен ачык мисаллар дәлилли. 2017 елның гыйнварында көче­нә кергән законга ярашлы, малны махсус урыннарда гына чалырга һәм эшкәртергә рөх­сәт ителә. Шунда ук итне базарда сатуга рөхсәт бирү эше дә җиренә җиткерелә. Билгеле, мондый урыннар оештырылмаса, терлекчелек белән шө­гыль­ләнүче фермерларга да, шәхси хуҗа­лыкларга да мәшә­кать арта. Хәер, Иглин райо­нында авыл уңганнарын хәзер бу мәсьәлә борчымый. Күптән түгел Кәлтә авылында Усубян хуҗалы­гында мал чалу цехы сафка кертелгән. Русия­дә җитеште­рел­гән җиһаз куәте —тәүлегенә 20 баш мал. Бире­гә фермерлар да, шәхси хуҗа­лыклар да мөрәҗәгать итә ала. Малны махсус машина килеп ала. Эш беткәч, документлар белән итне китереп бирәләр.
Цех хезмәтләр күрсәтүдән бигрәк, Усубян хуҗалыгында ит җитештерүне арттыруны күздә тотып төзелгән. Хуҗа­лыкта бүген 400 баш терлек асрала. Киләчәктә өч ферманы 24 миллион сумга төзеклән-дерү күздә тотыла. “Гаилә фермасы” программасында катнашу өчен документлар туплана. Биредә ит токымлы маллар са­нын бер мең башка җиткерү планлаштырыла.
Иглин районында сөт җи­тештерүне арттыру юнәле­шен­дә ышанычлы адымнар ясала. Күптән түгел “Агротех” хуҗа­лыгында “Елочка” төрен­дәге икенче яңа саву залы сафка кертелгән. Биредә берьюлы 24 сыерны саварга мөм­ кин. “Агротех” хуҗалыгы 2012 елда ук “500 ферма” республика программасында катнашкан. Программа кысаларында 46 миллион сумга ике терлекчелек фермасы, бозау абзары, силос-сенаж чокырлары төзеклән­дерелгән. Шул ук елда берьюлы 20 сыер саварга мөмкинлек бирүче “Елочка” төрендәге саву залы төзел­гән һәм Финлян­дия­дән 154 баш Айшир токымлы маллар кайтарылган. Бүген хуҗа­лыкта Айшир һәм кара-чуар токымлы 1200 баш мал асрала. Шулар­ның 520се — сыерлар.
Күренүенчә, теләк һәм тырышлык булганда, авыл хуҗа­лыгы керем китереп, төбәк халкын азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә ала.
Айдар ЗӘКИЕВ.

Басып чыгарырга

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:

Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!

Новости русской версии сайта

Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты

sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип

Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF

Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»

Рубрикалар

ТВ карагыз!

Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы

Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»