Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тешләр өчен эшләргә кирәк!

20.05: Тешләр өчен эшләргә кирәк!

Хуҗалык җитәкчесе  Вадим Авзалов.“Лаеклы хезмәт хакы булса, яшьләр эштән курыкмый”, — ди республиканың иң яшь хуҗалык рәисләренең берсе Вадим Авзалов.

Илеш районының Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы-колхозы дилбегәсе моннан биш ел элек 25 яшьлек Вадим Авзалов кулына тапшырыла. Башкортстан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмамлаган егет бу вакытка туган хуҗалыгында бригадир булып та, икътисадчы вазыйфасында эшләп тә, халык арасында абруй яулап өлгерә.


– Җитәкче буларак, мин шуңа сөенеп туя алмыйм: безнең Түбән Череккүл һәм Югары Череккүл авыллары елдан-ел зурая, биредә йорт салучы яшь гаиләләр арта. Быел, мисал өчен, ике авылның ике ягыннан да өй төзергә теләүчеләр өчен 100әр гектарга якын җир бүленде, — дип шатлыгы белән уртаклашты әңгәмә башында рәис. — Авылларыбызның район үзәгенә якын урнашуы сәбәпле, биредә төпләнергә ниятләүчеләр бихисап. Йорт салучыларның барысы да безнең колхозда эшләмәс, әлбәттә, тик араларында язмышларын аграр тармак белән бәйләүчеләр дә аз булмас. Ә бүгенге көнгә килгәндә, хуҗалыгыбыз эшче кулларга кытлык кичерми. Барлык белгечләребез дә яшь. Махсус программалар кысаларында үз йортын булдырып, гөрләтеп дөнья көтүчеләр күп. Эльза һәм Рөстәм Абдуллиннар, Гөлнара һәм Радмир Мусиннар, Рәзилә һәм Вадим Әкрамовлар, Зарема һәм Раушан Ислембаевлар – шундый матур гаиләләрдән.
– Сез — үзегез дә яшь кеше. Авылда тормыш корып, хәзер инде тамырлангансыз. Кул­ларына яңа гына диплом алган аграр тармак белгечләрен ничек итеп авыл җиренә җәлеп итәргә? Бәлки, бу хакта стандарт булмаган фикерләрегез бардыр?
– Мин үзем — Түбән Череккүл егете. Кече яшьтән икмәккә, ул өстәлгә килгәнче, никадәр зур хезмәт салынуын белеп үстем. Диплом алгач, туган ягыма кайтып эшкә урнашу уе күңелемдә күптән бөреләнгән иде. Анык карар кабул итүемә әти-әнием дә, шул елларда аграр тармакта хезмәт юлы башлаучы яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән булдырылган махсус программа да сәбәпче булды. Дәүләт безгә акчалата ярдәм күрсәтте. Бу чорда колхозга минем белән бергә яшьтәшем, хәзер хуҗалыкта баш инженер вазыйфасын башкаручы Илнур Шәйхетдинов та кайтты. Икебез дә тора-бара үз урыныбызның нәкъ менә туган якта булуына, монда кирәкле кешеләр икәнлегебезгә инандык, гаилә учагы тергездек.
Әйткәндәй, табибә булып эшләүче тормыш юлдашым Алия Айрат кызы да хезмәт юлын башлаганда “Авыл табибы” программасы кысаларында 1 миллион сумлык грантка ия булды. Үз фатирыбызны юнәтергә бик ярап куйды ул.
Ә яшь белгечләрне авыл җиренә ничек җәлеп итәргә, дигән сорауга җавап бер инде ул: яхшы шартлар, лаеклы хезмәт хакы. Киләчәккә ышаныч булса, эштән курыкмый кеше. Һәркемнең дә матур итеп яшисе килә: тигез юллардан йөрисе, балаларын мавыгулары буенча төрле түгәрәкләрдә шөгыль­ләндерәсе...
— Яңа игенчелек сезонына аяк бастык. Сезнең хуҗалык өчен ул ничек башланды?
— Хуҗалыгыбызның 5450 гектар сөренте җирләре бар. Бөртекле культуралар — 2776, мал азыгы культуралары 1445 гектарда игелә. Кышкы бодай — 300, сабанашлык — 1500, арпа — 660, солы — 200, борчак 100 гектарда үстереләчәк. Җир­ләрнең уңдырышлылыгын күтәрү максатында быел минераль ашламаны 100 тоннага күбрәк — җәмгысы 300 тонна кайтардык. “Омичка” чәчкече алдык.
Химик утау чорына да тулысынча әзербез. Гербицидлар кертү өчен үзйөрешле “Рубин” техникасы алынды. Ашлык киптерү комплексы ремонтланды. Гомумән ал­ганда, соңгы ике елда 25 миллион сумлык техника, шул исәптән, мал азыгы һәм ашлык җыю комбайннары, чапкыч, пресс-җыйгыч һәм башка җиһазлар сатып алдык. Табигать көйсезлеклә­ренә карамастан, быел да мул уңышка йөз тотабыз.
