Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ленинлылар – беренче!

11.05: Ленинлылар – беренче!

 Салават Юлаев ордены кавалеры Илфир Хәмидуллин. Салават Юлаев ордены кавалеры Илфир Хәмидуллин.Токымчылык заводы игенчеләре иртә культураларны чәчүне тәмамлады.

Ленинлылар, елдагыча, язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып төште һәм Бөек Җиңү көненә иртә бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады.

Без эш сәфәре белән хуҗалык басуларына килгәндә, биредә механизаторлар соңгы гектарларны чәчү белән мәш­гуль иде. Токымчылык заво­дының баш агрономы Ришат Гәрәевның да, игенчеләрнең дә йөзләре май кояшыдай якты, кәефләре яхшы.


— Басулар тигез җитеште, орлыкларның иң сыйфатлысын гына чәчәбез, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама — барысы да җитәрлек, — дип уртаклашты Ришат Фәрит улы.
Быел ленинлылар язгы чәчүне 2240 гектар мәйданда башкара. Бодай — 750, арпа — 600, борчак 640 гектарны били. Уҗым бодае — 700, арыш 200 гектар мәйданда игелә.
— Хезмәт шартлары яхшы, техника ватылып җәфаламый – барысы да яңа, шулай булгач, егетләребез ярыш чәме белән дәртләнеп эшли, — дип дәвам итте 30 елга якын гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Ришат Гәрәев. — Хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев һәрчак алдынгы технология­ләргә таянып эш итә. Мисал өчен, бездә барлык техника юлдаш аша күзәтеп була торган “Автограф” системасы белән җиһазландырылган. Һәр трактор яки машинаның кайчан басуга чыгуы, никадәр мәйдан чәчүе, күпме литр ягулык-майлау материалы файдалануы, нинди ноктада эшләве, ничә минут туктап торуына кадәр күреп була. Бу хезмәт тәртибен ныгыта, димәк, нәтиҗәлелекне дә арт­тыра. “Эшенә карата ашы” дигән мәкальне дә истән чыгармыйбыз: алдынгыларга һәрдаим премияләр бирелеп килә.
Алдынгы механизатор Венер Әхияретдинов.Алдынгы механизатор Венер Әхияретдинов.“Ленин” җәмгыятенең данлыклы механизаторы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Хәмидуллин куәтле “CLAAS Xerion” тракторында киңлеге 12 метр булган яңа чәчкеч ярдәмендә башта — арпа, аннары бодай чәчкән, соңрак карабодай мәйданнарында эшләячәк. Ул көненә 100 гектарга кадәр мәйданда чәчә. Тәҗрибәле водитель Илшат Галиев “КамАЗ” машинасында орлык, ашлама китереп тора.
— Заманча техникада эшләве күңелле, — ди Илфир Фәрит улы. — Хуҗалык идарәсенә рәхмәт, ел саен машина-трактор паркын яңартып тора.
Илфир Хәмидуллин — эшендә генә түгел, шәхси тормышында да үрнәкле шәхес. Хатыны белән матур гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр.
“Ленин” хуҗалыгының тагын бер уңганы Венер Әхияретдинов “Агромастер” белән бодайның “экада-109” суперэлита сортын чәчә иде.
— Тиздән бу басу да чәчелеп бетә, — дип елмайды игенче. — Табигать шартлары уңай, уңыш мул булсын дип телибез.
Быел ленинлылар басуларның уңдырышлылыгын күтәрү максатында 7 миллион сумлык минераль ашлама кертү белән беррәттән, биопрепаратлар да кулланып чәчкән. Алда торган җаваплы кампания – химик утауга да алар тулысынча әзер. Шуны да билгелик: быел җәмгыять уңганнары язгы чәчү өчен таләп ителгән барлык чыгымнарны да тик үз көчләре белән, бернинди кредит алмыйча, җиңеп чыккан.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»