Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җәйнең яме – кош-корт белән

13.05: Җәйнең яме – кош-корт белән

Җәйнең яме –  кош-корт беләнБакалы фермеры Алмаз Сәхипгәрәев кошчылык белән шөгылләнә. Ул тавык үрчетә. Бүген аның крестьян-фермер хуҗалыгы күрше Татарстанда, Башкорт­станның Илеш,Чакмагыш, Шаран һәм башка районнарында шактый танылу алды.

— Тавык асрау – җиңел һәм файдалы эш булсын өчен үзеңә кирәкле токымны сайлый белергә кирәк, — ди фермер. — Тавык чыдам һәм талымсыз булырга тиеш. Кош-кортларга игътибар күп булмаган очракта да алар үз-үзләрен акласын, кыскасы. Ягъни алар тирә-юньгә җайлаша белергә тиеш. Хуҗалыктагы һәр тавыкка кирәкле ризыкны граммнарда санап ашата алмыйсың, шуңа алар, хан кызы кебек, ризыкны сайлап кына чемченерлек булмасын.
Тавык асрауга киткән чыгым керемнән азрак булырга тиеш, юкса, аның файдасы юк. Тавык­ларның сәламәт һәм иммунитетлы булулары зарур. Шуңа өй тавыгының төрле авыруларга тумыштан каршы торучан токымнарын сайларга кирәк.
Әйе, хәзер авыл кешесенә токымлы тавык табу авыр түгел, хәбәр генә сал – капка төбенә китереп бирәләр. Мәсәлән, алда санап кителгән районнарның күпчелек шәхси ихаталарында әлеге КХФ үстереп биргән тавыкларны асрыйлар. Монда токымны яхшыртуга зур игътибар биреп җәлеп итәләр клиентны.
— ­Эшне башлаган чорда без кошчылык тармагында популяр токым — Родонитка өстенлек бирдек, — ди Алмаз Сәхипгәрәев. — Бу токым әле дә ихтыяҗ белән файдалана. Әмма сатып алучы камилләшүне таләп итә.
Җәйнең яме –  кош-корт беләнСәхипгәрәев токымлы чебеш­ләрне менә инде икенчегә Чехиядән кайтара. Хуҗалыкта биш яңа төр тавыклар барлыкка киләчәк. Төсләре белән бераз аерылсалар да, алар продуктлылык ягыннан тагын да яхшырачак дип көтелә. Европадан кайтканнарны аерым бинада биш ай асрыйлар. Шуннан соң алар инкубацион йомырка сала башлый. Шушы йомыркадан чебеш чыгарып, аларны өч айга кадәр тәрбиялиләр дә халыкка йомырка тавыгы итеп саталар. Мондый тавыкларны тирә-як районнардан гына түгел, Себер төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь республикаларыннан да сорап киләләр. Бакалы тавыгының популярлыгы шунда: чагыштырмача арзан булу өстенә, ул чыдамлыгы һәм продуктлылыгы белән аерылып тора.
Җәйнең яме –  кош-корт белән— Зур кошчылык фабрикалары, нигездә, йомырка яисә ит җитештерүгә махсуслашса, куллану базарында безнең дә үз урыныбыз бар, — ди Алмаз Сәхипгәрәев. —Без йомырка сала торган тавык һәм бройлер-чебешләрне тере килеш сатабыз.
— Безнең хуҗалык артык зур түгел, — ди КФХ идарәчесе Җәмил Миңгалиев. — Коллектив бер максатка эшли. Чыгымнарны арттырмыйча, үзкыйммәтне чагыштырмача түбән тотарга тырышабыз. Шуңа күрә тавык-чебешләрнең хакы тешләшми.
Яшь фермер Сәхипгәрәев кече бизнесның нечкәлекләренә төше­неп башлаган эшен. Бүгенге шартларда үз урыныңны табу өчен ифрат зур тырышлык, үҗәтлек таләп ителә. Эшләп тапканны нәтиҗәле итеп үсешкә юнәлтә барып, хәзер хуҗалыкта яңа биналар салынган. Чит илләрдән иң заманча җиһазлар кайтарыл­ган. Район җитәкчелеге аның башлангычларын хуплаган, төрле яклап ярдәм иткән. Әйткәндәй, чебешләрне үстергәндә заманча җиһазлар үзләрен аклый. Автоматика бөтен циклны контрольдә тота. Җәмил Шамил улы әйтүенчә, коллективта барлыгы 21 кеше эшли.
Чебешләргә артык антибиотиклар, стимуляторлар кушылмаган гадәти катнашазык бирелә, ихатага кайткач ук алар үлән, хуҗабикәләр җимен ашый башлый. Бакалы тавыклары, әйткәнебезчә, асрауда гадилекләре, талымсызлыклары белән дә аерылып тора.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Басуларда кызу эш кайный!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!
Маллар тук кышлар
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар тук кышлар








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»