Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Башта — хезмәт салмыш, аннары — уңыш алмыш”

16.05: “Башта — хезмәт салмыш, аннары — уңыш алмыш”

“Благовар” заводының алдынгы механизаторлары Айрат Мөэминов һәм Фидрат Әсфәндияров.“Благовар” заводының алдынгы механизаторлары Айрат Мөэминов һәм Фидрат Әсфәндияров.“Благовар” кошчылык заводы игенчеләре язгы басуда моны кагыйдә итеп алган.

Агымдагы елда “Благовар” токымлы кошчылык заводында 162 мең башка якын кош-корт, шул исәптән 115 мең үрдәк, 42 мең каз, 3,3 мең мисыр тавыгы һәм 300 баш фазан асрала. Узган елда кулланучыларга 3 миллион 531 мең данә югары токымлы инкубатор йомыркасы һәм 1 миллион 284 мең кош-корт үрчеме сатыл­ган. Соңгы чорда кош-корт базарында көндәшлек сизелерлек артса да, Благовар үрдәк-казларына ихтыяҗ зур. Монысы инде тулысынча сыйфат күрсәткечләренә бәйле, чөнки “Благовар” заводында, токымчылык эшенә зур игътибар биреп, марканы югары тоталар. Кош-корт сатуның быелгы чоры да моны раслый.


Киң юнәлешле предприятиедә төп тармакларның икенчесе булып басучылык тора. Зур күләмдә катнашазык кулланылган тармакта игенчелек белән шөгыльләнүгә күчү көн таләбеннән чыкты. Хәзерге вакытта кошчылык заводында биләмәгә алынган 15 мең гектар җир исәпләнә, бу райондагы мәйданнарның биштән бер өлешен тәшкил итә. Әйтергә кирәк, Благовар кошчылары басучылыкта да ярыйсы гына уңышка иреште. Техник яктан коралланышы буенча басучылык тармагы заманча авыл хуҗалыгы предприятиесе дәрәҗәсендә тора.
Баш агроном Вадим Балашов әлеге вазыйфада алты ел. Югары белемле белгеч һөнәр серләренә тиз төшенде. Кошчылык заводы­ның басучылык буенча районда алдынгылар сафында баруында аның да хезмәт өлеше саллы гына.
— Бөртекле культуралар быел 10 мең гектарга якын мәйданда игеләчәк, — ди ул. — Сабанашлык культураларын 8 мең 200 гектарда чәчү каралган, өстенлек ашлык бодае һәм фураж культуралары арпа һәм солыга биреләчәк. Моннан тыш, сызма культуралардан 750 гектарда көнбагыш үстерү планлаштырылды.
Чәчү орлыгының сыйфатына бездә игътибар зур. Орлык алыштыру буенча элек зур эш башкарылып, бары тик югары репродукцияле орлык файдалану җайга салынды. Бодайның, мәсәлән, “Омская-35”, “Экада-39” сортларына күчтек, хәзер алар, сынау үтеп, ышанычны тулысынча аклады.
Предприятиенең басучылык буенча өч бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Баш агроном уҗым басуларында өстәмә тукландыру үткәрүче агрегатлар механизаторлары Марат Каһарманов, Ринат Хәйретдинов, Вилмир Муллагуловның фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтүен бил­геләп үтте. Әйткәндәй, уҗым культуралары 1600 гектарда чәчелгән, үсентеләрнең торышы яхшы.
Бөртеклеләр чәчүне, нигездә, заманча өч чәчү комплексы алып бара. Бу урында шуны да билге­ләп үтик: кошчылык заводы җитәк­челеге, атап әйткәндә, аның директоры Ринат Котышев, авыл ху­җа­лыгы комплексын югары җитештерүчәнле техника белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Быелгы чәчүдә катнашучы агрегатлар арасында яңалары да күп кенә. Бу очракта Русиядә чыгарылганнарга өстенлек бирелә башлады. Быел сатып алынган “Кировец” чәчү комплексы да беренче чәчүен үткәрә.
Тәҗрибәле механизаторлар Айрат Мөэминов һәм Фидрат Әс­фәндияров идарә иткән “Джон-Дир” чәчү комплексы бишенче сезон эшли. Чит ил техникасына бу күп вакыт түгел. Механизаторлар да үз эшләренең осталары санала. Агрегатның сменага хезмәт җи­теш­­терүчәнлеге 130 гектар тәш­кил итә.
— Кыр эшләренә былтыргыдан шактый соңга калып, апрель азагында гына керешсәк тә, тәүге көннәрдән үк эш темпын үстереп оттык, — ди директор урынбасары Сафуан Шакиров. — Хәзерге чорда агрегатлар чәчүне тәүлегенә 500 гектардан артык мәйданда башкара. Моңардан чыгып караганда, иртә бөртеклеләр белән беррәттән, техник культуралар чәчүне 20 майга тәмамлая­ча­гы­быз анык җирлеккә нигез­лән­гән. Хәер, агымдагы ел үзенчә­лек­ләрен күздә тотканда, башкача мөмкин дә түгел.
Чәчү комплексларының җи­теш­терүчәнлеген арттыру максатында биредә үзенчәлекле техник яңалыклар да кулланалар. Атап әйткәндә, чәчкечләргә ашлама төяү автомобиль краны ярдә­мен­дә башкарыла. Нәтиҗәдә, комплексны эшкә әзерләү вакыты кыскара, уттай кызу чорда монысы аеруча мөһим.
“Благовар” кошчылык заводы­ның үсемлекчелек тармагында басучылык культурасы югары. Аның нигезен, әлбәттә, тоткарлыксыз үтәлүче заманча техно­логияләр тәшкил итә. Быелгы кыр эшләренә җиткелекле күләмдә минераль ашлама тупланган. Аны чәчүлекләрнең һәр гектары 100 килограмм исәбеннән алачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сарыкларның җанын кем кыя?
24-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!
Кем остарак, кем алдарак?
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кем остарак, кем алдарак?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»