Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Минутны да әрәм итмибез!

18.05: Минутны да әрәм итмибез!

Алдынгы механизатор Асаф Җәлилов.Алдынгы механизатор Асаф Җәлилов.Яңавыл басуларында эш кайный. Быел биредә 23144 гектар мәйданда — бөртекле, 4558 гектарда — мал азыгы культуралары, 1150 гектарда күпьеллык үлән, 765 гектарда техник культуралар чәчү көтелә. Бү­ген чәчүлек мәйданнарының 7900 мең гектарында эш башкарылган да инде. Чәчү эшләре аеруча “Агрофирма Урада”, “Алексеевский”, Ленин исемендәге, “Янауль­ская МТС” хуҗалыкларында оешкан төстә бара. Район­ның “Янаульская МТС” муниципаль-унитар предприя­тие­се эш күрсәткечләре буенча ел да алдынгылар рәтендә.

— Бездә язга әзерлек көздән үк башлана, техниканы урып-җыюдан соң ремонтлый, әзерли башлыйбыз. Шулай ук, узган елда яңа техника алдык, җитәрлек күләмдә орлык, ашлама кайтардык, хезмәтне оештыру буенча да тиешле чаралар күрелде, — ди предприятие директоры Салават Гыйндуллин.
Әлбәттә, әзерлек дәрәҗәсе күрсәткечләрдә ачык чагылыш таба. Шөкер, чәчүгә быел соң төшелсә дә, “Янаульская МТС”­та эшләр кызу бара, тоткарлыкларга юл куелмый.
Басуларның берсендә Асаф Җәлилов һәм “КамАЗ” шоферы Валерий Чукавин җитен чәчү белән мәшгуль. Хуҗалык әлеге культураның быел мәйданын арттырган, чөнки узган елда җитен орлыгын сатудан яхшы гына табыш алганнар, быел аңа 160 гектар бүленгән.
Гомумән, хуҗалыкның 3360 гектар сөренте җирлә­ренең 2700 гектарын — бөр­теклеләр, 360 гектарын техник культуралар били. Басуларда 10 агрегат эшли. Асаф Җәли­лов иярләгән “К-744” тракторын һәм “Кузбасс” чәчү комплексын предприятие узган елда гына сатып алган. Яңа техникага сөенеп бетә алмыйлар, техниканы яңартуга предприятиедә зур игътибар бирелә.
— Көннәр шушылай явымсыз торса, эшләрне бер атнада тәмамларга исәп. Көне елны туйдыра торган вакыт бит, минутны дә әрәм итәргә ярамый, — ди хуҗалык рәисе.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Атлар җитез,  кырлар тигез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Федоровка фермерлары үрнәк күрсәтә!
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер
Борайлылар сынатмый!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Борайлылар сынатмый!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»