Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Спартак” – чемпион!

20.05: “Спартак” – чемпион!

Басу уңганнары Фәрит Әхмәдиев белән Илис Бекетов.Басу уңганнары Фәрит Әхмәдиев белән Илис Бекетов.Ярмәкәй районында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр арта.

Районда агросәнәгать комплексына 119мең гектар җир бүленгән, шуның яртысында иген игәләр. Соңгы елларда кайчандыр күпьеллык үлән чәчелгән җирләрне яңадан сөрү һәм башка чаралар исәбенә басулар киңәя. Моның өчен яңа крестьян-фермер хуҗалыклары төзелә, бул­ганнары эреләндерелә.


– Кайчандыр МТС бүлекчәсе файдаланган җирләр хуҗасыз калгач, без аларны эшкәртерлек куллар эзли башладык, – ди бу хакта район хакимияте башлыгы Илшат Райманов. – Күрше Ырынбур өлкәсендә билгеле эшкуар Равил Әкбәров белән килешү төзедек һәм 4 мең гектарга якын җирне аңа бирдек. Анда төзелгән “Спартак-Агро” җәмгыяте бүген инде беренче уңышлары белән сөендерә.
Хуҗалык җитәкчесе Равил Әкбәров күрше өлкәнең Чаганлы авы­лыннан. Моңа кадәр дә авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча Башкортстандагы предприятиеләр белән уңышлы эшләгән.
– Хакимияттән бергә эшләү тәкъдиме булгач, сагаебрак калган идек, – ди ул. – Әмма юкка бул­ган, биредәге халыкның уңган, җирләрнең уңдырышлы булуы барлык шикләрне таратты. Әлбәттә, туфракны өстәмә тукландырасы бар әле.
Узган елда бөртек­леләрнең гектар көче 22 центнерга җиткән. Әйт­кәндәй, биредә бодайның каты сортлары гына игелә, карабодайга күп игътибар бирелә, 600 гектарга якын җир парга калдырылган.
Хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Әхмәдиев безне басулар белән таныштырды. Иң беренче чиратта игътибарны төзек, заманча техника җәлеп итте. Механизатор Илис Бекетов безне трактор кабинасына чакырды. Биредә кондиционер, тавыш үткәрми торган тәрәзәләр, электрон эшләү чаралары бар, навигаторлар куел­ган.
– Мин 1995 елдан бирле руль артында, күп йөрелде, шулай да мондый техникада эшләү минем генә түгел, күпләрнең хыялы инде ул, – ди Илис.
Ул – ишле гаилә башлыгы, хатыны белән биш бала тәрбиялиләр. Билгеле, күп балага шундый ук акча да кирәк. Айлык хезмәт хакы турында сорашкач, яңа танышыбыз тәгаен саннардан качарга булды, шулай да җавабыннан мул гына түләнүе аңлашылды. “Мин сезгә төгәл генә әйтә алмыйм, әмма шунысы бар: хезмәт шартлары тудыру буенча безнең хуҗалык – районда чемпион!” – диде ул.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»