Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Заман сынауларына бирешмибез!”

11.07: “Заман сынауларына бирешмибез!”

Дүртөйле ит комбинаты җитәкчесе Владислав Талипов.“Дүртөйле ит комбинаты” җәмгыяте югары сыйфатлы продукциясе белән елдан-ел киңрәк танылу яулый.

1989 елда нигез салынган комбинат, икътисади авырлыкларга карамастан, бүген дә тотрыклы эш­ләвен дәвам итә.
Предприятиене Владислав Талипов җитәкли. Ул — комбинатка нигез салып, аның беренче продукциясен җитештерүдә катнашкан шәхес.


— Авыл хуҗалыгы инсти­тутының зооинженерлар әзер­ләү факультетын тәмам­ладым, колхозда, туган районымда баш зоотехник, партком секретаре булып эшлә­дем. 1989 елда “Дүр­төйле ит комбинаты” директоры вазыйфасына тәгаенләделәр. Күп еллар узуга карамастан, предприятие төзе­леп, беренче продукция алган мәшә­кать­­ле дә, шатлыклы да көннәр, бүгенгедәй хәтердә. 1994 елда башкалага эшкә күчәргә туры килде. “Максимовка” агрофирмасында, “Башмясо” җәмгыятендә хез­мәт салдым. Моннан өч ел элек кабат Дүртөйле ит комбинатына эшкә кайттым. Бу адымымның төп сәбәбе үзем нигезен салуда катнашкан, туган предприятиемнең соң­гы елларда республика базарында тоткан позиция­сенең какшый башлавы булды. Дүртөйле ит комбина-тының эшчәнле­генә яңа сулыш өрүне үземә бурыч итеп куйдым.
— Владислав Лотфуллович, белүе­безчә, Дүртөй­ле ит комбинаты республикада беренчеләрдән булып төзел­гән. Димәк, аның продукциясенә ихтыяҗ да ул елларда бик зур булгандыр?
— Әлбәттә. Ул вакытларда көненә 20-25 баш мөгезле эре терлек чалына, тәүле­генә 2 тонна колбаса җитеш­терелә иде. Хәзер бу күрсәт­кечләр кимрәк. Аена уртача 100 баш мал суябыз, 5 тонна колбаса, 4 тонна ярымфабрикатлар чыгарабыз. Бүген ит продукциясе базарында көндәшлек зур, тик кайбер предприятиеләр күләм, табыш артыннан куып, сыйфатка бармак аша карый. Ә бу һич тә ярый торган эш түгел.
— Предприятиенең үз сәүдә нокталары бармы?
— Дүртөйледә — биш, Нефтекамада — ике, Уфада өч кибетебез эшли. Шунысы куанычлы: даими сатып алу-чыларыбыз бар. Ни дисәң дә, коллективыбыз сыйфатка басым ясап эшли. Хәтер­лисездер, Советлар Союзы заманында колбаса нинди тәмле була иде! Без шул технологияләргә таянып эшләргә тырышабыз. Бүгенге көндә колбасаның ике дис­тәгә якын төрен җитеште­рәбез. Пешерелгән “Докторская”, “Русская”, “Молочная”, ярымысланган “Таллинская”, “Краковская”, “Одесская” колбасалары, ат итеннән казылык, чужук, пилмәннәр, котлет, бифштекс – берсе дә кибет киштәсендә озак ятмый – халык бик яратып ала. Бу исә эшкә дәрт өсти.
— Комбинатның коллективы хакында нәрсә әйтер идегез?
