Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Биш”кә эшлиләр!

08.06: “Биш”кә эшлиләр!

Хуҗалыкның Динес  фермасы  мөдире Ренат Кантимеров көтүчеләр   Илшат Әдеһәмов һәм Айдар  Насретдинов белән.Хуҗалыкның Динес фермасы мөдире Ренат Кантимеров көтүчеләр Илшат Әдеһәмов һәм Айдар Насретдинов белән.Фрунзе исемендәге кооперативта маллар яшел үләнгә чыкканнан соң тәүлеклек савым 5 тоннага җиткән.

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында маллар җәйләүгә 7 майда чыгарылды. Шул рәвешле менә инде бер ай дәвамында хуҗалыктагы 1500 баш сыер малы, шул исәптән 500 савым сыеры сусыл яшел азык белән туклана. Әлбәттә, малларның яшел үләнгә чыгуы аларның продуктлылыгында да чагылмый калмый.


— Дөрес, мал азыгын мул хәзерләү, аларның рационын туклыклы һәм файдалы матдәләр белән баету, “500 ферма” программасы кысаларында барлык терлекчелек комплексларын да заманча дәрәҗәдә үзгәртеп кору, алдынгы технологияләр белән коралландыру хәзер кышкы чорда да җәйләүдәге кебек мул сөт савып алу мөмкинлеге бирә. Әйтик, кышын тәүлегенә 4-4,5 тонна сөт савып алсак, җәйләүгә чыккач, әлеге күрсәткеч 5 тоннага якынлашты. Әлбәттә, җәйләү чоры мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышабыз, — диде, терлекчелектә эшләр торышы белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Аның белдерүенчә, хуҗалык маллары бүгенге көндә дүрт җәйге лагерьда тупланган. Аларның барысы да төзек һәм “500 ферма” программасы таләпләренә ярашлы тиешенчә җиһазландырылган. Көтүчеләр Илшат Әдеһәмов, Айдар Насретдинов, Михаил Никифоров һәм Владимир Данилов та йөкләтелгән эшкә гаять җаваплы карый. Көнозыны яшел үлән уртлап йөргән мәхлуклар лагерьларга һәрвакыт туеп, мул сөт туплап кайта. Бәлки шуңа да Фәридә Насретдинова, Нурия Әһлиуллина, Лариса Никифорова кебек алдынгы савучыларның бу көннәрдә кәефе аеруча күтәренке. Сөт саву буенча алар хуҗалыкта әйдәп барса, башка хезмәттәшләре дә әлеге алдынгылар үрнәгенә иярергә тырыша.
— Сөт сатуга бәйле мәсьәләләр дә юк. Мәләвез сөт заводы белән килешеп, яхшы мөгамәләдә эш итәбез. Шуңа да кәефләр көр. Бүген инде “яшел урак”ка төшү хәстәре белән янып йөрибез, — диде озайлы яңгырлардан соң калын булып өлгереп килүче күпьеллык үләннәр басуларына караш ташлап Фәйрүз Галиев.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Басуларда кызу эш кайный!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!
Маллар тук кышлар
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар тук кышлар








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»