Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кыяр короле бай яшиме?

11.05: Кыяр короле бай яшиме?

Туймазы яшелчәчеләре бүген яшелчә саклагычлар төзи.Туймазы яшелчәчеләре бүген яшелчә саклагычлар төзи.Яшелчәчеләр алдына халыкны бу төр продукция белән ел әйләнәсенә тәэмин итү бурычы куелды.

Яшелчә үстерүчеләр иң җаваплы чорга керде – теплицаларда кыяр өлгерә, помидорга да чират җитә. Алар өчен күпләп уңыш җыю вакыты – зур сынау. Чөнки аны сатудан алынган керем, чыгымнарны каплату белән беррәттән, алдагы уңыш язмышын да хәл итә.

Узган ел республикада 360 мең тонна яшелчә үстерелгән. Шуның 280 меңе – ачык, 80 мең тоннасы – ябык туфракта. Тоташ алганда яшелчә җитештерү буенча республика Русиядә – 14нче, Идел буе федераль округында 4нче урыннарны били. Ә ябык туфракта яшелчә үстерү буенча илдә – икенче, округта – беренче урыннарда. Саннар югары булуга карамастан, республикада яшелчәгә эчке ихтыяҗ 70 процентка гына канәгатьләндерелә. Җәен шәхси ихаталарда кишер, чөгендер, кәбестә, суган һәм башкасын үстерүчеләр хәлне бераз яхшыртырга ярдәм итсә, кышын әлеге дефицит аеруча сизелә һәм Кытайдан, Испаниядән, Үзбәкстаннан, башка илләрдән кайтарылган яшелчә исәбенә тулыландырыла.

Бу юнәлештә чит ил җитештерүчеләренә бәйлелекне бетерү өчен республикада чаралар комплексы планлаштырылган. Атап әйткәндә, 2020 елга кадәр Агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында ябык туфракта яшелчә җитештерү үсеш алырга тиеш. Төбәкнең авыл хуҗалыгы министры яшелчәчеләр алдына әлеге продукция белән халыкны ел әйләнәсенә тәэмин итү бурычы куйды.


