Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тамырлары — тау иленнән, язмышлары — Борайда

11.07: Тамырлары — тау иленнән, язмышлары — Борайда

крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Акоп Аракелян.Үзе яшәгән төбәкне хезмәте белән бизәп, күркәмләндерүче фидакарь шәхесләр була. Бүген Борай районындагы шундый уңган гаиләләрнең берсе белән таныштырабыз.

Акоп Аракелян милләте буенча әрмән, тамырлары белән ерак тау­лар иленнән булса да, күптән инде үзен борайлыга исәпли. Аның бирегә килеп төпләнүенә өч дистә елдан артып киткән. Яшьлегендә Борайга төзүчеләр бригадасы белән килгән Акоп Амбарцумович язмышын шушы гүзәл як белән бәйләргә карар итә. “Ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләрен үз иттем”, — ди ул. Тора-бара Аракелян үз эшен башлап җибәрә. Бүген ул район халкын яшелчә белән тәэ­мин итүче фермерлар исәбендә.
— Моннан унбиш ел элек теплицамны булдырдым, — дип сөйли Акоп Амбарцумович. — Эшкуарлык белән шөгыльләнү хыялын күптән күңелем­дә йөртә идем, бераз акча туплагач, ниһаять, аны, тормышка ашыра алдым. Гаиләмә рәхмәт: баш­лангы­чым­ны хуплап каршы алдылар. Баштагы мәлләрдә, әлбәт­тә, җиңел булмады. Тик “тырышкан ташка кадак как­­кан”, диләр бит, тора-бара безнең крестьян-фермерлык хуҗалыгы да ныклап аякка басты.
Эш башлау өчен, Акоп Аракелян гаиләсенә җир бирелә, тик ул ташлан­дык чүплек урыны була. Аракеляннар җиң сызганып эшкә тотына: чүплекне тазартып, анда зур теплица төзиләр. Мондый күләмле эшне чагыштырмача кыска вакыт эчендә башкара алулары белән бөтен Борай халкын сокландыра алар.
— Күз курка, кул эшли, ди бит татар халкы, — дип елмая татар телен яхшы үзләштергән Акоп Амбарцумович. — Ныклы нияте булган кешене бернинди авырлыклар да куркытмый.
Бүген шәхси эшкуарның теплицасы 1,5 гектар мәйданны били. Биредә, нигездә, кыяр үстерелә. Бер сезонга 300 тоннадан артык уңыш җыеп алына. Яшелчә Борай райо­нының күп кибетләрендә сатыла, Пермь өлкәсенә озатыла.
Акоп Амбарцумовичның уң кулы – улы Тигран. Ул финанс институтын тәмамлаган, яшелчәчелек өлкәсендә дә белеме җитәрлек. Тигранның хатыны да гаилә бизнесында. Акоп Амбарцумович үзе моннан берничә ел элек тол калган. Күрше-тирәне гомер буе сокландырып, матур пар булып яши алар. Сөекле хатынының кабе­ренә миллион сумнан артыграк хакка һәйкәл куйдыруы белән янә бер таң калдыра ул халыкны.
— Бүген үземне тулысынча эшкә багышлыйм, шулай күңел юанычы табам, — ди чал чәчле фермер. — Тормышымның янә бер бизәге — оныкларым.
Аракеляннарның теплицасында искиткеч тәртип, бер генә чүп үләне дә күрмәссең. Кыяр үстентеләре, хәстәрлекле куллар сузган җепләр­гә үрмәләп, үзенчәлекле джунгли хасил иткән.
Крестьян-фермер хуҗалыгында 8 кешегә даими эш урыны булдырылган, хезмәт хакы вакытында түләнә, салымнар буенча да бурычлар юк. Кызу эш чорында хуҗалыкка өстәмә эшчеләр кабул ителә. Килеп эшләү­че­ләрне торак белән дә тәэмин итә фермерлар. Теплицада утау эшләре кулдан башкарылса, сугару механикалаштырылган – тамчылап сибү алымы кулланыла.
— Без экологик чиста продукция үстерәбез, — ди Тигран. — Якын-тирә хуҗалыклардан тирес сатып алабыз, теләсә нинди химикатлар кулланмыйбыз. Кыярның күбесенчә “Теща”, “Зятек”, “Гавриш”, “F1” сортларын үстерәбез. Кыярны февраль аенда утырта башлыйбыз, бу эшне бөтен мәйданда берьюлы башкармыйбыз, ә бәлки, уңыш берөзлек­сез өлгерерлек итеп чәчәбез.
Яшелчәгә су сибү өчен ихатада артезиан коесы казылган, аерым бина эчендә 60 мең литр су сыйдырышлы тимер мичкә урнаштырылган. Андагы су 27 градуска кадәр җы­лытыла, шуннан соң гына сугаруга җибәрелә. Тимер торбалардан төзел­гән теплица полиэтилен белән кап­лан­ган. Бу материалны ел саен алыш­­тыру таләп ителә, ди әңгә­мәдәшләрем.
Фермерларның тракторы, йөк машинасы һәм башка төр авыл хуҗа­лыгы техникасы бар.
— Ирешелгәннәрдә тукталып калмаячакбыз, якын киләчәктә монысыннан ким булмаган тагын бер теплица төзеп, хуҗалыкны зурайтырга ниятлибез, — ди әтиле-уллы эшкуарлар.
Уңыш уңганнарга елмая, диләр. Аракеляннар да таң сарысы белен­гәнче, аякка баса, җиң сызганып эшкә чума. Хәләл көче белән дөнья көтүче бу гаиләне гади халык арасында да, җитәкчеләр даирә­сендә дә хөрмәт итәләр. Булдыклы фермерлар район күләмендә үткәре­лүче бихисап чара­ларның иганә­чесе сыйфатында чыгыш ясый, ярдәмчел булулары белән яше-картының ихтирамын яулаган.
— Әтием яшьлегендә Борайга килеп дөнья корса, минем өчен бу гүзәл төбәк — туган як, — ди Тигран. — Биредә мин тәпи киттем, үстем, белем алдым, өйләндем, балалар үстерәм. Тормышның төп мәгънәсе җәмгыятькә файдалы кеше булып, хезмәттә матур итеп гомер кичерү булуына иманым камил. Боларның барысы да тормышыбызда бар, димәк, без — бәхетле кешеләр.
Миләүшә ГАНИЕВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»