Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кош кизүе майны көткәнме?

16.05: Кош кизүе майны көткәнме?

Кош кизүе  майны көткәнме?Куркыныч вирус илдә, һәрвакыттагыча, халык күпләп кош-корт, чебеш-бәбкә сатып алган чорда пәйда булды.

11 майда Башкортстанның Ветеринария идарәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Вәкил Буранбаев Ростов өлкәсеннән Башкортстанга кертелгән 12 тонна күркә итендә кош гриппы вирусы ачыклануы турында хәбәр итте.


— Без Мәскәүдән Ростов өлкә­сен­дәге “Евродон” кошчылык комплексында кош кизүе вирусы табылуы турында ашыгыч хәбәр алдык. Әлеге вакытта анда барлык күркәләрне юк итү буенча эш җәелдерелгән. Безгә әлеге компания продукциясенең Башкортстанга кертелү-кертелмәвен ачыклау йөкләтелде. Тикшерү барышында “Евродон” җәмгыятеннән республикадагы өч сәүдә компаниясенең туңдырылган күркә ите сатып алуы ачыкланды. Аларның сыйфатын тикшерү, чыннан да, кош гриппы вирусына уңай нәтиҗә бирде. Барлык ит тартып алынды һәм махсус саклауга куелды. Әлеге вакытта аны юк итү буенча мәсьәлә хәл ите­лә, — диде “Башинформ” агентлыгына белдерүендә Вәкил Буранбаев.
Баш ветеринария инспекторы, шулай ук, республика районнарында “Евродон” компаниясеннән кер­телүе ихтимал вируслы күркә итен ачыклау буенча колачлы тикшерү эше җәелдерелүе турында белдерде.
— Барлык районнарга да бу җәһәттән җитди бурыч куелды. Шул рәвешле бер генә кисәк зарарлы күркә ите дә республика кулланучылары өстәленә барып җитә алмас дип ышанам, — диде Башкортстанның Ветеринария идарәсе начальнигы.
Бер үк вакытта Ростов өлкәсен­нән кертелгән күркә итендә кош гриппы вирусы ачыклануга бәйле, республиканың барлык кошчылык объектларында да махсус режим кертелде. Аларда кош кизүенә каршы һәм кошларны асрау буенча ветеринария кагыйдәлә­ренең төгәл үтәлешенә планнан тыш тикше­рүләр оештырыла. Вирус ачыкланган очракта, аны яшергән өчен җитәкчеләр җинаять җавап­лы­лыгы янавы турында да кисә­телгән.
Моннан тыш, кошчылык пред­приятиеләрендә профилактика чаралары да көчәйтелгән. Даими мониторинг алып барыла, кыргый кошлар комплексларга якын җибә­релми, кош-корт өстәмә термик эшкәртү үтә, кошчылык фермаларына үтеп керүче һәр транспорт эзлекле тикшерү үтә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүлә­ренчә, республика чигендә, бигрәк тә “М-5” һәм “М-7” федераль трассаларында, кош кизүе вирусы ачыкланган төбәкләр­дән тере кошларны, кош итен, катнашазыкны Башкортстан террито­рия­сенә үткәрмәү максатында махсус постлар булдырылган. Аеруча Татарстаннан килүче машиналар игътибар үзә­гендә. Мәгълүм булуынча, анда “Лаишевский” кошчылык комплексында шулай ук А төркеменә караучы кош гриппы ачыкланган. Бу комплекста асралучы 500 мең баш күркә тулысынча юкка чыгарылачак.
Шул ук вакытта, Роспотреб­над­зорның Башкортстан буенча ида­рәсеннән белдерүләренчә, нинди генә хәл-шартларда да кош кизүе вирусы белән зарарланган иткә “ашарга яраксыз” дигән мөһер сугыла.
