Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Маллар... “банкрот”тан алып чыга

17.06: Маллар... “банкрот”тан алып чыга

хуҗалык җитәкчесе Фидәис Хәмәдуллин.хуҗалык җитәкчесе Фидәис Хәмәдуллин.“АгроПрофи” җәмгыяте, инвестор буларак, 2016 елда хуҗалыкны үстерүгә 10 миллион сум акча тотынган.

Авылларның таралуына юл куймау һәм анда яшәүчеләр санын киметмәү өчен күп эшлибез, ди­гән сүзләрне еш ишетәбез. Әгәр күмәк хуҗа­лыкка берләшүче шул авылларны саклап калырлык кө-че дә булмаган җитәкченең кулыннан килми икән, ни өчен район хакимнәре битарафлык күрсәтергә тиеш? “Балтач” авыл хуҗалыгы унитар пред­приятиесенең дә язмышы шулайрак булды. 16 ел биредә рәислек итүчене эшеннән алганнан соң, бер ел эчендә аграр хуҗалыкта дүрт җитәкче алышынды. Узган елның апрелендә “Балтач”ка аның элекке җитәкчесен — Фидәис Хәмәдуллинны кабат кайтардылар.


Аграр предприятие җиде авылны берләштерә иде. Хәзер тормыш аның дүртесендә генә кайный. Кайчандыр җитештерүдә үзенең күрсәткечләре белән башкаларны үз артыннан иярткан хуҗалык элекке “оптимизация” җилләреннән соң аякка баса башлады.
— Авылны бары тик эш­ле итеп һәм тиешле хезмәт хакын түләп кенә саклап калырга була, — ди Фидәис Хәмәдуллин. — Безгә әлегә авыррак. Банкротлык процедурасы дәвам итә. Әмма Балтачтагы “АгроПрофи” җәмгыяте инвестор буларак кына түгел, ә урындагы барлык проблемаларны өйрәнеп, аларны уңай хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә. Безнең бурыч — банкротлык тозагыннан чыгып, элеккечә кү­мәк хуҗалык итү тәртибен саклап калу.
Бу төбәктә табигать сихри матурлыкка ия. Урманнары да бар, көтүлек-яланнары да колачлап җәелгән. Әмма табигый-климатик үзенчә­леге шунда, игенчелек белән шөгыльләнергә шартлар азрак. Шуңа күрә дә терлекчелек тармагы өстенлек итә. Фидәис Рәис улы сүзләренә караганда, 2014 елда, ул биредә җитәкчелек иткән вакытта “500 ферма” программасына кергәннәр. 13,5 миллион сумга токымлы мал сатып алынган. Хәзер Иске Штәнде комплексында тупланган савым сыерлары 470 башка җиткән.
— Авыл кешесе гомер бакый эшле булган. Аның шәх­си хуҗалыгында да мәшәкатьләр аз түгел. Әмма басуда, фермада эш юк икән — крестьян ихаталарының киләчәге бер дә өметле түгел. Мал санын арттырып, күбрәк ит-сөт җитештерергә исәбебез. Монысы инде хез­мәт хакы, авыл тормышындагы социаль мәсьәлә­ләр­нең уңай хәл ителүе дигән сүз, — ди аграр хуҗалык җитәкчесе.
Әлеге вакытта хуҗалыкта 35 кеше эшли, аның яртысы — терлекчелектә. 480 ихаталы өч авылда эш көчен­дәгеләр җитәрлек. Монысы якын киләчәктә тагын да дистәләрчә һөнәр иясенә шөгыль кирәк булачагын ишарәли. Әйткәндәй, “Балтач”ның сөрентеләре 2500 гектарга якынлаша. Шуның сигез йөз гектарында иген үстерелә, биш йөзе мал азыгы культураларына бүлен­гән.
Бу көннәрдә авылларда зур түземсезлек белән яңгырлар туктаганны көтә­ләр. Халык “яшел урак”ка әзерләнә. Һәр малга кимендә 30ар центнер мал азыгы туплау бурычы куела.
— Без алдагы 2-3 елда һәр сыердан еллык уртача савымны 5,5-6 мең килограммга җиткерү максатын куйдык. Чөнки бүген аңа сорау да зур, сату бәясе дә яхшы. Токымлы мал һәм сыйфатлы азык хәзерләп, куелган максатка ирешә­чәкбез. Иң мөһиме, авылда эшче көчләр җитәрлек. “АгроПрофи” җәмгыяте белән берлектә “Балтач” җәмгыя­тендә дә җитештерүне генә түгел, ә авылларда яшәүче­ләр санын арттыруга булышлык итүче чараларны да билгеләдек. Инвесторлар коры вәгъдә белән генә түгел, финанс ресурслары белән дә ярдәм итә. Без аны акларга тырышабыз, — ди Фидәис Хәмәдуллин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Басуларда кызу эш кайный!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”
“Фрунзе”лылар  уракка  төште!
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Фрунзе”лылар уракка төште!
Маллар тук кышлар
3-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Маллар тук кышлар








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»