Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Әсән” казларына җитәме соң!

18.05: “Әсән” казларына җитәме соң!

Инкубатор цехы операторы Нәҗибә Йосыпова.Инкубатор цехы операторы Нәҗибә Йосыпова.Дүртөйле районында урнашкан “Әсән” кошчылык фабрикасы туган республикабызда гына түгел, аның чикләреннән тыш та киң билгеле. Заман технологияләрен киң кулланып эшләүче коллектив җитештерүчәнлеген елдан-ел арттыра, клиентлар челтәре дә киңәйгәннән-киңәя.

— “Әсән” кошчылык фабрикасы моннан ундүрт ел элек барлыкка килде,— ди әлеге җәмгыятьне оешкан көнен­нән башлап җитәкләүче Әмир Фатыйхов. — 2015 елда безнең предприятие Линда токымлы казлар үрчетү буенча племрепродуктор статусына ия булды. Бүген коллективыбыз 70 кешене бер­ләштерә. Җәмгыятьтә югары квалификацияле белгечләр хезмәт сала, Башкортстан дәүләт аграр университеты галимнәре белән берлектә казларның продуктлылыгын арттыру өстендә гыйльми тәҗрибәләр үткәрәбез, селекция эше белән җитди шөгыльләнәбез.
Предприятиедә җитеш­терелгән продукция Русия Федерациясенең барлык диярлек төбәкләренә озатыла, Казахстан Республикасы, Белоруссия, Кыргызстан белән тыгыз элемтәләр булдырылган.
Фабриканың матди-техник базасы ныклы, шуңа эш нәтиҗәләре дә югары. Ике инкубация цехы бар. Алар­ның һәркайсының куәте 200 мең йомыркага исәпләнгән. Катнашазык җитештерү өчен махсус цех җиһазланган. Үстерелгән кош-кортны чалу, каклау өчен янә заманча цех эшли. Фабриканың машина-трактор паркында, тәгәр­мәч­ле һәм чылбырлы тракторлар белән беррәттән, йөк та­шу машиналары да бар. Соңгы өч елда гына да тәгәрмәчле биш трактор, чәчкеч, дисклы тырма, пресс-җыйгыч, “Дон-1500” ашлык җыю комбайны, йөк машинасы һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Казларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү максатында, фабрика эшчәннәре бөр­текле һәм кузаклы культуралар үстерү белән дә шөгыль­ләнә. Әлеге вакытта “Әсән” кошчылык фабрикасы карамагында 860 гектар җир бар. Әйткәндәй, елдан-ел аның чәчүлек мәйданнары киңәя, җитеште­рүчәнлеге күтәрелә.
Бүген кошчылык фабрикасында казлар саны 15 мең башка җитке­релгән, каз бәбкәләре сату күләме дә арта. Мисал өчен, былтыр инкубаторлардан 365 мең баш бәбкә сатылган.
Предприятие директоры Әмир Фатыйхов.Предприятие директоры Әмир Фатыйхов.Казлардан сыйфатлы ит, йомыр­ка алу өчен зур тырышлык сала “Әсән” кошчылары. Дөрес итеп тукландыру, тиешле вакытта вакциналар кадау, яшел үләндә йөртү, су коендыру (моның өчен берничә буа буылган), кош-корт үстерү өлкәсендә дөньякүләм алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү – болар барысы да эшчән коллек­тивның уңыш нигезен тәшкил итә. Предприятиенең табышы күзгә күренеп арта. Саннар бу хакта ачык сөйли: 2011 елда кошчылык фабри­касының кереме 26 миллион сумнан күбрәк булса, тагын дүрт елдан бу сан 51 миллион сумнан да артып киткән. Шунысын да билгеләргә кирәк: җәмгыять җитәк-челеге үз эшчәннәренә хезмәт хакын вакытында түләп бара, салымнар буенча да бурычлары юк.
Фабрика биналарында, җәйге лагерьларда ел саен төзекләндерү эшләре башкарыла.
— Алдыбызга зур бурычлар, якты максатлар куеп эшлибез, — ди фабрика уңганнары.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Атлар җитез,  кырлар тигез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер
Борайлылар сынатмый!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Борайлылар сынатмый!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»