Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авылда яшә, сыер бирәбез!

04.07: Авылда яшә, сыер бирәбез!

Авылда яшә, сыер бирәбез!Туймазы районында үзенчәлекле проект старт алды.

Авылны сагынганда сихри таңнар, челтер чишмәләр, күк йөзенә сибелгән йолдызлар, печән чоры, кояшның беренче нурлары белән бергә килеп җиткән көтүченең чыбыркы шартлатуы, көтү куу, озын көнне төгәлләп куючы эш – чиләкләргә чыжлатып сыер саву, кичке табынга күбекләнеп торган яңа сауган сөт куелу турында сөйлибез.


Сыер – борын-борыннан гаилә терәге, туйдыручы, кирәк чакта сабанга да, арбага да җигелгән, иң авыр вакытларда ачлыктан коткаручы, хәтта җылытучы да булган. Хуҗаларның уңганлыгы, тырышлыгы, хәллелеге билгесе дә ул. Авылны сыерсыз күз алдына китерү авыр. Көтү чыга икән, димәк, авыл исән. Йөз ел элек тә шулай яшәгән газиз авыл, безнең балачакта да шулай булды. Ә бүген ул күпчелек өлкән яшьтәгеләрнең төягенә әйләнеп бара түгелме?
Яшьләр авылда калсын өчен уңайлы шартлар тудыру (моңа эш, торак, мәктәп, балалар бакчасы, юллар, мәдәни үсеш һәм башкалар керә) зарурлыгы турында күп сөйләнелә. Ә менә Туймазы районында гамәлләргә күчкәннәр. Берничә ел элек Карамалы-Гобәй авылында сөт цехы ачылган иде. Аның максаты – үзәктән бераз читтәрәк булган төбәктә яшьләргә эш урыннары булдыру, сыер асрап яшәүчеләргә сөт тапшырып, акча эшләү мөмкинлеге бирү. Чыннан да, сөт сату җитди генә керем чыганагы була ала.
Ә бүген инвестор – “3нче төзелеш идарәсе” җәмгыяте тагын бер проект башлый – халыкка арендага сыер тәкъдим итә. Бу стандарт булмаган карарның да максаты – авылга яшьләрне җәлеп итү, авылны тергезү.
Проект шартлары буенча, сыер алучылар 5 ел дәвамында сөтне Карамалы-Гобәй сөт цехына тапшырачаклар, моның өчен аларга акча түләнәчәк. Шушы вакыт үткәч, хуҗалар сыер бәясен кайтарырга тиеш. 5 ел дәвамында түләүсез ясалма орлыкландыру нәтиҗәсендә алынган бозаулар шәхси хуҗалыкны арытаба үстерү өчен терлек тотучыларга кала.
Бүген районның “Рассвет” хуҗалыгыннан сатып алынган кара-чуар токымлы яшь малларны якын-тирә авыллардан берничә гаилә алган да инде.
Бу проект эш урыннары белән мактана алмаган авылларда көч-куәте ташып торган, акча эшләү теләге булган, гаилә корып, балалар үстерүче яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача. Моның нәтиҗәлеген вакыт үзе күрсәтер.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»