Вакыты – күп, проценты аз кирәк
Ябык туфракта яшелчә үстерү буенча Русиядә феномен булып таныл­ган Туймазы теплицачылары бу мәсьәләне хәл итү юлларын түбән­дәгечә тәкъдим итә.
Яшелчәчеләргә зур гына акча бүлүне күз уңында тотучы федераль программалар бар, әлбәттә. Мәсәлән, теплица комплексларын төзү һәм реконструкцияләү чыгымнарын каплату өчен субсидия алар­ның бәясенең 25 процентын тәшкил итә ала. Әмма, теплицачылар фике­ренчә, бу шуның белән катлаулана: ябык туфракта яшелчә үстерү­че­ләргә ярдәм итүне күз уңында тотучы федераль программалар бер гектары 200 миллион сумга төшәчәк заманча теплица комплекслары төзүгә юнәл­телгән. Дәүләттән вәгъ­дә ителгән субсидия бирелгән очракта да теплица­чыларның күпче­легенең бу ярдәмнән файдалана алу өчен югары технологияле теплица төзүгә өстәмә берни­чә йөз миллион сум акча таба алуы шикле.
136 хуҗалыкны берләштерүче “Туймазинец” крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе җитәк­чесе Минзаһит Шәңгәрәев белән сөйләшүдә ул заманча теплица комп­лексларын төзүнең мөһимле­ген кат-кат ассызыклады.
— Тик менә булган теплицаларны модернизацияләү фермерларга күпкә арзанга – бер гектары 35 миллион сумга төшәчәк, — диде ул. – Барлык үткәргечләре булган гамәлдәге мәйданнарны файдалану турында сүз бара. Аларның хуҗа­лары зур тәҗрибә туплаган, сату базарын көйләп өлгергән бит инде.
Чыннан да, Туймазыда заманча теплицалар төзергә өйрәнгәннәр. Алар сәнәгатьтәгедән һич тә аерылмый. Атап әйткәндә, “Кушбүләк”, “Панакс-Агро” җәмгыятьләрендә микроклиматка идарә итү, тамчы ысулы белән сугару системалары, үсентеләр махсус туфракка утыртыла, аларны тукландыру өчен “акыллы” автоматлар эшли. Яктырту да көйләнгән һәм уңышны, гадәт­тәгечә, мартта түгел, декабрьдә үк җыя башлау мөмкин булачак.
Яшелчәчеләр фикеренчә, мондый теплицалар булдыру өчен, субсидиядән бигрәк, аз процентлы озайлы кредитлар кирәк. Минзаһит Шәңгәрәев әйтүенчә, коммерция кредитлары белән дә эш тукталмаячак, әлбәттә. Тик ул вакытта импортны алмаштыру акрын­рак барачак. Санкцияләр шартларында кыска вакыт эчендә җи­тештерүне ике тапкыр арттырырга әзер булган тепли­цачыларның арзан кредит турындагы тәкъдиме ни­гезсез түгел. Елына 8 гектар мәйдан­ны модернизацияләү планга кер­телгән. Андый теплицаларда бер квадрат метрдан ике тапкыр күбрәк уңыш алырга мөмкин.
— Туймазыда мондый тәҗрибә бар инде. Узган сезонда ябык туфрак мәйданнары, 2014 ел белән чагыштырганда, 25 процентка кимеде. Әмма җитештерелгән яшелчә күләме 13 процентка артты, — ди Минзаһит Шәңгәрәев. – Бу читтән килгән эшчеләр санын киметү мөмкинлеге дә бирә. Өч ел элек теплицаларда 5 меңнән артык чит ил кешесе эшләсә, узган ел алар 2200 генә булган.
Бүген республикада теплицаларда җитештерелгән 80 мең тонна яшелчәнең 50 мең тоннасы – Туймазыдан (Русиядә ябык туфракта үстерелгән яшелчә күләменең 10 проценты). Модернизациянең әлеге күрсәткечне күпмегә арттырачагын исәпләү авыр түгел. Чыгымнар шул ук дәрәҗәдә калып, икеләтә уңыш алынганда, кыяр бәясенең хәтта бераз төшәчәгенә дә ышана Мин­заһит Шәңгәрәев. Бүген районда 280 гектар мәйданны биләгән теплицаларда кышкы чорда тәүлегенә 4 миллион сумлык газ яндырыла.
— Электр, газ өчен исәпләшү кайбер авырлыклар тудыра. Алар­ның бәясе артты дип, кыяр хакын күтәрә алмыйсың. Халык аны сатып алмаячак. Шуңа күрә теплицачыларыбыз кыярны утыртканчы ук сатып алучыны да уйлый. Алар алган югары процентлы кредитлар да продукция бәясендә чагылмый калмый, әлбәттә, — ди Минзаһит Мөҗәһит улы.
Кыяр-помидорны модернизация үткән теплицаларда ел әйләнәсенә җитештерү һәм сату сатып алучыга – кулай хаклар, үзләренә тотрыклы керем тәэмин итүнең бер шарты булып тора.
Үстерә беләбез, ә сата?
Теплицаларны ел әйләнәсенә эшләтү өчен җитештерүче продукцияне сәүдә челтәренә тапшыра алачагына ышанган булырга тиеш. Ә бүген хәлләр ничек соң?
— Кыяр үстерүчеләрнең “гомере” — февраль-май. Июньдә бакчаларда кыяр китсә, теплицадагыларны йолкып ташларга гына кала, чөнки аның хакы бөтенләй юк, — ди Минзаһит Мөҗәһит улы.
Әлегә кадәр тир түгеп үстерел-гән яшелчә бәясен җитештерүчедән алып сәүдәгә илтеп тапшыручы арадашчы билгели, хәтта көчләп тага. Димәк, алынган кредитларны кайтаруда финанс хәвефе белән дә идарә итә. Ул товар үтми дип әйтә икән, җитештерүче бәяне ки­метергә мәҗбүр була. Тик бу кыяр сатып алучыга арзан хакка са­тыла дигән сүз түгел әле. Җитеш­терүчедән кабул итү бәясе белән сәү­дә ноктасына тапшыру бәясе арасындагы аерма арадашчы кесә­сенә керә, әлбәттә. Аның корбанына әверелмәс өчен тотрыклы хаклар булдырырга кирәк.
