Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Явымсыз көнне көткән чак

15.06: Явымсыз көнне көткән чак

Марат Ибраһимов.Район хуҗалыкларында һәр баш малга кимендә 35 центнер азык хәзерләү бурычы куелган.

Туймазы районында соңгы елларда аграр җитештерүне арттыруга зур игътибар бирелә. Елның дүрт ае йомгаклары буенча, мәсәлән, барлык категориядәге хуҗалыкларда маллар саны 27,5 меңнән артты, ә савым сыерлары 10,8 мең башка якынлашты. Әлеге күрсәткечләр буенча туймазылылар Урал алды зонасында — икенче, республикада бишенче урында. Терлекчелек тармагына игътибар арту очраклы түгел. Җитештерүне үстерүгә дәүләт ярдәме булышлык итә һәм сәүдә базарында ит-сөт продукциясенә ихтыяҗ арту этәргеч бирә.

Ел башыннан сөт җитеш­терү, узган елның шул ук чорына карата, 107 процент тәшкил итә. Әлбәттә, терлекчелек продукциясе күләмен арттыруда сыйфатлы мал азыгы мөһим урын тотуын туймазылылар яхшы аңлый. Быел, мәсәлән, аграр предприя­тиеләр алдына малларны 100 процентка кадәр ясалма орлыкландыруга күчерү һәм азык базасын фәнни нигездә минераль өстәмәләр белән баету бурычы куелды. Бу көннәрдә районда “яшел урак”ка старт бирелде.

Әлеге мөһим кампаниягә әзерлек һәм хуҗалыклар алдында торган бурычлар турында сөйләвен сорап, район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марат Ибра­һи­мовка мөрәҗәгать иттек.


