Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сөт мул, ә хакы?..

13.07: Сөт мул, ә хакы?..

Мал көтүчеләр Әмир Әхмәтҗанов һәм Рәфис Газизов.Мал көтүчеләр Әмир Әхмәтҗанов һәм Рәфис Газизов.Җәйләү чоры терлекчелектә продукция үзкыйммәтенең түбәнлеге белән билгеләнә. Ни өчен дигәндә, көтүгә чыккач, малларны тотуга, азыкка чыгымнар күзгә күренеп кими, аның каравы, савым арта. Бүздәк районының “Кыдаш” авыл хуҗалыгы кооперативында бу чорны нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.

Биредә 1700 баш мө­гезле эре терлек асрала, шуның 650 башы – савым сыеры. Хуҗалыктагы дүрт брига­даның һәрберсендә терлекчелек фермасы бар.
— Малларны быел җәйләүгә былтыргыдан соңлабрак 5 майда гына чыгардык, — ди баш зоотехник Рәшит Гайфуллин. — Соңга калсак та оттык дип әйтергә була, чөнки көтүлекләрдә үлән нык күтәрелде. Бу, әлбәттә, көнлек савымга да зур йогынты ясады. Тәүге мәл­ләр­дә сөт алучыларга көн саен 6 тонна продукция оза­та идек, хәзер ул янә бер тоннага диярлек артты.
Каранбаш җәйләве савучылары Рима Латыйпова, Гөлчирә Фәттахова һәм Әлфия Колыева.Каранбаш җәйләве савучылары Рима Латыйпова, Гөлчирә Фәттахова һәм Әлфия Колыева.Ни гаҗәп, җәйләү сөте мул булса да, хакы түбән. Монысы инде тулысынча дип әйтерлек хәзерләү­челәргә бәйле. Сөт базарында монополистлар, ягъни эшкәртүче предприя­тиеләр, юк сәбәпне бар итеп, сөткә хакны түбә­нәйтә. Шул ук вакытта кибетләрдәге сөт продук­циясенә бәяләрне һич киметмиләр. “Кыдаш” ху­җалыгы кебек, сөтне күпләп җитештерүчеләр алар кубызына биергә мәҗбүр. Ярый әле хуҗалыкның сөт җыю пунктында продукция беренчел эшкәртү үтә, шуңа да хаклар ул кадәр үк төшерелми.
— Безнең алга куелган төп бурыч: җәйләү чоры мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдаланып, күбрәк продукция җитештерү, шуның исәбенә табыш алуны арттыру,— ди баш зоотехник.
Каранбаш сөтчелек фермасы хуҗалыкта элек­тән алдынгы коллек­тивларның берсе булып торды, савучы Рима Латыйпова БАССР Югары Советы депутаты булып сайлангач, “Кыдаш”ның данын республика дәрәҗәсендә яңгыратты.
Җәйләү авыл янында гына. Биредәге савым көтүе зурдан түгел – 120 баш. Аны кичке савымга көтү­челәр Әмир Әхмәтҗанов белән Рәфис Газизов куып алып кайтты. Әйткәндәй, биредә төнге көтү дә оештырылган, шуңа да мал­ларның продуктлылыгы зур. Тәүлеклек савым, мәсәлән, 15-20 килограммнан арта. Төпкелдә урнашкан фермада заманча тех­нологияләр дә кулланыла. Атап әйткәндә, яшь маллар өчен 40 гектар мәй­данда “электр көтүчесе” корылган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!
“Заман сынауларына бирешмибез!”
11-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Заман сынауларына бирешмибез!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»