— Белүемчә, хуҗалык казнасы, нигездә, терлекчелек продукциясе сатудан тулылана.
— Бу, чынлап та, шулай. Барлык табышның 60 процентын терлекчелек, аныграк итеп әйткәндә, сөт җитеш­тереп сату китерә. Бүген һәр сыердан уртача савым 5306 килограмм тәшкил итә. Ике ферма бар. “500 ферма” программасына 2012 елда кушылдык. Бу терлекчелек тармагында сизелерлек күтәре­лешкә этәргеч булды. Проект кысаларында Югары Черек­күл авылында урнашкан 1нче фермада күләмле ремонт башкарылды. 450 баш сыерга тәгаенләнгән абзар, 200 баш бозау өчен каралты, шулай ук таналар абзары ниге­зеннән түбәсенә кадәр яңар­тылды, сенаж һәм силос ба­зы төзелде. Барлыгы 42 миллион сумлык эш башкарылды, әлеге акчаның яртысы субсидия формасында хуҗа­лык казнасына әйләнеп кайтты. Терлекчеләрнең эш шарт­лары күзгә күренеп яхшырды.
Бүген хуҗалыкта 1850 баш сыер малы, шул исәптән 610 савым сыеры асрала. Моннан өч ел элек кара-чуар токымлы маллар үрчетү буенча племрепродуктор статусы алынды. Әлеге вакытта көненә 8,5 тонна сөт сатабыз, июнь­нән бу күр­сәт­кечне 11 тоннага җит­керү максаты куеп эшлибез.
Хуҗалык маллары тулысынча ясалма орлыкландырыла. Форсаттан файдаланып, ясалма орлыкландыру технигы Динислам Мәхмү­дов­ны мактап телгә аласым килә. Әлеге эшкә бик озак кеше таба алмый җәфа чиктек. Ниһаять, армия­дән кайткан 20 яшьлек Динисламны, әйткәндәй, ул Исәмәт авылыннан килеп эшләп йөри, чакырдык. Свердловск өлкә-сендәге “Уралплемцентр” белгечләре килеп укытты. Лаеклы хезмәт хакы түләгәч, Динислам язмышын терлекчелек тармагы белән бәйләр­гә ныклы карар кылды.
— Авыл халкының да матур итеп яшисе килә, дидегез. Бу җәһәттән хуҗа­лык идарәсе нинди чаралар күрә?
— Кышын юлларны кардан тазарту, җәен ремонтлау хакында сөйләп тә тормыйм – алары ташка басылган. Алдынгыларга премияләр тү­ләү, лаеклы ялга китүче­ләрне кыйммәтле бүләкләр тапшырып хөрмәтләү, авылларыбызда Сабантуйлар, Яңа ел, Аналар көне, Ватанны саклаучылар көне, Авыл хуҗа­лыгы хезмәткәрләре бәйрәме һәм башка чараларны үткәрү­нең даими иганә­чесе — әл­бәттә, хуҗалык идарәсе. Сабый туса да, мәрхүмнәрне соң­гы юлга озатканда да яр­дәм күрсә­тәбез. Өй төзүче­ләр­гә техника белән дә, акчалата да ярдәм кулы сузабыз. Бер сүз белән әйткәндә, эшләгән кешенең кадерен белергә тырышабыз.
— Күптән түгел авылыбызда ишекләрен ачкан яңа балалар бакчасын һәм мәк­тәпне шефлыкка алдык. Балаларны икенче яр­тыел­лыкка “Әллүки” журналына подписка бүләк итеп сөен­дердек.
— Болар барысы да соклануга лаек, Вадим Хәли­ло­вич! Киләчәктә дә эшләрегез уң барсын. Хез­мәтегезнең нәтиҗәсен кү­реп, тагын да югарырак үр­ләрне яулавыгызны телибез.

Механизаторлар Роберт Самматов, Илшат Нәбиуллин һәм  баш инженер Илнур Шәйхетдинов.Механизаторлар Роберт Самматов, Илшат Нәбиуллин һәм баш инженер Илнур Шәйхетдинов.Уңган егет Динислам Мәхмүдов.Уңган егет Динислам Мәхмүдов.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Восход”та таң иртә ата
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
“Восход”та таң иртә ата
Атлар җитез,  кырлар тигез
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Атлар җитез, кырлар тигез
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
25-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?
Яңгырларга кадәр өлгердек!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Яңгырларга кадәр өлгердек!
Иген иккән — илне тук иткән!
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иген иккән — илне тук иткән!
Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй”
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”
Ашлаган җир — аш бирер
23-05-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ашлаган җир — аш бирер








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»