Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Комбайннар әзерлек сызыгында

11.07: Комбайннар әзерлек сызыгында

“Гостехнадзор”ның Башкортстан инспекциясе җитәкчесе  Ринат Галимов комбайнчы Руслан Кәбировка  техник күзәтү үтү турында таныклык тапшыра.“Гостехнадзор”ның Башкортстан инспекциясе җитәкчесе Ринат Галимов комбайнчы Руслан Кәбировка техник күзәтү үтү турында таныклык тапшыра.Әлшәй районы хуҗалыкларында техника төзеклеге иң җитди игътибар үзәгендә.

Әлшәй районында үткән республика семинар-киңәшмәсендә ашлык комбайннарына техник күзәтүне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. “Гостехнадзор”ның Башкортстан инспекциясе оештырган чарада ведомствоның көньяк төбәгендәге 15 район инспекторлары, Әлшәй районы хуҗалыклары җитәкчеләре, аграр сәнәгать белгечләре катнашты.


Семинар-киңәшмәне үткәрү урыны итеп Салават Юлаев исемен йөртүче сабантуй мәйданы сайланган. Иң тәүдә кунакларга район­ның ат-спорт комплексында асралучы чаптарлар бәйгесе күрсәтел­де. Ки­ңәш­мәдә катнашучыларны тәбрикләп, Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин кыскача төбәк тарихы, хуҗалык­ларда чәчүлекләрне тәрбияләү, мал азыгы хәзерләү барышы белән таныштырып үтте, хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә әзерлегенә тукталды:
— Район буенча уракта 85 ашлык комбайны катнашуы көтелә, алар югары җитештерүчәнле булса да, бер комбайнга 600 гектарга якын мәйдан туры килә, белүе­без­чә, бу шактый зур күрсәткеч. Димәк, урак язмышы агрегатларның тотрыклы эшләвенә бәйле, ә моның өчен комбайннарның техник яктан төзек булуы мөһим, — дип бил­геләде ул.
“Гостехнадзор”ның республика буенча инспекциясе җитәкчесе Ринат Галимов әйтүенчә, ел башына Башкортстанда 96 меңнән артык үзйөрешле машина һәм тагылма инвентарь теркәлгән, шуларның 20 мең тирәсе агросәнәгать комплексына карый. Техник күзәтү үткәрү­нең төп максаты булып техникага идарә итүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү тора. Бу көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе. Чөнки үткән елгы урак барышында техника төзек булмау аркасында механиза­тор­ларның тән җәрәхәтләре алу, хәтта үлем очраклары да теркәлгән. Моңа юл куймас өчен техник күзәтү барышында инспекторларның бик таләпчән булуы сорала, дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.
Чараның гамәли өлешендә “Башкортстан ашлык компания­се”нә караган “Акрос-585” маркалы ашлык комбайны мисалында техник күзәтү үткәрү тәртибе күрсә-телде. Инженер-инспекторлар бил­геләвенчә, бу эштә вак-төяк дип карау булыр­га тиеш түгел. Урып-җыю барышында ашлыкны югалтуларга юл куймау — шул мөһим таләпләрнең берсе. Әлеге максатта комбайнның көйләнгәнлеге махсус мәйданчыкта тикшерелде. Механизатор Руслан Кәбиров комбайнны техник күзәтүгә яхшы әзерләгән булып чыкты. Һәр­хәлдә, таләпчән инспекторлар, техниканы һәрьяклап тикшер­гәннән соң, аңа уракта катнашуга рөхсәт бирде.
Шул рәвешле, мәйданга куелган ашлык комбайннарының барысы да техник күзәтүне уңышлы үтте. Имтихан тоткан механизаторларга эшкә җаваплы караган өчен бүләкләр тапшырылды.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы Семинар-киңәшмәне үткәрү урыны итеп Салават Юлаев исемен йөртүче сабантуй мәйданы сайланган. Иң тәүдә кунакларга район­ның ат-спорт комплексында асралучы чаптарлар бәйгесе күрсәтел­де. Ки­ңәш­мәдә катнашучыларны тәбрикләп, Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин кыскача төбәк тарихы, хуҗалык­ларда чәчүлекләрне тәрбияләү, мал азыгы хәзерләү барышы белән таныштырып үтте, хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә әзерлегенә тукталды:
— Район буенча уракта 85 ашлык комбайны катнашуы көтелә, алар югары җитештерүчәнле булса да, бер комбайнга 600 гектарга якын мәйдан туры килә, белүе­без­чә, бу шактый зур күрсәткеч. Димәк, урак язмышы агрегатларның тотрыклы эшләвенә бәйле, ә моның өчен комбайннарның техник яктан төзек булуы мөһим, — дип бил­геләде ул.
“Гостехнадзор”ның республика буенча инспекциясе җитәкчесе Ринат Галимов әйтүенчә, ел башына Башкортстанда 96 меңнән артык үзйөрешле машина һәм тагылма инвентарь теркәлгән, шуларның 20 мең тирәсе агросәнәгать комплексына карый. Техник күзәтү үткәрү­нең төп максаты булып техникага идарә итүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү тора. Бу көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе. Чөнки үткән елгы урак барышында техника төзек булмау аркасында механиза­тор­ларның тән җәрәхәтләре алу, хәтта үлем очраклары да теркәлгән. Моңа юл куймас өчен техник күзәтү барышында инспекторларның бик таләпчән булуы сорала, дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.
Чараның гамәли өлешендә “Башкортстан ашлык компания­се”нә караган “Акрос-585” маркалы ашлык комбайны мисалында техник күзәтү үткәрү тәртибе күрсә-телде. Инженер-инспекторлар бил­геләвенчә, бу эштә вак-төяк дип карау булыр­га тиеш түгел. Урып-җыю барышында ашлыкны югалтуларга юл куймау — шул мөһим таләпләрнең берсе. Әлеге максатта комбайнның көйләнгәнлеге махсус мәйданчыкта тикшерелде. Механизатор Руслан Кәбиров комбайнны техник күзәтүгә яхшы әзерләгән булып чыкты. Һәр­хәлдә, таләпчән инспекторлар, техниканы һәрьяклап тикшер­гәннән соң, аңа уракта катнашуга рөхсәт бирде.
Шул рәвешле, мәйданга куелган ашлык комбайннарының барысы да техник күзәтүне уңышлы үтте. Имтихан тоткан механизаторларга эшкә җаваплы караган өчен бүләкләр тапшырылды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»