Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Без Башкортстанны дөньяга танытабыз!”

10.06: “Без Башкортстанны дөньяга танытабыз!”

Рәсим Сәетбатталов.“Башкирский гусь” җәмгыяте продукциясе чит илләрдә дә сорау белән файдалана.

Моннан ике ел элек Федоровка районындагы киң билгеле “Башкирский гусь” җәмгыятендә булып, анда уңышлы тормышка ашырылучы “Казчылык буенча интеграция” дип аталучы уникаль программа эшчәнлеге турында бәян иткән идек. Предприятиедә әлеге программа бүген дә эшлиме һәм узган чорда ул нинди нәтиҗәләр белән билгеләнгән? Югары сыйфатлы продукциясе белән бүген республика һәм ил базарларын гына түгел, чит дәүләтләрнең сәүдә киштәләрен дә яулый баручы “Башкирский гусь” җәмгыятендә моннан тыш тагын нинди уникаль программалар һәм инвестиция проектлары тормышка ашырыла? Гомумән, базар кануннарын тирәнтен аңлап һәм киләчәккә йөз тотып эш итүче предприятие нинди бурыч-максатлар һәм үсеш стратегиясе билгеләгән? Шушы һәм башка сораулар белән без предприятиенең генеральный директоры Рәсим Сәетбатталовка мөрәҗәгать иттек.


— Рәсим Касыймович, сүзне “Башкирский гусь” предприятиесе 2011 елдан тормышка ашыручы “Казчылык буенча интеграция” программасыннан баш­лыйк әле. Бу программа пред­приятие һәм республика халкы өчен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм отышлы булды?
— Әлеге программаны эшкә кушудан “Башкирский гусь” җәмгыяте һәм анда катнашучы безнең партнерлар гына түгел, гомум респуб­ликаның, илнең кошчылык тармагы да отты дияр идем. Чөнки әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә тәүге дүрт елда гына да өстәмә рәвештә 1000 тоннадан күбрәк тере авырлыктагы каз ите үстереп алынды. Бу бер булса, әлеге программа респуб­ликаның 42 районында гомер кичерүче 2 меңгә якын кешене эшле һәм ашлы итте. Нәкъ шул сандагы районнарда программа кысаларында шулкадәр эшлекле килешүләр төзелде.
Бригадир Татьяна Самарина.“Казчылык буенча интеграция” программасының шартлары исә үзгәрешсез кала. Партнерларыбыз белән төзелгән килешү шартларына ярашлы, аларга һәр биш бәбкәдән дүрт айдан соң 5,5 килограмм тере авырлыктагы бер үскән каз кайтару шарты белән бер көн­лек бәбкәләр бирелә. 15 декабрьдән дә соңламый 20 процент продукция казлата предприятиегә кайтып керергә тиеш. Безнең бәбкәләрдән үстерелгән калган 80 процент каз партнерларда кала. Әйтергә кирәк, алар арасында хәзер ел саен 500әр башка кадәр бәбкә алып үстереп, чын мәгъ­нәсендә үз эшен оешты­ручылар һәм матди хәлен яхшыртучылар да байтак. Без моның өчен бик шатбыз. Чөнки республика халкының социаль хәлен яхшырту һәм кошчылык продукциясе җитештерүне арттыру програм­маның төп максатлары булып тора. Бу җәһәттән былтыр язын 63 мең каз бәбкәсе тараткан булсак, быел бу сан 73 мең башка җитте. Сорау зур, әмма әлеге программаны тагын да үстерү өчен ана казлар санын да бүгенге 30 мең баштан тагын да арттыру таләп ителә. Аннары без бит быел социаль контракт нигезендә халыкка адреслы ярдәм күрсәтү программасына да кушылдык. Ул исә аз якланган халык өчен чын табыш булып тора.
— Әлеге программа, аның асылы һәм үзен­чәлекләре белән дә якыннанрак таныштырып үтсә­гез иде?
— Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы җан башына керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган катлам гражданнарга тәгаенләнгән. Аның максаты — әлеге категория гражданнарга акчалата һәм товарлата үзаллы керем чыганакларын булдыруда ярдәм күрсәтү. Аерым алганда, социаль ярдәм 100 мең сумга кадәр үз эшеңне оештыру яисә малтабарлык эшчән­леге алып бару; 50 мең сумга кадәр шәхси ихата хуҗа­лыгы булдыру (сыер малы, сарык-кәҗә, кош-корт, куян сатып алу, бакча үстерү, умартачылык белән шөгыль­ләнү); 15 мең сумга кадәр өстәмә һөнәр алучы гражданнарга юл чыгымнарын каплату өчен бирелә ала. Моның өчен район халкына социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә тиешле гариза бирергә кирәк. Арытаба барлык документлар район хаки­миятенең гаиләне, аналарны, аталарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара советка юнәлтелә, ахыргы карарны ул чыгара.
Район хакимияте мәгъ­лүматларына караганда, программаның эшләү дә­верендә җәмгысы 1 миллион 986 мең 336 сумга 51 социаль контракт төзелгән. Шул исәптән агымдагы елның беренче кварталында 9 ке­шегә 450 мең сум бирелгән. Шунысы мөһим, соңгы чорда социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасында катнашучылар арасында безнең белән эш итүчеләр саны артканнан-арта бара.
— Программада “Башкирский гусь” предприятиесе ни рәвешле катнаша соң?
— Әлеге программа кысаларында без анда катнашучыларга берничә төр хезмәттәшлек ысулы тәкъ­дим итәбез. Әйтик, беренче пакет буенча, программада катнашучы аның кысаларында бүленгән 50 мең сум акчага “Башкирский гусь” җәмгыяте белән 80 баш бер көнлек каз бәбкәләре һәм аларны асрау өчен тие­шен­чә җиһазландырылган ике яруслы тимердән челтәрле тартма алуга килешү төзи. Шушы хакка шулай ук 80 баш каз бәбкәсен һәм аларга тартманы 25 километрга кадәр аралыкка илтеп бирү, су эчерү, ашату җайлан­малары, җылыткыч, электр чыбыклы полиэтилен япма белән тышланган теплица рәве­шендәге агач конструкция дә кергән. Әйтергә ки­рәк, Германия компаниясе тарафыннан җитеш­терел­гән заманча тартмалар ун елга исәпләнгән. Дәүләт яр­дәме кысаларында безнең белән хезмәттәшлек итеп, программада катнашучы тәүге елда үзенә 80 баш каз үсте­реп алу мөм­кинлегенә ия. Әмма биредә мөһим бер шарт бар: программада катнашучы белән килешү мотлак өч елга төзелә. Ягъни икенче, өченче елларда да ул “Башкирский гусь” пред­приятиесеннән мотлак 80 баш­тан да аз булмаган күләмдә каз бәбкәсе сатып алырга тиеш. Әмма тәҗрибә күрсәтүенчә, бер тапкыр дәүләт ярдәме белән бу эшкә алынучылар инде ирешелгәннәрдә туктап калмый һәм бу күләм белән генә чикләнми. Үстергән продукциясен исә алар базарда яисә яңадан безгә сата ала, монда бернинди дә катлаулылык юк. Кыскасы, әле­ге программа районда да, республикада да үзал­лы эшләүчеләр са­нын сизелерлек арттырыр дип ышанам, аның төп максаты да шул. Ә инде кошчылык продукциясен күпләп үрчетүгә алынучылар өчен безнең башка программаларыбыз да бар.
— Алар хакында да гәзит укучыларга сөйләп үтегез әле.