— Марат Галиевич, бүген-иртәгә туймазылылар күмәк рәвештә мал азыгы хәзер­ләү кампа-ния­сенә кушылачак. Районда, муниципаль программа кысаларында мал санын арттыру бурычы да куелды. “Яшел урак”­ны нинди шартларда җиңеп чыгарга исәп тотасыз? Ничә гек­тар­да эш башкару мә­шәкате көтә?
— Без аны атна-ун көн элегрәк тә башлаган булыр идек, әмма яңгырлар комачаулады. Плантациядә үлән чәчкә­гә бөреләнеп өлгергән­че беренче чабымны җыеп өлгерер­гә кирәк. Гомумән, мал азыгы культуралары 20 мең гектар чамасы мәй­данны били. Быел без корылыкка биреш­мәүче культураларга өстенлек бирдек. Судан үләне, кукуруз, башка кузаклылар төр­кеме — әнә шундыйлардан. Соңгысы ике мең гектардан да арта. Аннары, сөт тер-лекчеле­генә мах­сус­лашкан хуҗа­лыклар һәр сыерга берәр гектар исәбеннән кукуруз чәчелде. Узган ел аның мәйданы 4200 гектардан артмаган булса, быел 5 мең гектарга җиткердек. Гому­мән, быел печәнне — 12 мең, сенажны — 40 мең һәм силосны 50 мең тонна хәзерләргә тиешбез.
— Һәр малга күпме азык тупланачак? Сөт җитештерү­дә ул ничек чагылыр дип уй­лыйсыз?
— Ашлык фуражын исәпкә алмаганда, районда һәр шартлы баш малга 30-32 центнердан да кимрәк тупланмый иде. Әмма без югарыда телгә алынган күләмдә яшел масса хәзер-ли алсак, күрсәткеч 36 центнердан ким булмас дип фаразлыйбыз. Ашлык фуражына ихтыяҗ — 15 мең тонна. Ди­мәк, азык берәмлеге 40 центнерга якынлашачак. Бу кадәр­ле мал азыгы безгә уртача еллык савымны 5әр мең килограммнан арттырырга ярдәм итәчәк. Әйтер­гә кирәк, узган ел һәр сыердан 5380 килограмм сөт савылса, быелгы бурыч — 5460 килограмм. Билгеле, моңа ирешү өчен мал азы­гының сыйфатлы булуына ирешү белән беррәттән, аның өстәмәләр белән баетылуы да мөһим.
— Министрлыктан алын­ган мәгълүматларга караганда, “яшел урак” чорында аерым районнарда мал азыгы хәзер­ләү техникасы җитеш­мәве күзәтелә. Сезнең районда булган техник мөмкин­лекләр бу кампанияне вакытында үткә-рергә мөм­кинлек бирәме?
— Соңгы елларда аграр хуҗа­лыкларның техник мөм­кин­лекләре артты. Республика Хөкүмәтенең сатып алынган техника бәясенең бер өлешен субсидия рәвешендә кире кайтаруы да зур ярдәм булды. Әлеге көндә 21 берәмлек мал азыгы комбайны, шул исәптән 17се — үзйөрешле һәм дүрт тагылма техника басуга чыгарга әзер. Аларның кайбер­ләре эшли дә инде. Кызганычка каршы, фермер хуҗалык­ларында хәл катлаулырак. Гомумән, район буенча бер комбайнга исәплә­гәндә 370 гектарда эш башкару бурычы тора. Бу — республика буенча уртача күрсәткеч. “Үзәк” МТС­ның Туймазы филиалы, шулай ук, алты комбайн һәм дүрт үзйөрешле чапкыч белән яр­дәм итәчәк. 10 июньгә район буенча “яшел урак”та катнашачак барлык техникага бел­гечләр тарафыннан “тик­шерү” үткәрелеп, эш­ләргә рөхсәт алынды.
Мал азыгы туплау чорына 15 комплекс әзер­ләнде. Алар нигездә сенаж һәм силос хә­зерләү белән шөгыльлә­нәчәк. Бу бригадаларга “Дон-680”, “Джон-Дир”, “Полесье” һәм “Ягуар” мал азыгы комбайннары беркетелде. Гомумән, хуҗа­лыкларда печән хәзер­ләүдә 32 чапкыч, 53 берәмлек масса җыеп кысу агрегаты катнаша.
— Ягулык-майлау материаллары белән проблема бармы?
— Мал азыгы хәзерләү кам­паниясендә барлыгы 575 мең тонна техника ягулыгы таләп ителә. Моның өчен 23 миллион сум акча кирәк дигән сүз. Әлегә ниндидер проблема көтелми. Әмма эш барышында һәм­мәсе дә күренәчәк. Аграр хуҗалыклар бу мәсьәләгә аеруча җаваплы карый һәм ул әзерлек ел башыннан дәвам итте.
— Марат Галиевич, әңгә­мә барышында кү­ренүенчә, мал азыгы хә-зер­ләү чорына аграр пред­приятиеләр яхшы әзер­лек белән килгән һәм ниндидер хәл итеп булмаслык проблема юк кебек. Бу мәсьәләнең авыл ихаталарында ничек хәл ителүе турында нәрсә әйтер идегез. Чөнки савым сыер­ла­рының яртысы диярлек әлеге кате­гориядәге хуҗалыкларда асрала. Аннары, пай җир­­­ләре хуҗалары да күп­медер өлеш­кә өмет итә торгандыр бит?
— Бездә шәхси ихата маллары өчен азык хәзер­ләү мә­шә­кате крестьян җилкәсендә ге­нә калмады. Крестьян хуҗа­лыкларын­дагы терлекләргә дә һәр башка 17,6 центнер исә­беннән печән һәм салам хәзер­ләнә. Һәр авыл билә­мәсендә, урман массивларында печән һәм яфраказык хәзерләү өчен һәркем­нең бү­лен­гән җире бар. Авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­ләре дә һәр пайчыга, кимендә 2шәр центнер ашлык һәм чабып алу өчен 0,5 гектарда күпьел­лык һәм берьеллык үлән җирләре бирә. Районда бу программа байтак еллар уңыш­лы эшли.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: алдагы атналарда һава торышы эшләрне туктатмаса, районда печән хәзерләүне — 12, сенаж салуны — 20 һәм силос хәзер­ләүне 25 көндә тәмамлау максатын куйдык.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Басуларда кызу эш кайный!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!
Маллар тук кышлар
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар тук кышлар








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»