— Мондый ит кеше организмы өчен куркыныч белән янамаса да, аны кешеләргә тәкъдим итү бернинди кысаларга да сыймый, — ди бу уңайдан Роспотреб­надзор­ның Башкортстан буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Олег Мәүлетов.— Узган елдан алып йорт һәм кыргый кошлар арасында АН5N8 грип­пының таралуы күзәтелә. Дөрес, әлегә аның кешегә йогу очрагы бул­мады. Әмма әлеге вирусның кеше гриппы белән кушылу ихтималлыгын беркем дә инкарь итми. Шуңа да кош кизүенә бәйле үтә дә уяу булырга һәм барлык хәве­ф­сезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Кыскасы, илнең төп кошчылык төбәкләрендә көтмәгәндә килеп чыккан кош кизүенә бәйле хәл, тәү карашка, тулысынча аңлашыла кебек. Шулай да бу җәһәттән безнең өчен ике сорау ачык булып кала.
Беренчесе: республикада, хәер, гомум ил күләмендә дә, вируслы итне ачыклау буенча дәүләт дәрә­җәсендә колачлы чаралар җәел­дерелүгә карамастан, андый “дели­катес” шулай да кулланучы өстә­ле­нә килеп эләкмәсме? Бездәге халыкның аз керемле байтак өле­ше итне базардан, күмәртәләп сату нокталарыннан ала. Ә инде ит продукциясенә 30-40 процентлы ниндидер ташламалар да була икән, ул очракта, кем әйтмешли, ха­лык егылып кына китә. Соң, үзегез уйлап карагыз, бер килограмм ит хакына ике килограммны эләктер әле син! Бу очракта мәсьә­ләне шул да катлауландыра: ни­гездә, җаваплы дәүләт органнары мондый сату нокталарын конт­роль­­гә алырга өлгерми дә кала, чөнки базар кануннары буенча, продукция бик тиз арада, күз ачып йомганчы сатылып бетә. Шул рә-вешле намуссыз эшкуар, форсаттан файдаланып, тыелган продукция сатып, кесәсен калынайта, арзан иткә кызыгучыларның үзләрен һәм, гомумән, җәмгыятьне нинди хәвефкә дучар итүен бер Ходай гы­на белә...
Икенче сорауга килгәндә исә, кош кизүенең нәкъ халык күпләп кош-корт, чебеш-бәбкә сатып алган чорда Ростов өлкәсе, Татарстан, Башкортстан кебек кошчылык тармагы ныклы үсеш алган төбәкләрдә пәйда булуы аптырата. Кичекмәс­тән, “кош кизүе вирусы” артында ниндидер куәтле берләш­мәләрнең чәкәләшүе, үзара базар бүлешүе, я булмаса, бу өлкәдә ярый­сы ук ныклы үсеш алган төбәкләргә каршы сәясәт ятмыймы, дигән фикер туа. Һәрхәлдә, шул ук “Евродон” компаниясенең, “Лаишевский” предприятиесенең зарарланган ит продукциясен сәү­дә­дән алу һәм андагы кошларны юк итү дәүләт законнары һәм гомумкешелек кануннары белән тулысын­ча акланса да, икенче яктан караганда, бу кемнәрнең­дер бизнесын тамырдан юк итү, ко­рыту, базардан алып ташлау бу­лып то­ра. Ә бу эш махсус рә­вештә эш­ләнсә?
Бер нәрсә көн кебек ачык: “кош кизүе” турында куркыныч хәбәр нәкъ бу көннәрдә күпләп чебеш һәм каз-үрдәк бәбкәләре сатып алырга җыенган безнең халыкны да сискәндерми калмас. Ә бу инде “Евродон” шаукымы язгы чорда яшь үрчем сатудан ярыйсы ук керем алырга өметләнгән Башкортстан кошчылык предприятие­ләре­нең дә бәкәленә ярыйсы ук сугачак, дигән сүз...
Безнең карашка, кош кизүенә бәйле мәсьәлә тармак галимнәре тарафыннан гына түгел, ә дәүләт­нең барлык җаваплы структуралары тарафыннан да эзлекле өй­рә­нүне һәм аңа каршы “антивирус” эшләү буенча комплекслы чаралар күрүне таләп итә. Шул очракта, их­­ти­­мал, ул безгә башка вакытта гына түгел, кошчылык тармагы өчен бүгенгедәй иң җаваплы һәм иң керемле чорда да янамый башлар.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»