— Кош үрчетү өчен чел­тәрле тартмаларны һәм алар өчен корылмаларны безгә киң билгеле Германия фирмасы җитештерүе турында югарыда әйтеп үттем инде. Алар нигездә зурлыгы, кошлар үрчетү һәм файдалану мөмкинлекләре белән аерыла. Социаль программа кысаларында тапшырылучы тартмалар 80 баш бәбкәгә исәпләнсә, 260, 380 баш каз бәбкәсенә исәпләнгәннәре дә бар. Һәм бу гына да түгел. Әлеге тартмаларны кулга төшереп, ел әйләнәсенә өзлексез кошчылык продукциясе җитештерергә, ягъни үз эшеңне булдырырга мөмкин. Мәсәлән, “Фермер” универсаль тартма блогы ел дәвамында бройлерлар, тавык, үрдәк һәм каз үстерүгә тәгаенләнгән. Әйтик, марттан — майга кадәр биредә 2 турда 30 көнгә кадәр, ягъни сарайга чыгарырлык зурлыкка җиткәнче, каз бәбкә­ләре үстерергә мөмкин. Май аенда шушында ук бер өер үрдәк бәбкәләре үстерергә була. Июньнән — ноябрьгә кадәр тартмалар өч турда бройлерлар симертү өчен файдаланыла ала. Декабрь­дән — мартка кадәр монда реммолодняк асрарга мөм­кин. Шул рәвешле тартмаларны ел дәвамында файдаланып, анда елына 160 баш каз, 220 баш бройлер, 80 үрдәк үстереп алу мөм­кинлеге бар. Шәхси ихата белән яшәүчеләр өчен искиткеч мөмкинлек һәм табыш бу. Әйткәндәй алар өчен янә бер күңелле яңалыгыбыз бар: быелдан кошчылык өчен корылмаларга субси­дияләр бирелә башлады. Ягъни партнерларыбызга корылмалар бәясен 43 процентка кадәр төшерү мөм­кинлеге бар. Безнең белән эш итүчеләр 35 мең сумлык тартмаларны 20 мең сумга кулга төшерергә мөмкин. Дәүләт шундый мөмкин­лек­ләр тудыра — ирен­мәс­кә, аңардан нәтиҗәле файдаланырга һәм эшләргә генә кирәк!
— Әлеге программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә төбәктә кош ите җитештерү кискен артып, аны эшкәртү һәм сатуда катлаулыклар килеп чыкмасмы? Бу җәһәттән предприятиедә нинди үсеш стратегиясе билгеләнгән?
— 2015 елда без кошларны чалу һәм аларның итен эшкәртү цехларын берләштерүче “Агробазис” кооперативы төзедек. Ул нәкъ әнә сез югарыда телгә алган мәсьәлә килеп тумасын өчен оештырылды. Без­нең максат — үзебезнең партнерлар булган кош ите җитештерүчеләрне дә, башка җитештерүчеләрне дә һәр як өчен дә отышлы хез­мәттәшлек шартларында шушы кооперативка бер­ләштерү. Әлегә ул ныклап аякка басып кына килә. Аерым алганда, безнең даими кош ите җитештерү­челә­ре­без бар. Аның итен һәм йонын эшкәртү эше дә заманча дәрәҗәдә җайга салынды. Тәүгесе белән үзебез шө­гыль­­ләнеп, кош итеннән дис­тәләгән төр деликатеслар һәм ярымфабрикатлар җи­теш­­терсәк, бездәге йон-мамыкны партнерыбыз “Серафимовская пушинка” җәм­гыяте хәзер бөтен дөньяга танытты. Аны Италиянең киң билгеле тегү фирмалары үзләренең брендларында файдалана. Кошчылык продукциясен дөнья базарына чыгаруда да нәкъ Италия­дәге партнерларыбыз белән эш итмәкчебез. Әле бу җәһәттән берничә күләмле проект әзерләнә. Әлеге башлангычлар тормышка ашса, төбәктә җитештерелүче ит чималының җитми калуы да ихтимал. Шуңа без бүген үзебездә кош итеннән тыш, сыер, ат, сарык итләрен эшкәртүне җайга салырга да исәп тотабыз. Болары — перспектив планнар. Ә инде бүгенге базарга килгәндә, безнең продукцияне республикадан тыш, ил башкаласында да, чит төбәкләр һәм чит илләрдә дә сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле үзебезнең продукция белән без Башкортстанны бөтен дөньяга танытабыз!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сарыкларның җанын кем кыя?
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сарыкларның җанын кем кыя?
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
22-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Иң җитезләр — җиңүчеләр!
Маллар...  “банкрот”тан   алып чыга
17-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар... “банкрот”тан алып чыга
Явымсыз көнне көткән чак
15-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Явымсыз көнне көткән чак
“Биш”кә  эшлиләр!
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Биш”кә эшлиләр!
Кем остарак, кем алдарак?
8-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кем остарак, кем алдарак?
Сыерның сөте – телендә
6-06-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сыерның сөте – телендә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»