Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кем остарак, кем алдарак?

08.06: Кем остарак, кем алдарак?

“Рощинский” совхозы савучысы Галия Әхтәмова.“Рощинский” совхозы савучысы Галия Әхтәмова.Стәрлетамак районы терлекчеләре һөнәри осталыкта ярышты.

“Рощинский” совхозы җәйге лагере бу көнне гөрләп торды – бирегә бөтен районнан машина белән сыер саву осталары һәм малларны ясалма орлыкландыру техниклары һөнәри бәйгегә җыелды. Гадәт буенча, бәйге былтыр җиңеп чыккан хуҗалыкта оештырыла – үткән ел “Рощинский” совхозы савучысы Галия Әхтәмовага тиңнәр булмады.


Бәйгечеләрне һәм кунакларны иртән үк бәйрәм кәефе, районның үзешчән артистлары, мәдәният йортлары хез­мәт­кәрләре башкаруындагы җыр-биюләр каршы алды. Стәрлетамак район хакимияте башлыгы Рөстәм Баһаветди­нов чыгыш ясап, авыл хуҗа­лыгы продукциясен җитеш­терү буенча районның озак еллар буе республикада алдынгы урыннар биләвен бил­геләде. Һәм бу уңышлар, әл­бәт­тә инде – район авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре, белгечләре һәм җитәкчеләренең фидакарь хезмәт җимеше.
Мондый һөнәри бәйгеләр – иң осталарны ачыкларга булышлык итүче ярыш мәйданы гына түгел, белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек тә.
Район хакимияте башлы­гы­ның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Салават Фәритов шуны ассызыклады: машина белән сыер саву сөтчелек фермасында иң җаваплы процессларның берсе. Аның нәтиҗәсе саву корылмала­ры­ның сыйфатына да, савучы­лар­ның осталыгына, беле­менә дә бәйле. Шулай ук яхшы күрсәткечләргә малларның токымы да йогынты ясый. Дөнья­күләм тәҗрибә күрсәтүенчә, маллар сыйфатын яхшырту ясалма орлыкландырудан баш­ка мөмкин түгел. Бу җәһәттән Стәрле­тамакта эш югары дәрәҗәдә куелган. Саннар шул хакта сөйли. 2016 елда район терлекчеләре 40 мең тонна сөт, 19 мең тоннадан артык ит җитештерделәр. Һәр сыердан 5692 килограмм сөт савып алынды, тәүлеклек артым 700 грамм тәшкил итте. Бүген тәүлегенә 115 тонна сөт савып алына, район буенча һәр сыердан көненә – 17,7, ә кайбер хуҗалыкларда 20-23 килограмм сөт савыла.
Бәйгедә район хуҗалыкла­рыннан 11 савучы һәм 15 ясалма орлыкландыру технигы көч сынашты. Абруйлы жюри, бәйгегә йомгак ясап, алдынгыларны билгеләде. Машина белән сыер савучылар арасында Ирина Айгөлева (“Дуслык”), Людмила Храповецкая (Калинин исемендәге хуҗа­лык), Аделина Шә­фыйкова (Салават агрофирмасы), Айсылу Таһирова (“Фрунзе”) җиңеп чыкты. Ясалма орлыкландыру техникларыннан Лилия Галина – беренче (“Рощинский” совхозы), Маргарита Патраева (“Авангард”), Азамат Әхмәтшин (Калинин исеме­ндәге хуҗалык) – икенче, ә Светлана Юраш (“Дуслык”) өченче урынны яулады. Барлык җиңүчеләр акчалата бү­ләк­ләргә һәм ихлас тәбрик­ләүләргә лаек булды.  
Регина САФОНОВА,
Ләйсән МАЮСУПОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сарыкларның җанын кем кыя?
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!
Сыерның сөте – телендә
6-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сыерның сөте – телендә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»