Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эшне яңгырлар тоткарлый

06.06: Эшне яңгырлар тоткарлый

Эшне яңгырлар  тоткарлыйСиноптиклар исә алдагы көннәрдә дә явым-төшем вәгъдәли.

Соңгы атналарда туктаусыз яуган яңгырлар республикада мал азыгы хәзерләү кампаниясе башлануын, бераз тоткарлый. Табигать көйсезлеге шул ук вакытта, берничә көн элек кенә чәчүне төгәлләгән аграрийларга “яшел урак”ка яхшырак әзерләнү мөмкинлеген дә бирә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге республиканың һәр районында мал азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган семинарларда катнаша. Ведомство оештырган алты эшче төркемне министр һәм аның урынбасарлары җитәкли.


— Әлеге чаралар графигын раслаганда һәр районның табигый климатик үзенчәлеге исәпкә алынды. Без урыннарда үткәрелгән семинарларда алдагы бурычлар турында гына түгел, ә тәгаен шул районда “яшел урак”ны оешкан төстә үткәрү белән бәйле проблемалар турында сөйләшәбез. Эшче төр­кемдә аграр юнәлештәге уку йортлары галимнәре, агрохимик хезмәтләр белгечләре катнаша. Семинарда көн кадагындагы мәсьәләләр хәл ителә. Шунысы куанычлы, яздан туфракта дым яхшы саклана. Көннәр гадәттәгедән салкынрак булуга карамастан, план­тацияләрдә уңыш әйбәт, — диде журналистлар белән очрашуда аграр тармак министры Илшат Фазрахманов.
Быел республика хуҗалыклары алдында 813 мең тонна печән, 1625,2 мең тонна сенаж һәм 1485,1 мең тонна силос хәзерләү бурычы тора. Якынча исәпләүләргә караганда, “яшел урак”ны оешкан төстә башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Хәзер аерым төр культураларны җыеп алу вакытын кулдан ычкындырмаска кирәк.
Туймазы районында узган семинарда мәсәлән, әлеге таләп төп бурыч буларак билгеләнде. Чарада министрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин катнашты.
— Мал азыгы хәзерләгәндә аны икътисади яктан отышлырак итү юлын да онытмаска кирәк, — диде очрашуда Азат Салават улы. —Люцернаны мәсәлән, ул чәчәккә бөреләнгән вакытта җыеп савым сыерына ашатканда, көндәлек савым 24 килограммга җитә. Әгәр соңрак, ягъни, ул чәчкә аткан вакытта җыйсаң — малның продуктлылыгы — 5 килограммга, аннан да 10 көнгә соңлаганда 10 килограммга кими. Һәм әлеге югалтуны башка концентрацияле азык ашату исәбенә каплатырга туры киләчәк. Монысы һәр шартлы малга елына 10 мең сум өстәмә чыгым дигән сүз. Ике йөз савым сыеры асралган хуҗалык өчен бу ике миллион сум акчаны алып җиткермәүгә тиң.
Район семинары “Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприя­тиесендә үтте. Биредә “Яшел урак” кампаниясе һәр елны зур оешканлык белән уздырыла. Алдагы көннәрдә хуҗалыкта люцернадан сенаж сала башлаячаклар.
Аграр предприятиедә сыйфатлы һәм ихтыяҗга җитәрлек терлек азыгы туплануы малчылык тармагындагы казанышларны үстерә. 2015 елда мәсәлән, уртача еллык савым 5600 килограмм тәшкил итсә, узган ел 7800 килограммга җит­керделәр. Быелгы бурыч — 8400 килограмм биеклеген яулау. Ә инде 2020 елга аны 10 мең килограммга күтәрү максаты куела. Әйткәндәй, бу көннәрдә хуҗалык 18әр тонна сөт сата. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марат Ибраһимов сүзләренә караганда, быел район буенча мал азыгы культуралары 27 мең гектар били, шуның 10 процентын кузаклылар тәшкил итә. Туймазы­лылар һәр шартлы малга 33 центнер азык берәмлеге туплау бурычын куйган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Басуларда кызу эш кайный!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!
Маллар тук кышлар
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар тук кышлар








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»