— Предприятиебез 50 хез­мәткәрне берләштерә. Алар­ның һәркайсы — үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп, иң мөһиме, кү­ңел биреп башкаручы шәхес­ләр. Җитештерү буенча урын­басар Резеда Галә­вет-динова, колбаса цехы хез­мәт­кәрләре Раушания Сәхи­пова, Гөлназ Габделисламова, колбаса эшләнмә­ләрен формалаштыручы Эльмира Садретдинова, суыту участогы мөдире Фәйрү­зә Шиһа­пова, сугымчы Рөс­тәм Казыйханов, инженер-механик Назыйф Хәмәдул­лин, водитель Ләбиб Гыймазетдинов — чын йөрәктән эш дип янучы кешеләр. Яшь хезмәткәр­ләр­­не һөнәр серлә­ренә тө-шен­дерү өчен дә күп көч салалар.
— Предприятие өзеклек­сез эшләсен өчен, чимал база­сының нык булуы да таләп ителә. Комбинатны ит белән тәэмин итү ничек оештырылган?
— Төп хезмәттәшләребез, әлбәттә, Дүртөйле районы хуҗалыклары. Алар арасында аеруча ышанычлы партнерларыбыз дип “Вәлиев” токымчылык заводын (җитәк­чесе — Гали Миркасый­мов), “Еникеев” хуҗалыгын (Азат Хаков), “Победа” токымчылык заводын (Рифгать Гыйльфанов), “Игенче” җәм­гыятен (Фәгыйть Галиев), “Ленин” токымчылык заводын (Альберт Дәүләт­баев) әйтер идем. Әлеге хуҗалыклардан китерелгән мал һәрвакыт көр була, килешүләрне вакытында үтәүдә алар беркайчан да сынатмады.
— Шулай да предприятие әле тулы куәтенә эшли дип әйтә алмыйбыз, дөрес бит? Билгеләп үтүегезчә, моннан егерме еллар элек Дүртөйле ит комбинатында тәүлегенә 2 тонна продукция җитеш­терелгән, ә хәзер бу күр­сәт­кеч күпкә азрак. Моның төп сәбәбе ит чималы җитмәү­дәме?
— Комбинатны ит белән тәэмин итү өлкәсендә дә авыр­­лыклар юк түгел, әл­бәттә. Предприятиене киңәй­тү хакында да уйланабыз. Хәтта үзебезнең даими, ышанычлы чимал базасын булдыру максатында берәр хуҗалыкны алу хакында да фикер йөр­тәбез. Андый адым ясау өчен бер-ике таралган хуҗа­лыкка барып та карадык. Тик бу авылларда, ни кызганыч, фермаларны тернәк­ләндерсәң дә, аларда хезмәт салырлык халык булмавы әлеге ниятне тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Гомумән, авылларыбызда ферма, басуда җиң сызганып эшләргә теләүче кешеләрнең елдан-ел азаюы йөрәкне әрне­тә. Без барып караган авылларда да эш яшендә­геләр юк түгел, тик гаилә дә кормый, картайган әти-әни­сенең пенсиясенә эчеп яту­чылардан нинди хезмәт нәти­җәсе көтеп була инде...
Комбинатның тулы куә­тенә эшлә­мәвенең икенче сәбәбе – хәзер базарда көн­дәшлек зур. 30-20 ел элек Дүртөйле ит комбинаты тирә-якта бердәнбер иде бит.
— Киләчәккә планнарыгыз?
— Заман алга нинди генә сынаулар куйса да, күңелне төшермибез, якты уй-ниятләр белән эшлибез. Үз чимал базасын булдыру проектын да бүген булмаса, иртәгә тормышка ашырырбыз, чөнки бу — заман таләбе. Салымнарны вакытында түләп барабыз, коллектив эшчәннәре лаеклы хезмәт хакы ала, үз­ләрен социаль яктан якланган итеп тоя.
— Әңгәмә өчен рәхмәт, эшләрегез уң барсын!
Эльмира Садретдинова һәм Фәйрүзә Шиһапова.Эльмира Садретдинова һәм Фәйрүзә Шиһапова.Назыйф Хәмәдуллин, Ләбиб Гыймазетдинов, Рөстәм Казыйханов.Назыйф Хәмәдуллин, Ләбиб Гыймазетдинов, Рөстәм Казыйханов.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»