Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Дөге чәчәргә туры килмәгәе...”

18.05: “Дөге чәчәргә туры килмәгәе...”

Яз болай да соң килеп, көз тагын да иртәрәк башланган Караидел районы җирләренә килеп керүгә шунысы игътибарны җәлеп итте: май уртасы булуга карамастан, биредә чокыр-чакырларда һәм посадка буйларында урыны-урыны белән һаман кар ята. Ә ба­су­ларның кайберләрендә кар сулары җәйрәп ята. Шуңа да район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Нәфис Гәрәев безне каршы алуга ук: “Быел дөге чәчәргә туры килмәгәе...” — дип, шаяру катыш зур борчылу белән әйтеп куйды.

Чыннан да, синоптиклар­ның ел саен кеше куркытып фаразлавына карамастан, быелгы яз, көйсез кияү кебек, әби-бабае тупсасын ялындырып кына атлап керде. Карның күп булуы игенче­ләрне шатландырса да, бу халык күңе­лендә зур шом уяткан иде. Лә­кин, бәхеткә, ташкын сулары Башкортстанда олы афәтләр тудырмады, сеңгәне — сеңеп, калганы тыныч кына акты да китте. Әмма, аграр республика буларак, игенчеләребез күңелен бүген чәчү техноло­гияләренең вакытында үтәл­мәве борчый. Югарыда бәян ител­гәнчә, гомумән, Баш­корт­станның төньяк-көнчы­гы­шында, аерым алганда, Караидел районында, чәчүгә төшү һаман сузыла килә.
— Басуларга чыгарга әллә кайчан әзер идек инде, ләкин һава торышы яхшы көннәр белән сөендерми: ни җылыт-мый, ни яңгырлар форсат бирми, — ди Нә­фис Фәнис улы. — Бер ай элек билгеле инвестор Альберт Мө­хәммәтьяровның “Зуевское” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган район конференциясе алдыннан ук безнең техника паркының әзер­леге 82 процент тәшкил итә иде инде. Ә бу республика районнары арасында иң яхшы күрсәт­­кечләрнең берсе булды. Ләкин менә, бая әйткә­немчә, быелгы яз безнең якларда әлегә игенче файдасына түгел.
Район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллинның урынбасары телгә алган һәм Караи-дел­нең дала зонасы хуҗа­лыклары җитәкчеләре, фермерлар, бел­гечләр чакырылган ки­ңәш­­мәдә якташлары, респуб­ликаның Үзйө­реш­ле машиналар һәм башка төр техни­каның торышына күзәт­челек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы Ринат Галимов, “Россельхозцентр” федераль учреж­де­ниесенең Башкортстандагы филиалыннан орлыкчылык бүлеге начальнигы урынбасары Равил Баһаветдинов, аграр университет доценты Игорь Кузнецов, “Пестициды РУ” җәмгыя­те директоры Игорь Шлёнкин һәм “Техно­авиа”ның Уфадагы филиалы җитәкчесе урынбасары Анастасия Лощинина катнашканнар, һәрберсе үз юнәлеше буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткергән, яңалыклар белән уртаклашкан.
Әйтергә кирәк, аграр киңәш­мәне үткәрү урыны итеп “Зуевское” җәмгыяте юкка гына сайланмаган. Би­редә быел, чәчүлек мәйдан­нары ике тапкыр арттырылып, аны 4450 гектарга җит­кергәннәр. Алай гына да түгел, туфракка элита орлыклар гына күмдереләчәк. Үсемлек­ләрне химик эшкәртү чараларына һәм ашламага да инвестор акчасын кызганмаган, 6 миллион сумлык алган. Өстәвенә, 10 миллион сумлык киптерү-сортларга аеру комплексы алып кайтып урнаштырганнар, орлык складларын ремонтлаганнар.
Авыл хуҗалыгы идарә­сенең баш агрономы Нәрис Зарипов белдерүенчә, без районда бул­ган көнгә тракторлар — 96 процентка, җир эшкәртү һәм чәчү техникасы тулысынча әзер иде. “Сер түгел, — диде Нәрис Зариф улы, — күп районнарда бүген механизаторларга кытлык сизелә. Шуңа күрә без эшне ике сменада алып барыр өчен берничә механизаторны бюджет һәм сәнәгать пред­прия­тиелә­реннән дә җәлеп иттек һәм агрегатларны тулысынча комплект­ладык”.
Идарә начальнигы Нәфис Гәрәев быел азотлы ашлама кертү буенча да тоемлы нәти-җәгә ирешүләре турында белдерде: былтыр бу күрсәткеч гектарга нибары 2,2 килограмм тәшкил итсә, быел аны 8 килограммга җиткергәннәр.
— Шунысы да игътибарга лаек, — ди Нәфис Фәнис улы, – чәчүлекләр структурасы да үзгәрешләр кичерде. Һәр баш малга ел ярымлык азык запасы туплау өчен күпьеллык үлән басуларын яңарттык, техник культуралар мәйданын арттырдык. Үзебездә фермер Шамил Карамов ярма цехы ачу сәбәпле, карабодай мәйданнары 3700 гектарга җиткерелде. Алай гына да түгел, авыл хуҗалыгы кооперациясе ролен һәм җитеште­рүчәнлеген арттыру максатында әлеге вакытта Шамил Камил улы Дуван һәм Аскын районнарында карабодай игүчеләр белән киле­шү­ләр төзи. Ният­ләнүенчә, алар да уңышын безгә тапшырачак.
Кооперация, дигәннән. Районда республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитовның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр алдына куйган бурычны үтәү буенча да эш җәелдерелгән. Сүз хәзер­ләүләр конторалары, кооперативлары оештыру турында бара. Күптән түгел генә Ка­раиделдә ике кооператив ачыл­ган, алар халыктан сөт җыю белән шөгыль­ләнәчәк. “Мир” крестьян-фермер ху­җалы­гы җитәкчесе Флүзә Хәйруллина белән “Заря” хуҗа­лыгы башлыгы Альберт Әнвәров, барлыгы 11 авыл халкыннан сөт җыеп, аны Дуван районының Мәсәгуть комбинаты һәм райондагы “Әр-тәкүл” хуҗа­лыгында эш­ләп ки-лүче “Башагропром” компаниясе эшкәртү­челә­ренә тапшырачак. Идарә начальнигы әйтүенчә, шушы юнә­лештә оештыру эш-ләре алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
Кыскасы, югарыда әйтел­гәнчә, Караидел районы хуҗа­лыклары һәм фермерлары, көннәр ачылып китсә, язгы кыр эшләрен атна-ун көндә башкарып чыгарга әзер. Моның өчен аларның таләп ителүче техникалары да, элита орлыклары да, ягулык-майлау материаллары да җиткелекле. Җылы кояш нурлары астында басулар да кибеп, иркен сулыш алып куйса, шәт, дөге чәчәргә дә туры килмәс.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Атлар җитез,  кырлар тигез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер
Борайлылар сынатмый!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Борайлылар сынатмый!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»