Туймазы теплицачыларын бу уңайдан уртак мәнфәгатьләр бер­ләштергән. Эре фермерлар, ике ел элек кооператив оештырып, сәүдә челтәрләре белән турыдан-туры эшли башлаган. Әйтик, сәүдә ноктасына иртәнге 9да ук 100 тонна кыяр кирәк ди. Бер хуҗалыкта шуның яртысы гына бар. Икенчесе, өченчесе дә үз өлешен кертеп, шундук кирәкле күләм туплана һәм илтеп тапшырыла. Мондый заявка атнага бер түгел, көн саен бирелә. Ә бу даими сатып алучы да бар, хаклар да тотрыклы булачак, дигән сүз. Менә шунда инде җитештерүне ел әйләнәсенә көйләү турында сүз алып барырга мөмкин.
“Туймазы яшелчәчесе” кооперативы беренче елда республикадагы эре сәүдә челтәрләре белән хезмәт­тәшлек булдырса, бүген продукцияне Мәскәүгә, Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Самарага күпләп сату базаларына озата. Кооператив әгъзасы башка фермерларның шундый ярдәменә исәп тота ала. Берләшмә көндәшлеккә каршы торырга да мөмкинлек бирә. Бүген дәүләтнең, беренче чиратта, аерым җитештерүчеләргә түгел, әнә шундый берләшмәләргә ярдәм күрсәтүе аермачык. Туймазыдагы кооператив оештыру тәҗрибәсен бөтен республикага тарату мөһим.
Тизрәк озатыргамы, сакларгамы?
Кыяр-помидор чоры тәмам­лан­гач, җәй уртасында ук теплицачы — эшчеләрен таратырга, ә алары башка эш эзләргә мәҗбүр. Ә менә, кыяр белән беррәттән, ачык туфракта яшелчә үстерү көйләнгәндә бу проблема сизелми. Кешеләр көзгә кадәр эштә була. Тик, фермерлар әйтүенчә, басудагы яшелчә белән дә “янарга” мөмкин. Әйтик, кәбестәнең анда озак ятуын күргән арадашчы хакны төшерергә мәҗбүр итә. Җитештерү­чегә исә яшелчәләр бозыла башлаганчы, аны тапшырырга кирәк. Саклар урыны булганда исә, ул бәяләрнең бераз күтәрелүен көтә алыр иде.
Бүген Туймазыдагы эре теплицачылар сәүдә челтәре аша сату күләмнәре яшелчә саклагычлар төзүгә бәйле булуын аңлады. Алар, берен­чедән, сәүдәгә даими рәвештә күләм­ле партияләр чыгару, икенче­дән, товар сыйфатын саклау мөм­кин­леге бирә, өченчедән, арадашчы тәкъдим иткән түбән хакка ризалашмаска да була.
Узган ел районда төзелгән 6 мең тонна сыйдырышлы ун яшелчә склады сәүдә челтәрләрендә их­тыяҗ зур булган “борщ тупланмасын” үстерү мәйданнарын арттыру мөм­кинлеге биргән. Кәбестә планта­цияләре ике ел элек 37 гектар булса, узган ел 73 гектарга җиткән, ки­шер 10 гектардан 28 гектарга кадәр арткан, кызыл чөгендер 20 гектардан 27 гектарны биләгән. Тиешле шартларда сакланган мондый тупланма белән тендерларда катнашырга да мөмкин. Минзаһит Шәңгәрәев әй­түенчә, дәүләт сатып алулары конкурсында җиңеп, яшелчәләр Салават, Дүртөйле, Раевка, Октябрьский учреждение­лә-ренә озатыла. Республика сәүдә челтәренә ел саен 300 тонна чыгарыла.
Сәүдә нокталары кәбестә, кишер, чөгендерне алырга әзер, тик аларның таләбе – яшелчә юылган, сортларга аерылган, капчыкларга тутырылган булырга тиеш. Бу очракта фермерлар аларны кыйм­мәт­рәк тә сата ала. Ә ресторан бизнесы предприятиелә­ренә тагын да тирәнтен эшкәртелгән, ягъни кабыгы чистартылып, туралган продукция кирәк. Аның хакы да яшел­чәне кырдан алып киткәндәгедән 4-5 тапкыр күбрәк булачак. Саннарда ул түбәндәгечә чагыла. Басудан кайтарылган бәрәңгенең килограммы – 12 сум, сортларга аерылганы – 17 сум, юып капчыкларга салынганы – 28 сум, кабыгыннан әрчелгәне 44 сум тора. Сәүдә челтәрләренең таләплә­рен аңларга да була. Чөнки, алар әйтүенчә, 20 тонналы фурадан махсус аслыкларга урнаштырылган яшел­чәне 20 минут бушатасың, ә капчыклар белән бу эш 5 сәгатькә сузыла, җитмәсә, кеше ялларга да туры килә.
Әлегә автоматлаштырылган юу-савытларга тутыру линиясе булмау яшелчә сату күләмнәрен тоткарлый. Фермерлар фикеренчә, мөмкинлек­ләрне киңәйтү өчен җиһазлар сатып алуга дәүләт ярдәме кирәк. Арытаба эшкуарлар үзләре дә акча салырга әзер.
Авыл хуҗалыгы алга китсен өчен нәрсә кирәк? Эшләгән кешегә – лаеклы хезмәт хакы, сатып алучыга — сыйфатлы продукция, җитеш­терүчегә — табыш. Шунда аларның һәркайсы канәгать булачак. Шуны онытмау мөһим: төп инвестор – урындагы халык.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Басуларда кызу эш кайный!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!
Маллар тук кышлар
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар тук кышлар








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»